

Бүген төнен Стәрлетамак районының Матвеевка авылында янгын чыга. Фаҗигадә әти-әниләре белән биш баланың гомере өзелә...
18 ноябрьгә каршы төн уртасында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыгуы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә хәбәр итәләр. Коткаручылар шунда ук юлга чыга. Алар килеп җиткәндә ут бер фатирны тулысынча ялмап алган була. Янгынны сүндергән вакытта җиде кешенең үлгәнлеге ачыклана: аларның икесе – өлкән кешеләр, бишесе – малайлар.
Бу җанөшеткеч фаҗигә урынына ведомство башлыгы Марат Латыйпов үзе килә.
“Әле янгын сәбәпләре ачыклана: тикшерүчеләр төркеме, янгын лабораториясе эксперты һәм дознавательләр эшли. Ут белән көрәшкә 62 кеше һәм 25 техника җәлеп ителде”, – диде ул.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын чыгасы төнне йортта җиде бала булган, аларның дүртесе – тәрбиягә алынган. Ике бала исән калган, әле аларны күршеләре сыендырган...