Уйланырга урын бар
21 ноябрь 2022, 08:23

Уллары өчен үз гомерен бирде...

Радий Хәбиров ике улын янгыннан коткарган әтине үлгәннән соң бүләкләргә тәкъдим итте.

Социаль челтәр.Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Узган атнада, Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыгып, әти-әниләре белән биш баланың  гомере өзелде. Әтиләре биш яшьек игезәк ике малайны гына коткарырга өлгергән, әмма үзе исән кала алмады...

Бүген, 21 ноябрьдә, оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике улын коткарган әтине үлгәннән соң бүләкләргә тәкъдим итте.

“Бу мәсьәләне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә карагыз. Әйдәгез, аны үлгәннән соң бүләклик. Ул геройларча гамәл кылды. Аяныч, әлбәттә, үзе үлде, балалар үлде... Бүләк исә малайлар өчен булыр: әтиләре аларның гомерләре өчен үз гомерен бирде. Аннары, аның өлкән кызы да бар бит әле”, – диде Радий Фәрит улы.

Бик куркыныч фаҗигә, дип сүзен дәвам итте төбәк җитәкчесе.

“Яхшы гаилә, һәм менә шундый фаҗигале хәл”, – диде ул.

Бу уңайдан Радий Хәбиров янгынга каршы кисәтү чараларын көчәйтергә кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас