Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 февраль 2025, 08:04

“Туган ягым батырлары”

Игътибар: яңа бәйгенең февраль ае җиңүчесе билгеле!

mos.rumos.ru
mos.ru

“Юлдаш” радиосы “Өмет” гәзите белән берлектә Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Туган ягым батырлары” дип исемләнгән  иншалар конкурсы игълан итте. Бәйге февральдә башланды һәм апрель ахырына кадәр дәвам итә. Нәтиҗә май аенда ясала.

Конкуста катнашу өчен язмаларны бәләкәй инглиз хәрефләре белән tugan2025@mail.ru электрон адресына жибәрә аласыз. Иншалар татар һәм башкорт телләрендә кабул ителә. Күләме А4 форматында ике биттән артмаска тиеш. Жюри тарафыннан сайлап алынган язмалар “Юлдаш” радиосында яңгыратыла, “Өмет” битләрендә һәм гәзитнең сайтында урын ала. Тапшыру һәр айның өченче шимбәсендә 15.10 минутта эфирга чыга. Аның ахырында тыңлаучылар бер жиңүчене билгели.

Февраль аеның җиңүчесе дип Баймак районы Өметбай авылыннан Әнүзә Мәҗитова танылды. Аның радиода яңгыраган язмасының кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез.

“2025 елның 9 маенда Бөек Жиңүнең 80 еллыгын тантаналы билгелибез. Бөек Ватан сугышы жимерелгән меңәрләгән шәһәр һәм авыллар, миллионлаган имгәнгән язмышлар калдырды, бик күп кеше гомере өзелде. Илебез халкы үзенең Ватанын саклау өчен батырларча көрәште һәм изге яуда жиңеп чыкты. Бу көнне без тылда жиңү өчен барысын да эшләгән хезмәт каһарманнарын да искә алабыз.

  Илебездә Бөек Ватан  сугышы ялкыны кагылмаган бер гаилә дә юк. Баймак районы Өметбай һәм Байморза авылларыннан гына күпме кеше һәлак  булган һәм хәбәрсез югалган. Яугир авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштереп, Бөек Жиңү яулаганнарга тере хәтер һәм хөрмәт һәйкәле итеп  мин “Жиңү белән кайтты!” исемле китап бастырып чыгардым.

  Фронттан килгән, дары исе сеңгән өчпочмаклы салдат хатларын бүген бик күпләр кадерләп саклый. Аларны туган-тумача, күрше-күлән, бөтен авыл халкы укып, сугышның жиңү белән тәмамлануына өметен ныгыткан. Шушы көннәрдә без аларны яңадан кулыбызга алабыз. Өметбай авылыннан Зифа апа Сөләймәнованың Коръән китабы арасында өчпочмаклы яугир хаты саклана. Ул – аның туганы Вәлит Вәли улы Сабитовның 1944 елда әнисенә язган соңгы хаты. Сак кына, саргаеп беткән кәгазь битләрен ачам. Анда мондый юллар бар:

 “Дөньяда иң кадерле күргән әсәй. Сиңа армия сафында хезмәт  итүче улыңнан, бик күп сагынычлы сәламнәремне жибәреп, сезнең көндәлек тормышыгызда да уңышлар теләп калам. Литва жирендә фронтта йөрим. Иптәшләремнең кайсылары яралы булып чыкты.

... Ярар, хуш, сау булыгыз, немецларны бетереп, имин-сау кайтырга кушсын.

6 август 1944 ел”.

Яугир хатында бергә сугышкан авылдашлары Хәбибрәсүл Рахманов, Хаҗгали Суфиянов, Сәгыйть Көмешбаев агалар белән бергәбез, дип яза. Бердәнбер баласын, улын сугыштан көтеп ала алмаган ана Мөглифә инәй шушы хатны ничә кабат укыгандыр, күз яшьләрен түккәндер – аны Аллаһ үзе генә белә. Улыннан кара кәгазь килгәч, шул абыйларны якын күрә. “Улым белән бергә сугышта булганнар бит”, –  дип, аларга күңелен баса.

  Сабитовлар нәселен, шәҗәрәсен дәвам итәрлек балалар тумый кала. Улының яратып йөрегән кызын да якын күрә апа. Солдатын көтеп алалмый, тормышка чыгып, балалар үстергән улының сөйгәненә хәленнән килгәнчә ярдәм итә.

 Шушы көннәрдә сандык төпләрендә сакланган өчпочмаклы хатларны кулларыбызга алыйк, яугирләрне искә төшереп, аларның рухларына догалар багышлыйк. Дөньяны канлы фашизмнан азат итүче жиңүчеләр турында изге истәлек гасырлар буена саклансын.

Бөек Жиңүнең 80 еллыгы алдыннан азат жирдә яшәү бәхете бүләк итүчеләр алдында баш иябез. Туган илебез азатлыгы өчен олы каһарманлык күрсәткәннәргә ихтирам һәм хөрмәт! Бөек  Жиңү өчен гомерләрен биргән яугирләргә мәңгелек дан!”

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас