Башкортстанда бакыр чыгара башларлармы?

Әбҗәлилдә бакыр чыгару эше башланырга мөмкин, диләр. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Әбҗәлилдә бакыр чыгару эше башланырга мөмкин.

 Эш шунда: “Рус бакыр компаниясе”нең партнер-компаниясе булган “Салаватское” оешмасы әлеге районда геологик разведка үткәрергә җыена. Геологлар фаразлавынча, Салават руда кырынды 208 миллион тоннадан артык руда ятарга тиеш. Разведка бу мәгълүматның дөреселеген ачыклаячак. Әгәр ул расланса, биредә тау-баектыру компаниясе төзеләчәк. Файдалы казылмалар, ачык ысул белән чыгарылып, предприятиедә эшкәртеләчәк.

Әлеге хәбәр урындагы халык арасында яшен тизлеге белән таралып, шунда ук мең сорау уятты. Моңа аптырыйсы түгел: ни дисәң дә, җир эше тирә-як мохит, экология белән бәйле. Әгәр әлеге ниятләр тормышка ашса, ул якын-тирә авылларга ничек йогынты ясар, экологиягә зыня салмасмы дип борчыла биредә яшәүчеләр. Бу уңайдан компания вәкилләре урындагы авыллар халкы белән берничә очрашу үткәргән дә инде. Алар дәвам итәчәк әле.

Шул максаттан “Башинформ” агентлыгында да матбугат конференциясе үтте. Анда “Салаватское” җәмгыятенең директоры Таһир Бәхтигәрәев һәм партнер компаниянең экологы Андрей Воробьев иң четерекле сорауларга җавап бирде.

– Тау-баету комбинаты төзү турында карар әлегә кабул ителмәгән. Әле сүз җир асты байлыкларында бакырның нинди күләмдә булуын күрсәтәчәк геологик разведка турында гына бара, – диде Таһир Бәхтигәрәев.

Аның әйтүенчә, Салават бакыр-порфир ятмасының запасларында якынча 993 мең тонна бакыр дип бәяләнә. Аны алу өчен 208,7 миллион тонна руда чыгарырга кирәк. Әлегә күзаллау буенча (геологик разведка расласа), биредә елына 10 миллион тонна руда чыгарылачак. Эшләрне башкаруга инвестиция күләме 40 миллиард сумга басачак. Завод төзелсә, анда мең ярым кешегә эш урыны булачак.

“Рус бакыр компанияс”нең экологик хәвефсезлек идарәсе башлыгы Алексей Воробьев, экология мәсьәләләре тәү чиратта торуын билгеләп, яңа тау-баектыру комбинаты якындагы су объектларына һәм тау сыртларына кагылмаячак дип сөйләде. Туфракның уңдырышлы катламы рекультивациядән соң яңадан тергезеләчәк, ә “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләрне алдан ук хәвефсез урынга күчереп утыртачаклар.

– Комбинат проектында су әйләнешенең ябык циклы булачак, ягъни эшәкәртелгән су чистарту узачак һәм яңадан эш процессында тотылачак. Һава, туфрак һәм су торышы җитди күзәтү астында булачак, тузанны басу технологиясе кулланылачак, – диде Алексей Воробьев.

Ул мисалга Чиләбенең Томинск комбинатын китерде. Анда файдаланыла торган барлык су җентекләп чистартыла һәм җитештерү процессына кайтарыла. Шартлату эшләре заманча система белән бәләкәй күләмнәрдә башкарыла, ә сейсмик станцияләр челтәре вибрация дәрәҗәсен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Башкача әйткәндә, шартлау тавышлары еракка ишетелми.

Таһир Бәхтигәрәев әйтүенчә, халык арасында шик-шөбһәләр булу – нормаль күренеш. Шуңа да халык белән очрашулар кирәк. Бу кешеләрнең карашын ныграк аңларга ярдәм итә. Ә алар төрле. Кемдер инде эшкә урнашу мөмкинлекләре белән кызыксына. Әйткәндәй, предприятие мәктәпне тәмамлаучыларны Уфа, Екатеринбург һәм Магнитогорск югары уку йортларында тау белгечлекләре буенча укыту программасын башлап җибәргән дә инде. Укуны тәмамлагач, аларга комбинатта эш урыны гарантияләнә. Әгәр теге яки бу сәбәпләр аркасында комбинат төзелмәсә дә, бу белгечләр эшсез калмаячак дигән фикердә 20 елдан артык Сибайда эшләгән Таһир Тимербай улы.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас