Икътисад
7 июль 2025, 08:15

Әбҗәлилдәге геологик разведканы Радий Хәбиров үз контроленә алды

Районда бакыр запаслары булуы расласа, аны чыгару буенча инвестпроект гамәлгә ашырыла башларга мөмкин.

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

“Салават” җәмгыяте элек бирелгән федераль лицензия нигезендә Әбҗәлил районында геологик разведка эшләре алып бара. Бу эшләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхси контроленә алды. Бу хакта ул бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә әйтте.

– Без компания җитәкчелеге белән берничә тапкыр очраштык һәм бу проект турында фикер алыштык. Предприятиенең килешүләрне ничек үтәвен үз вәкаләтләрем кысаларында шәхсән күзәтәчәкмен. Сәнәгать министрлыгына социаль-икътисади хезмәттәшлек турында зур килешү әзерләргә куштым, – диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, әгәр геологик разведка Әбҗәлил районында бакыр запаслары булуын расласа, предприятие аны чыгару буенча масштаблы инвестпроектны гамәлгә ашыра башларга мөмкин. Инвестицияләрнең көтелгән күләме 40 миллиард сум тәшкил итәчәк, якынча 1500 эш урыны булдыру планлаштырыла (күбесенчә Әбҗәлил районында яшәүчеләр өчен). Шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге бюджетларга еллык салым керемнәре 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акчалардан Әбҗәлил районы бюджетына ел саен 250 миллион сум керәчәк, дип бәян иткән иде “Салават” оешмасы директоры Таһир Бәхтигәрәев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас