Барлык яңалыклар

Ана күңеле сизә: “Минем улым исән!”

Махсус хәрби операция башлануга 2 ел һәм 8 айдан артык вакыт үтте...

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Дагыстанда яшәүче хатын, кыска смс-хәбәр алып, һәм МХО зонасына яшерен рәвештә киткән улы турында дөресен белгән.

RT басмасы язуынча, Зәкәрия Алиев МХОга киткән, әмма әнисенә сакчы булып эшлим, дигән. Бермәлне әнисенз хәрби киемдә төшкән фотосурәтен дә салган, әмма камуфляжны, имеш тә,  эштә  курсларда укыган вакытта бирделәр дип ышандырган.

Күпмедер вакыттан соң ана кеше таныш түгел хәрбидән аудиохәбәр алган. Ул ханымның улы фронтта каты яраланган һәм аны коткарып булмавын хәбәр иткән.

“Миңа туганнар килде, күршеләрем керде. Бар да елыйлар, кайгымны уртаклашалар. Ә мин шунда ук әйттем: “Кайгы уртаклашмагыз, мин кабул итмим!” Ана йөрәге тоя һәм белә: минем улым исән!” – дип сөйләгән ана.

Шушы көннәрдә хатын таныш түгел номердан хәбәр алган. Аның эчтәлеге түбәндәгечә  булган: “Әни, мин госпитальдә. Минем белән бар да яхшы, исән-саумын. Әлегә шалтыратма”.

Ана кеше сүзләренчә, улы һәрчак астыртын булган һәм озак уйлап йөргән эшен ахырына кадәр төгәлләгән, ә нинди дә булса карардан аны кире күндерү мөмкин булмаган.

Ә Зәкәрия Алиев турында без күптән түгел генә язган идек. Ул – өч атна дәвамында бары тик суган белән тукланып,  украиннардан “опорник”ны саклаган солдат. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: