Рус солдаты өч атна дәвамында украиннардан “опорник”ны саклаган. Шул вакыт дәвамында ул бары тик суган ашап торган. Һәм тулы изоляция хәлендә (иптәшләре аның белән элемтәгә чыкмый башлагач, ул сугыш кырында берүзе калган) всушникларга терәк пунктын яулап алырга ирек бирмәгән.
Өч атнадан соң гына аны тапканнар. Дрон ярдәмендә су һәм ризык төшергәннәр, соңыннан эвакуацияләгәннәр. Әле ул медиклар күзәтүе астында.
Тизрәк дөньялар тынычлансын иде, бүген моны теләмәгән кеше юктыр. Яу кырындагылар, исән-сау булыгыз! Без сезне монда көтәбез.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.