Барлык яңалыклар

Печән чапканда биеп танылган Самат абзый яңа видео төшергән

Бик дәртле бию, карагыз әле!

Печән әзерләргә булса, җырлап-биеп кенә эшләргә аны! Заманында Андрей Малаховның тапшыруында кунакта булган билгеле “танцор-диско” янә социаль челтәрләрне яулый.

Яңа вируслы роликны Зианчура районының Башкорт Үргене авылында яшәүче 52 яшьлек Самат Азнабаев төшергән. Ул моңа кадәр печән әзерләгәндә дәртле биюе белән социаль челтәрләрдә танылган иде. Ул видеоязма, яшен тизлегедәй таралып, Самат абзыйга күпсанлы караулар, лайклар, комментарийлар бүләк итеп, аны популяр иткән иде. 2016 елда алты бала әтисен Андрей Малахов тапшыруына Мәскәүгә чакырганнар иде.

Быел да Самат абзый печән эшләгән вакытта биюгә төшкән. Яңа  видеоны караган социаль челтәрләрне кулланучылар ир-атның  энергиялелеге һәм төз буй-сыны саклануга игътибар иткәннәр.

Эх! Биисе килеп китте. Сезнең дә шулаймы?!

Чыганак: Моя Уфа|Новости Уфа Башкирия Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: