Зианчура районында яшәүче биергә яраткан Самат Азнабаев МХО зонасына юлланган. Печән чапканда ут уйнатып биегән, шуңа да “танцор диско” кушаматына ия Самат абзыйны республикада күпләр хәтерли. “Сенокос – Зианчура” дигән видеоязма, интернетта күп караулар җыеп, тиз арада популярлашып китте. Самат Азнабаевны Беренче каналга да чакырганнар иде.
Зианчура районы хакимиятендә сөйләүләренчә, быел Самат Азнабаев Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм МХО зонасына хезмәт итәргә киткән.
–Аның алты баласы, менә дигән гаиләсе бар. Яшенә карамастан, Самат Азнабаев, кыю карар кабул итеп, Ватаныбыз сагына басты. Башкорт Үргене авылыннан күп ир-егетләр батырларча дошман белән алыша. Без аның белән элемтәдә торабыз һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип сөйләгән муниципалитет хакимияте советы сәркатибе Рамил Морзабулатов.
Чыганак: bashinform.ru