Барлык яңалыклар
10

“Туган ягым батырлары” бәйгесенең март ае җиңүчесе билгеле

"Сугыш башланганда Камил Мостафинга 16 яшь була..." дип яза автор. 

bstal.ru
bstal.ru

“Юлдаш” радиосының “Өмет” гәзите белән берлектә Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Туган ягым батырлары” дип исемләнгән  иншалар конкурсы игълан итүе турында хәбәр иткән идек. Бәйге февральдә башланды һәм апрель ахырына кадәр дәвам итә.

Март аеның җиңүчесе дип Чакмагыш районы Митрә-Әюп авылыннан Ризида Каюмова танылды. Аның радиода яңгыраган язмасының кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез.

“Сугыш!.. Совет кешесенең йөрәген тетрәткән Бөек Ватан сугышы... Митрә-Әюп авылының кулына корал алырдай ир-егетләре хәрби бурычын үтәр өчен яу кырына юллана. Ятимләнеп калган авылда бары хатын-кызлар, карт-коры, бала-чагалар гына кала.

“...Сугыш башланганда Камил Мостафинга 16 яшь була. Базы суларының ак дулкыннары белән шаярып йөзгән, хәтфә яшел чирәменә ятып, зәңгәр күкләргә карап хыялланырга яраткан үсмер малайның уйлары мизгел эчендә челпәрәмә килә. Явыз сугыш яшүсмерләрнең дә башларын идерә, очар канатларын каера. Тимерлектә эшләгән Гали абый сугышка киткәч, тимерлек тынып кала. Нишләргә? Жиңүне якынайту өчен, ниләр эшләргә? Менә шушы сораулар борчый үсмер егетне. Кече яшьтән тимер-томыр белән уйнаган,  мәктәптә 5ле билгеләренә генә укыган егет, дәресләр беткәч, тимерлеккә юл ала. Менә шулай “җигелә” ул колхоз эшенә. Ат дагалау, арба тәгәрмәченә кыршаулар ясау, сабан-тырмалар, көрәкләр төзәтү кебек эшләрне башкарып, колхозга күп файда китерә. Авыл халкы алып килгән тишек казан, чиләк, самауыр, комганнарны да ямарга өлгерә Камил. Арып-талып кайткач, сукыр лампа астында дәрес тә әзерләргә, иртән торып мәктәпкә укырга дә барырга кирәк”.

Бу юллар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына  багышлап  язылган “Күңел сандыгындагы хәзинә” китабымнан. Күзләремә яшьләр тула. Авыр сугыш еллары кино кадрлары кебек күз алдыннан үтә. 16 яшьлек Камил  авырлыкларга ничек түзде икән?!.

1943 елны Камилне хәрби хезмәткә алалар. Башта Бузулык шәһәрендә хәрби училищеда укый, аннан Белоруссия фронтына җибәрәләр, 173нче укчылар полкында автоматчы була, менә шулай кызлар кочасы куллар мылтык ала. Каты яраланып, госпитальгә эләгә, яралары төзәлгәч, кабат яу кырына юллана. Кыю, тәвәккәл, хәрби эшне җиренә җиткереп башкаручы егет  852нче укчылар полкында алга сызыкта хезмәт итә.

Фашист Германиясен жиңгәч, Камил Мостафин хезмәт иткән частьны Көнчыгышка, японнарга каршы сугышка озаталар. Яугир, ике сугышта катнашып, 4 кабат  яраланып 1946нчы елның мартында Митрә-Әюп авылына әйләнеп кайта. Күкрәген Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медальләре бизи.

Туган ягын сагынып кайткан егетнең аяклары үзеннән-үзе  тимерлеккә алып бара. Тик ул чорда укымышлы кешеләр сирәк булу сәбәпле, Камилне Митрә-Әюп авыл Советына секретарь итеп куялар. Яшьлек дәрте ташып торган, акыллы, чибәр егеткә гашыйк булмаган кызлар булдымы икән ул вакытта?! Камил авылдагы укытучы кыз Сәһләгә гашыйк булып, бер елдан соң өйләнешәләр. Тату гаиләгә ямь өстәп, өч кызлары туа.

Камил абый туган якның матурлыкларын фотосурәтләрдә күрсәтергә тырыша, ул төшергән фотоларны авыл халкы әле дә истәлек итеп, күңел  җәүһәрләре кебек кадерләп сандыкта, альбомнарда саклый.

“Әтинең куллары алтын иде. Сәгатьләр төзәтте, җил генераторы  уйлап тапты. Җилле көннәрдә безнең өебездә лампочка яна иде”, – дип хәтерли  Камил абыйның кызлары. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Сәһлә апа белән Камил абый 59 ел бәхетле пар булып гомер кичерделәр. Якты дөнья белән дә, пар аккошлар кебек, бер-бер артлы хушлаштылар.

Туган ил өчен, киләчәк буын ирекле яшәсен өчен газиз гомерләрен биреп, сугыш яланнарында ятып калган яугирләрне, Җиңү алып кайткан якташларыбызны онытырга хакыбыз юк”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: