Табиб-невролог Екатерина Демьяновская стрессның сәламәтлек өчен кайчан файдалы икәнлеген сөйләгән.
Демьяновская стресс ярсытучы факторларга реакция генә түгел, ә ул кешенең тәртибенә, эшчәнлегенә һәм гомуми халәтенә тәэсир итүче организмдагы бихисап биохимик реакцияләр җыелмасы, ди.
Шулай да, невролог сүзләренчә, ул гел сәламәтлеккә зыян итә дип уйлау хата. Табиб кешенең халәтендә негатив рәвештә бары тик озайлы стресс чагыла, ди. Ә кайсыбер очракларда кыска вакытлы стресс яисә киеренкелек моментлары организмга файда гына китерә, чөнки ул кешегә максат куеп, ниндидер мәсьәләне хәл итәргә этәргеч бирә. Шулай ук Демьяновская фикеренчә, кыска вакытлы стресс нерв һәм иммун системаларының эшен активлаштырып җибәрә, акыл эшчәнлеген стимуллаштыра һәм шул рәвешле өлкән яшьтә когнитив сәләтләрнең (когнитив сәләт – танып белү сәләте – ми күнекмәләре, алар әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүматны укырга, эшкәртергә һәм үзләштерергә ярдәм итә. – Авт.) кимүенә юл куймый.
Күпләребез стрессны бары тик негатив вакыйгалар сәбәпле барлыкка килә, дип уйлый. Ә табиб моны кире кага. Стрессны шатлыклы вакыйгалар да котыртырга мөмкин икән. “Чынында стресс реакцияләренә кеше психикасы һәм гомум организмы тигезлек халәтеннән читкә тайпылган теләсә нинди тышкы ярсытучы факторлар юл куя ала. Яңа фатир алу, туй, бәби туу – болар да стресс, әмма плюс билгесе белән (эустресс)”, – ди Демьяновская, шул ук вакытта нерв киеренкелеге аз йоклау, яратмаган эш һәм тиешенчә тукланмау аркасында да барлыкка килергә мөмкин, дип өстәп.
Чыганак: lenta.ru