Барлык яңалыклар

Эт тормышы...

Бүген эт кешенең дустыннан аның проблемасына әйләнә башлады.

sport-dog.ru
sport-dog.ru

Эт – кешенең дусты, диләр. Әмма соңгы выкытта, киресенчә, ике арада дошманлык көчәя бара кебек. Авыл һәм шәһәр урамнарында эт көтүләре арта. Һәм иң кызганычы – аларның нәфрәтләнеп кешеләргә ташланган очраклары ешая.

Бу җан ияләре бигрәк тә яз көне куркыныч тудыра. Кыш буена ачлыктан явызланган кыргый этләр, азык эзләп, авыл-шәһәр урамнары буйлап көтүләре белән йөри башлый. Алар йорт малларына, хәтта кешеләргә зыян салырга мөмкин. Шуңа элек, ел саен авылларга аучылар җибәреп, этләрне аттырып торалар иде. Ләкин бүген сукбай этләрне ату түгел, аларга кагылырга да ярамый. Закон кушмый. Хайваннарга карата җаваплылык турындагы федераль закон 2020нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә кергән иде. Аңа ярашлы, махсус хезмәтләр генә хуҗасыз этләрне һәм песиләрне ауларга, стерильләштерергә, салынмый торган бирка тагарга, котыру чиреннән прививка ясарга һәм, кайдан тотып алынган, шул урынга яңадан җибәрергә тиеш. Хайван тирә-як өчен куркыныч дип танылса, аны махсус приютка урнаштырырга кирәк. Ә хуҗасыз этләрне үз белдегең белән атсаң, җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр.

Бу закон күп бәхәсләр уятты. Кайсыберләр аны катгыйлатырга, куркыныч этләрне “йоклатырга” рөхсәт бирергә кирәк, ди. Хайваннарны яклаучылар моңа кискен каршы: алар мондый тәкъдим кертүчеләрне “үтерүчеләр” дип атый...

Ә этләр тик тормый. Чынбарлыкның кырыс мисалларын эзләп ерак йөрисе  түгел. Исегездәдер: моннын ике ел элек Учалы районы Сәфәр авылында өй тирәсендә уйнап йөргән дүрт яшьлек балага сукбай этләр ташланды. Алган җәрәхәтләрдән сабыйның гомере өзелде...

Быел апрельдә Ырынбурда да җанөшеткеч хәл булды. Дусты белән урамда уйнап йөргән 8 яшьлек малайга берәдәк этләр көтүе һөҗүм иткән. Бала шунда ук үлгән. Биш эт сабыйны ботарлаган вакытта шунда яшәүче ир кар көрәге белән этләрне куган. Берәдәк этләрнең өчесе биркалы булган. Биркасыз маэмайларны тотып алып киткәннәр. Стерилизация үткәреп, прививкалар ясап, бирка куйгач, аларны янә иреккә җибәргәннәрдер, мөгаен.

“Этләрне тоту, биркалар беркетү һәм аларны элекке мохитләренә яшәргә чыгарып җибәрү – федераль законның таләпләре шундый”, – ди шәһәр башлыгы Сергей Салмин. Ул әлеге законнарның нәтиҗәсез булуын ачыктан ачык әйтә, чөнки алар “проблеманың асылын хәл итми”.

Әйе, стерильләштерүдән генә этләр тешләүдән туктамый. Моны барысы да аңлыйдыр кебек. Әмма үзләрен артык гуманлы санаучылар эт гомерен кешенекеннән өстен куюны дәвам итә. Депутатлар исә фикер алышудан ары уза алмый кебек. Менә әле дә аянычлы вакыйгалардан соң урамда этләрнең үзаллы йөрүен аларны чыгарып ташлауга тиңләргә җыеналар. “Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турында”гы законга үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты Александр Спиридонов әзерләгән. Әгәр эт урамда хуҗасыннан башка йөресә, таләпләрне бозучыларга хезмәт хакының минималь күләмендә штраф салыначак. Әлбәттә, хезмәт хакы һәр төбәктә аерыла. Шулай да штрафның күләме 16 меңнән ким булмаячак.

Әмма аның өчен этнең хуҗасын белергә кирәк. Моны хайванга беркетелгән чип, келәймә яки “адресник” (муенчакка тагылган идентификацияле металл яки пластик жетон) ярдәмендә ачыклап була. Әмма бүген йорт хайваннарын маркировкалау ирекле булып кала һәм күп очракта этләрнең хуҗасын табып булмый, диләр Русия кинологлары федерациясендә. “Шуңа әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, – ди Александр Спиридонов, – закон проектында йорт хайваннарына, атап әйткәндә эт һәм песиләргә чип куюны мәҗбүри итү карала”.

Әйтергә кирәк, әлеге тәкъдим буенча моңа кадәр дә даими фикер алышулар булып торды. Ләкин бу хактагы закон проектларының берсе дә кабул ителмәде. Әлегесенең кабул ителүенә өмет зур, диләр Дәүләт Думасының экология, табигать ресурслары һәм тирә-як мохитне саклау комитеты депутатлары.

Закон проектында шулай ук йорт хайваннарын үрчетү мәсьәләсе дә күтәрелә. Сәясәтче фикеренчә, бүген токымлы этләр һәм песиләр үрчетүчеләрнең күбесе документларсыз эшли. Шуңа закон проектында бу эшне мәҗбүри лицензияләү турында сүз бара. Бу таләп токымлы йорт хайваннарын үрчетүчеләрне үз эшчәнлегеннән салым түләргә мәҗбүр итәчәк, ди Спиридонов. 

Бүген токымлы эт һәм песиләрне үрчетү мәсьәләсе закон белән җайга салынмаган. “Бу тармакта тәртипсезлек хөкем сөрә. “Кара разведенец” дигән төшенчә бар. Алар хайваннарның токымнарын профессиональ үрчетүне максат итеп куймый, ә табыш алу өчен генә эшли. Һәм алар бракка чыгарылган хайваннарны еш кына урам буена җибәрәләр яки токымнарын алдап саталар”, – ди тирә-як мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый эшмәкәр Елена Шаройкина. Шуңа ул эт яки песи сатып алганда документларны тикшерергә һәм игътибарлы булырга киңәш итә.

Закон проектында шулай ук берәдәк этләрнең, өерләргә тупланып, кешеләр өчен куркыныч тудыручыларга әйләнү проблемасын хәл итү турында да әйтелә. Әгәр этләр кешеләргә яки башка хайваннарга агрессия күрсәтә икән, аларга карата эвтаназия рөхсәт итәргә кирәк, дип исәпли закон чыгаручылар.

***

Әйе, бүген этләр кешенең дустыннан аның проблемасына әйләнә башлады. Моңа кем гаепле? Этләр үзләреме, әллә эт каешына әйләнеп барган кешеләрме? Элек, тормышка гади акыл белән караган заманнарда, күп проблемалар уңай һәм кешеләр файдасына хәл ителә иде. Бүген кешеләр үзләре тормышны катлауландыра, проблемалар тудыра һәм аңардан чыгу өчен урау-урау юллар уйлап таба. Күп чакта ул юлларның очы-кырые да күренми... Ә этләр һаман явызга әйләнә бара. Хәер, аларның бүре белән тугандашлыгын онытырга ярамый. Бигрәк тә урам тормышына, сукбайлыкка эләккән этләрдә кыргый инстинкт уяна. Һәм аларны заманча алымнар – чиплау, стерильләштерү һәм башкалар – белән генә “акылга утыртып” булмавы көн кебек ачык. Аянычлы мисаллар күз алдында...

Әгәр закон проекты кабул ителсә, хуҗаларының кайтуын авыл башына йөгереп чыгып каршы алучы маэмайлар да башкача күренмәс микән инде?..

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: