(Новелла)
Ахыры. Башы: https://omet-rb.com/articles/mobilisation/2024-05-25/kit-r-chen-kaytu-4083977
Бер комиссия вакытында Илшат авылга кайту хакында сүз кузгатты. Һәм менә ул авылда. Туганнары, әнисе янында. Ә-әнә аларның йорты, фронт теле белән әйткәндә, “шуышып та барып җитәрлек”. Тагын... ул менә монда – әтисе янында...
Илшат, капканы сак кына ачып, зират эченә керде. Таякларын эчке якка җыеп ала алмыйча шактый интекте интегүен, әмма теләгенә иреште: җәһәт кенә атлап, үз аягында әтисенең каберенә барып җитте. Бер читтә авып яткан агач өстенә утырды. Тагын бот-балтырларын сыпырыштырды...
– Ни хәлләр, әти?
Әтисе җавап бирмәде.
Шулай була иде: әтисенең каберенә кергәндә, хәл-әхвәлен сорагач, һәрвакыт әтисеннән бер ым-ишарә була иде. Йә якындагы бер агачның яисә куакның ябалдашлары кузгалып, яфраклары шыбырдап куя, йә якында гына бер кош сайрарга керешә, бер дә булмаса, янәшәдә генә, уйнаклап, күбәләк очып үтә... Бу юлы Илшатның сәламенә зират үлем тынлыгы белән җавап бирде. Әлеге сәер хәлгә җавап эзләгәндәй, Илшат тирә-ягына каранды. Аның игътибарын әтисе белән янәшә калыккан яңа кабер җәлеп итте. Гади генә кабер түгел иде ул. Ветераннар кабере иде. Әйбәт чардуганнары да, затлы ташы да, ул ташка уелган йолдыз да бер-ике ай элек кенә җир куенына иңдерелгән сугыш ветераны хакында сөйли иде. Кем булыр соң бу изге җан? Карт ветераннар авылда күптән үлеп бетте, СВОга киткән егетләр дә юк кебек... Әллә бармы?
Уйларына ачыклык кертергә теләп, Илшат кабер иясенең кара мәрмәр ташка алтын буяулар белән язылган исем-атына күз ташлады. Ә анда... Ап-ачык итеп аның үз исеме язылган иде! Көтелмәгән хәлдән ул башта торып басты, аннары, буынсыз, аңсыз калып, җиргә сыгылып төште – башта тезләренә чүкте, аннары көчлерәк уң терсәге белән җирдә яткан баягы усак кәүсәсенә таянмакчы булды...
Зиһене томаланып, кабат дөнья ачыла башлагач, Илшат кабер иясенә шул ук сорауны бирде:
– Ни хәлләр, Илшат?
Бу юлы да зират телсез, сүзсез, ымсыз-ишарәсез иде. Әллә бу көтелмәгән күренештән Илшатның үз колагы, күзләре, җаны сукыр һәм чукрак идеме? Аңа баягы сорауга үзенә үк җавап бирәсе калды:
– Минем хәлләр бик үк әйбәт түгел шул, яшьти... Менә үз каберемә үзем кайттым, лабаса... Минем үлемем миннән алда йөри – бу нормаль хәл түгел, түгел, сука, түгел!..
Илшат әле куллары белән, әле таяклары белән селтәнде, мәңгелеккә дип эшләп куелган чардуган коймасын кыйнады, сүгенде, ялварды, тәүбә итте, әмма тынычлана алмады... Биленнән сугышның иң хәтәр вакытында кирәк була торган соңгы гранатасын эзләде. Таба алмады...
Аннары бердәнбер улын көтеп, сагынып яшәгән әнисен исенә төшерде. Ул бар бит әле. Менә ул ничек кабул итте икән малаеның җәсадын? Күңеле белән сизмәде микәнни кабердә малае ятмаганны? Сизгәндер... Әнә бит – кабер каралмаган... Ничек, кайчан күмгәннәр, шул көннән бу урынга килүче булмаган: балчыгы эшерелгән, тирә-ягын чүп баскан, хәтта ташы да, бер якка янтайган кебек, чалшаеп тора... Сизгән әнисе, малаеның исән булуын җаны-бәгыре белән тойган, шуңа да бу үлемгә ышанмаган... Бердәнбер һәм газиз баласының якты дөньяда булмавына ышанмаган. Мондый сизгер әниләр булганда яшәргә була, янына кайтып, аның аяк очына баш орырга була... Тик менә шушы кара җирдә яткан яугир мәрхүмнең анасы бу минутта ниләр кичерә икән? Кем ул? Кайда ул? Ә бу солдат үзе кем? Илшатның полкташымы, дошман тылында бергә йөргән якын дустымы? Аның милләте, дине нинди? Бөтенләй чит-ят җирдә яткан билгесез Хода бәндәсенең җаны, фани тормыштагы кебек, ахирәт юлларында да адашып калмасмы?
Илшат әле үксеп, әле шыңшып елады да елады. Ул бу мәлдә авыл гамен, вакыт гамен, хәтта үлем гамен дә онытты. Аның зиһен офыгында әнисенең якты сурәте генә калды...
– Балам, әллә бармыйсыңмы шул сугыш дигәннәренә? Теге сугыштан да чак исән чыктың, ләбаса... Ул сугыш синең әтиеңне алды, оныттыңмы ни?
Юк, еламый аның әнисе. Хәтта сорамый да, җавап та өмет итми. Ул Илшатының барыбер сугышка китәсен белә. Чөнки ул бу хакта беренче хәбәр иткән чакта ук әйткән иде. “Әнием, газизем минем, мин бармый кала алмыйм. Мин – тәҗрибәле солдат. Ничек тә исән калырмын. Ә менә минем урынга фронт сызыгына барып баскан, сугыш төтенен бер тапкыр да иснәп карамаган татар малае афәтле язмышка дучар булачак. Хәзерге сугыш бик әшәке, аннан исән калу, ай-һай, авыр... Мин моны төгәл беләм. Шуңа да китәм. Борчылма, нәрсә генә булса да, мин барыбер кайтачакмын... Нинди генә хәбәр килсә дә, ышанма, ышанма, яме!..
Ышанмаган... Әллә ышанганмы? Ышанмагандыр, әнә бит, бер тапкыр да килеп карамаган “малае”ның соңгы сыенган урынын, кабер өстен...
Тукта! Тагын кемдер бар монда! Кемдер аңа төбәлеп карап торган кебек... Илшат, йөз-битләрендәге дымны сыпырып куйды да башын калкытты. Әнисеме? Әнисе булса, аңа күз яшен күрсәтергә тиеш түгел ул... Түгелдер... Әнисе булса, болай көттермәс иде, йөгереп килеп, газиз улкаен кочаклап алыр иде, торырга, аягына басарга, култык таягына таянырга булышыр иде... Әнием, син кайда, ник килмисең инде?.. Торып булмый бит...
Шул мәлдә Илшатның беләгеннән тотып алдылар, ныклы куллар аңа басарга булышты. Илшат инде борылып карамаса да белә: бу кеше – Салават – военкомат машинасында аны авылына алып кайткан изге бәндә.
– Ә-ә, син икән... Извини, брат, бераз йомшап киттем... – Илшат кыска таягы белән алдындагы кабергә төртеп күрсәтте: – Менә шундый хәлләр... Син белә идеңме?
– Белә идем, шуңа да сине зиратка җибәрәсе килмәгән иде... Менә хәзер син дә беләсең... Ләкин монда мин белмәгән әйбер дә бар икән. Илшат, мин сиңа бу хакта әйтергә тиеш...
– Салават, күп сөйләшеп торырга вакыт юк, әйдә, тизрәк авылга кайтыйк, әни янына... Хәзер үк бу зираттан чыгып китмәсәк, минем йөрәгем ярылачак. Тынычландырса да, әнием генә тынычландыра, юата алачак мине. Ә мин – аны...
– Илшат! Илшат, брат, ашыкма... Монда тагын бер кабер бар, мин аны әле генә күрдем. Мин бит сине баядан бирле карап-күзәтеп торам, якын-тирә каберләргә дә күз салгаладым. Һәм шул кабергә юлыктым... Аны син күрергә тиеш...
– Нинди кабер ул тагын? Мин бөтен каберләрне дә күреп бетердем инде! Хәтта үз каберемне дә...
– Бар, тагын бер кабер бар. Әйдә... Тик... брат... йөрәгеңне учлап тот – шартламасын! Үтенәм синнән, мужик бул, солдат бул!
Алар билгесез солдат кабереннән берничә адым гына читтәрәк калыккан өр-яңа кабергә табан киттеләр. Илшат бүтән дәшмәде, сорашмады, ул инде барысына да әзер иде. Җан түренә кереп урнашкан шом да китмәскә, мәңгелеккә килгән иде...
Әйе, бу кабер – әнисенең кабере иде. Илшат, чардуганның тимер кыршауларына тотынып, тезенә шуып төште. Ялгыш түгелме, дигән кебек, берничә тапкыр бабасының исемен, әнисенең исемен, аның туган-үлгән елларын укыды... Кат-кат укыды. Ышанмады, тагын укыды... Барыбер ышанмады, аның әнисе өйдә аны көтеп утырадыр кебек тоелды. Бу кабер, улым кабере янында минем дә бер җан бөртегем булсын, дип кенә, улының рухына күз-колак булыр өчен генә казылгандыр, дип уйлыйсы килде аның...
Менә ул, чардуган капкасын ачып, таякларын тышта калдырды да, авырлык белән эчкә узды, әнисенең кабер калкулыгына үрмәләп диярлек барды. Аның таралып-чәчелеп яткан туфрагын, кушучлап, тигезләп өяргә кереште, ара-тирә борын төртә башлаган чүп үләннәрен чүпләде, таш өстенә куна башлаган тузанны сөртте... Аннары шул йомшак, җылы туфрак өеме өстенә уң кулын җәйде дә, терсәгенә яңагын куеп, күзләрен йомды...
...Менә ул үзе генә калды. Малаеның хәбәрсез йөрүе, ниндидер сәер үлеме хакында ишетү белән, әтисенең йөрәге шартлады...Ә менә әнисенә нык ышанган иде ул. Тик... ныклап ышандыра алмаган булып чыкты. Ничек кенә булса да, исән калачагына, нинди генә кыенлыкларга тарыса да, ярты-йорты җанын учлап булса да, исән кайтачагына әнисен ышандыра алмады. “Их әнкәй, әнкәй, улыңның мәетен танымаслык итеп зиһенеңне томаладымы ни соң кайгылы хәбәр?..” Әллә аның йөзен ачып та күрсәтмәделәрме? Шулай да... иң элек Илшат үзе гаепле моңа. Авылга хәбәр җибәрергә башка юллар да
булгандыр бит? Кешегә ышанды ул. Әнисенә икеләнергә, шикләнергә юл куйды. Ниндидер бер мәлдә ана белән бала арасын тоташтырып торган кыллар тузгып-өзелеп беткән булып чыкты.
...Ул инде өенә кайтып тормас, аның өе шушы зиратка күчкән иде. Әтисе дә, әнисе дә нигезләрен шушында, шушы туфракка корганнар иде... Ул моннан соң да шушы нигезгә кайтып йөрер, шушы туфракка башын куеп юаныр. Догаларын укыр...
Үз уйлары, кичерешләре белән генә калса, акылдан шашар, дипме, Салават сүзгә кереште:
– Синең исән икәнне белү белән, без бу билгесез солдат хакында белешеп, аның частена яздык. Менә хәбәр көтәбез... Ачыкларбыз, аның кем икәнен ничек тә ачыкларбыз. Ул солдатны үз якыннары килеп алып китәр, аны үз нигезендә җирләрләр. Ә бу каберне тигезләп куярбыз. Чардуганны да, ташны да юк итәрбез, борчылма, солдат...
Илшат кискен генә башын калкытты.
– Юк, юк, кабер калсын!.. Туган туфрак хакында онытмас өчен кирәк ул миңа. Кайтып сыенырга әтиең-әниең янында урын булу– күңелне җылытып торачак. Минем өчен авыл хәзер шушыыында...Мин бит, арулану белән, тагын фронтка китәчәкмен. Минем юлым хәзер фронт аша гына. Язмышым да шунда. Авылга, әти-әниләр янына кайтсам да, фронт аша гына кайтырмын кебек... Җиңү аша кайтсам, тагын да әйбәтрәк. Ничек кайтырмын – анысы инде икенче мәсьәлә. Ничек кенә кайтсам да, барыбер кирәк булачак миңа мондагы кабер... Әткәй еш кына: “Үлгәннәрнең кадерен бел”, – ди иде. Әткәйнең шул сүзләрен раслар өчен булса да кирәк ул миңа. Шуны бел, Салават брат: мин ата-ананың газиз улы буларак та, Ватанның ышанычлы солдаты буларак та соңгы кешеләрдән түгел...
Илшат теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, Салават ярдәме белән аягына басты. Салмак кына хәрәкәтләр белән чардуган эченнән чыкты, аның капкасын ябып, биген төшереп куйды. Озак кына әнисенең кабер ташына карап торды. Үзалдына пышылдап, тагын бер тапкыр андагы язуны укыды. Аннары зиратка кергәндәге кебек, ышанычлы, нык адымнар белән чыгу юлына китте... Сау-сәламәт килеш тә Салават аның артыннан чак-чак өлгереп бара иде...
...Бу вакыйга авыл күзеннән читтә калды. Әмма дөнья күзеннән, Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан читтә кала алмады. Тормышы, яшәеше, көрәше җиңел булмаса да, язмышы Илшатка карата итагатьле һәм игелекле булды. Чираттагы яраларыннан соң ул кабат Симферопольдәге таныш госпитальгә эләкте, андагы Нәсимә исемле татар кызына сүз катты, аның белән гаилә корды. Комиссия фронт өчен яраксыз дип тапкач, Илшат шәһәрдәге бер хәрби комиссариатка эшкә урнашты. Хәзер алар җәй саен, Илекәй авылына кайтып, бераз торып китәләр. Кайтышлый ук зираттагы каберләр янында юаналар, аннары, бөтен авыл халкын җыеп, вакытсыз-нисез сугыш алып киткән әтиләре, әниләре рухына Коръән укыталар. Илшат, орден-медальләрен чыңгылдатып, мәктәпкә кереп, балалар белән очрашып чыга, СВО хакында сөйли, юк, хәтәр сугыш һәм канлы бәрелешләр хакында түгел, күбрәк фронттагы көтелмәгән кызык, мавыктыргыч хәлләр хакында сөйли. Аннары... сугыш кырында башларын салган дусларын искә ала. Нәсимә исә, янында бөтерелеп йөргән нәни кызы белән бергә, авылдагы йорт-нигезләрен тәртипкә китерә, чын авыл тормышы белән яшәргә әзерләнә... Алар әнә шулай ел саен кабат китәр өчен кайталар. Әллә?... Әллә кайтыр өчен китәләрме?
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.