Барлык яңалыклар
Икътисад
1 ноябрь , 09:05

Үзебезгә җитә, артып та кала

Быелгы уңышка нәтиҗә ясар вакыт җитте.

beerbakeprod.ru
beerbakeprod.ru

Көз уртасы җитү ул инде авыл хуҗалыгы елы тәмамланып килә дигәнгә ишарә. Башкарылган эшләргә бәя бирергә, нәтиҗәләрне чагыштырырга, йомгаклар ясарга да була.

Дөнья ничек кенә үзгәрмәсен, авыл хуҗалыгында кеше хезмәтен бернинди машина да алыштырып бетерә алмый. Шуңа элек-электән алып бүгенге көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәклеләрнең берсе булып кала. Авыл шәһәрне туйдыра дигән гыйбарә дә еллар аша үз әһәмиятен югалтмый.

Ә быелгы сезон ничек булды? Кеше саны елдан-ел кими барган авыллар гөмбә кебек арта барган шәһәр халкын туендыра алырмы? Ни дисәң дә, быелгы җәй авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен шактый катлаулы килде. Июль уртасында диярлек башланып, август буена дәвам иткән озайлы яңгырлар аркасында, игеннәр чери башлап, комбайннар басуларга керә алмый батып ятарлык хәлгә җитте. Аграрийлар үсеп килгән уңышның күз алдында юкка чыга баруына әрнеде. Ярый, көз җылы һәм коры көннәре белән сөендерде.

Әйткәндәй, үткән атнада ил җитәкчесе Владимир Путин Уфага “Русия – спорт державасы” халыкара форумына килгәч, республика Башлыгы Радий Хәбировтан Башкортстан аграрийларының эш нәтиҗәләре белән кызыксынган.

“Владимир Владимирович “авыл хуҗалыгында хәлләр ничек?” дип сорады. Мин “барысы да яхшы булачак”, дидем”, – дип сөйләде Радий Фәрит улы бу атнада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

Төгәл саннарга килгәндә, әлегә республика игенчеләре 3,2 миллион тонна ашлык җыйды.

– Республика халкының игенгә ихтыяҗ күрсәткече – 2,2 миллион тонна. Сатуга бер миллион тонна кала. Бүген урып-җыю дәвам итә, күләм бик зур, заводларны модернизацияләдек, эшкәртү белән тәэмин итәчәкбез, – диде хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов.

Аның әйтүенчә, төбәк җитештерүчеләре республика халкын төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Мәсәлән, сөт һәм сөт продукциясе үзебезгә кирәкле күләмнән күбрәк җитештерелә – 121,8 процент. Дуңгыз ите (250,1%), сыер ите (153,2%), бәрәңге (147,4%), кыяр (117,9%), помидор (171,7%) буенча ихтыяҗлар тулысынча тәэмин ителә. Шикәрне – 6,7 тапкырга, үсемлек маен 6,8 тапкырга күбрәк җитештерәбез.

Агымдагы елның 8 ае мәгълүматы буенча, азык-төлек продукциясен җитештерү күләме барлык төп позицияләр буенча да арткан диярлек.

– Республикада 5 ел эчендә азык-төлек продуктлары җитештерү – 29 процентка, эчемлекләр җитештерү 12 процентка артты, – дип ассызыклады министрлык җитәкчесе.

Күрүебезчә, республика авыл хуҗалыгының төп продукцияләре белән үзен тулысынча тәэмин итә. Басудагысын да исәпкә алсак, өстәлләребез мул, маллар тук булырга охшаган. Иң мөһиме – продукциянең хаклары тешләшмәсен. Әйткәндәй, соңгы вакытта хәләл ризыкка сорау күп. Бу уңайдан республикада продукцияне хәләл стандартлары буенча сертификацияләү эше актив алып барыла. Бүген бездә 43 предприятие шундый продукция җитештерә.

– Башкортстан “Роскачество-Хәләл” сертификаты булган хәләл продукция җитештерүчеләр саны буенча илдә алда бара. Бүгенгә мондый сертификатлар республиканың 10 предприятиесенә бирелгән, – дип билгеләде аграр ведомство җитәкчесе.

Ә әлегә Башкортстанда майлы культуралар һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Майлы культураларның гомум уңышы – 600 мең тоннага, шикәр чөгендеренеке 2,5 миллион тоннага җитәргә мөмкин, дип фаразлана. “Республика кырларында чөгендер гектардан рекордлы – 460 центнерга якын уңыш бирә”, – ди Илшат Фазрахманов.

– Урып-җыюны төгәллибез. Быел ул катлаулы шартларда узды. Ике айлык яңгырлар нәтиҗәсендә туфракның артык дымлануы аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Ул төбәкнең барлык 54 муниципаль районында һәм Күмертау шәһәрендә 11 сентябрьгә кадәр гамәлдә булды, – диде Илшат Илдус улы.

Исегезгә төшерәбез: артык дымлылык нәтиҗәсендә республиканың 373 хуҗалыгында 447,5 мең гектар чәчүлек зыян күрде (179 мең гектардагысы һәлак булды). Нәтиҗәдә төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 3 миллиард сумга якын зыян килде дип бәяләнде.

Алай да басу батырлары күңел төшенкелегенә бирелмәде. Көннәр утыру белән булган уңышны җыеп алуга керештеләр. Бүген булганы шөкер итәрлек. 

Үзебезгә җитә, артып та кала
Үзебезгә җитә, артып та кала
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: