Барлык яңалыклар
Социаль мохит
5 июнь 2019, 17:55

Яңа төр алимент?

Юстиция министрлыгы алиментларның яңа төрен тәкъдим итмәкче.

Юстиция министрлыгы алиментларның яңа төрен тәкъдим итмәкче. Бу хактагы закон проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында да урнаштырылган.
Төгәлрәк итеп әйткәндә, алиментларның яңа төре ул – аерым яшәүче һәм яңа торакка мохтаҗ булучы балага өстәмә акча түләттерү. Аны билгеләү өчен, закон проектына ярашлы, аерым яшәүче баланы торакка мохтаҗ дип табарга тиешләр.
Алай гына да түгел, бу гаиләнең яшәргә яраклы торагы юк, аны сатып алу өчен акчасы да юк дип танырга тиешләр. Ә алимент түләүче үзе хезмәткә яраклы кеше булырга тиеш. Ай саен күпме алимент түләргә тиешлеген, әти һәм әнинең матди хәлен исәпкә алып, суд хәл итәчәк.
Бу әлегә закон проекты гына. Эшләп китәрме ул, юкмы – билгесез. Дәүләт Думасының төзелеш һәм законнар чыгару буенча комитет башлыгы Павел Крашенинников әйтүенчә, бу закон проекты иң беренче чиратта баланың торакка хокукын тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Читайте нас: