Барлык яңалыклар
Икътисад
9 октябрь , 12:07

Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында

Уфада дәүләт секторында ясалма интеллект (акыл) технологияләрен куллануга багышланган дизайн-сессия үтте. 

Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында

Чараны БР Дәүләт  идарәсенең Санлы үсеш министрлыгы, БР Стратегик хезмәт үзәге һәм Саклык банкы оештырды. Чарада профиль министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, БР Башлыгы һәм Уфа хакимиятләре вәкилләре, шулай ук Саклык банкының әйдәүче экспертлары катнашты.

         БР Хөкүмәте премьер-министры вазифасын башкаручы Андрей Назаров заманча мәгълүмат технологияләре үсеше, алдынгы һәм кыю чишелешләрне тормышка ашыру өчен Башкортстанда җитди эшләр баруын билгеләде.  Бүгенге көннәрдә төзелүче Вузара студент кампусында ясалма акыл үзәге барлыкка китерелә, яңа Геном үзәгендә исә тиздән «Школа21» эшли башларга тиеш.

         Талантлы мәктәп укучыларын укыту  һәм квалификацияле IT-белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән бу проект Саклык банкы белән берлектә тормышка ашырыла.  Перспективалы нейрочелтәрләр технологияләрен гамәлгә кертү эшен Республика белән идарә итү үзәге башкара ала. Чөнки ул — Идел буе округында иң зур һәм технологик яктан алдынгы үзәк.  Ул бүген актив эшли, ул төбәк җитәкчелеге өчен 90 аналитик панельдә 19 юнәлеш буенча актуаль оператив мәгълүмат бирә.

         Чарада катнашучылар командаларга бүленеп, ясалма интеллект өчен өстенлекле өлкәләр турында фикер алышты. Алар арасында: саулык саклау, авыл һәм урман хуҗалыгы, сәнәгать, авыл һәм шәһәрләр үсеше һәм дәүләт идарәсе.  Фикер алышулар нәтиҗәсендә AI-транформация буенча тәкъдимнәр әзерләделәр.

         «Бүген Башкортстан динамик яңарышлар кичерә һәм заманча технологияләрне файдалану үсеш өчен аңа яңа көч бирәчәгенә ышанам.  Саклык банкы санлы трансформациядә һәм ясалма акыл өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия һәм ул төбәктә яшәүчеләр, малтабарлык һәм дәүләт учреждениеләре файдалана алачак алдынгы карарларны тормышка ашыруда актив катнашырга әзер», —диде Саклык банкының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Азамат Салихов.

 Генератив AI — фикер алышуларның төп темаларның берсе булды. Белгечләр фикеренчә, ул дәүләт хезмәтләре сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйнарга сәләтле, чөнки аны грамотлы куллану гражданнар һәм малтабарлыкның ихтыяҗларына күзалларга ярдәм итә.

Саклык банкы, ил төбәкләренең санлы трансформациясенә ярдәм итеп,  2030 елга кадәр ясалма акыл милли үсеш стратегиясен тормышка ашыруда актив катнаша.  Фаразларга ярашлы, AI-технологияләрне  куллануга кертү илнең эчке тулаем продукт җитештерүен 11трлн. сумнан арттырырга булыша алачак. Төбәкләрдә санлы чишелешләрне актив куллану Русиянең арытабангы икътисади үсешенә ярдәм итәчәк.

          

Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Тормышыбыз – санлы технологияләр кулында
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: