(Новелла)
Авылга җитәрәк Илшат машинаны туктатты. Руль артындагы егет теләмичә генә тормозга басты. Тизлекне киметеп, юл читенә чыкты, сәгатенә карап алды. Аны аңларга була, бүген аның кире военкоматка кайтасы бар. Юлда тукталып, иркенләп йөрергә вакыты юктыр. Чоры шундый – кемдер фронттан кайта, кемдер китә дигәндәй... Барысына да бер машина. Менә бүген дә ул көне буе аэропорт юлын таптаган. Ике контрактникны ялдан соң кабат СВОга озаткан, аннары менә аны – җаны чыгам-чыгам дип кенә торган мобилизованныйны – шул ук аэропорттан районга алып кайтты. Хәзер авылына илтә.
Утыз чакрым араны бик авырлык белән үттеләр. Илшат юл буе сызланып кайтты. Хәтта бер мәртәбә үзенә авыртуны баса торган укол да кадады. Исәп буенча, Илекәй авылына ике чакрымлап ара калды. Соңгы вакытта авыллар киңәйделәр, үстеләр, хәзер Илекәйнең басу капкасына да, күп булса, берәр чакрым гына булыр...
Руль артындагы егет белмидер шул: алар инде авылга керделәр. Авыл җире аның зиратыннан башлана бит. Илекәй авылының зираты да әнә шушы каенлык артында гына. Читтә озаграк торып кайткан һәр кеше бу урында туктамый калмый. Чирәмлектә беленер-беленмәс кенә чәбәләнеп яткан сукмактан бераз баргач, иңкүлеккә төшеп китәсең. Күңелеңнән белгән догаларыңны яңартып өлгергәнче, зиратның яшел капкасына барып та төртеләсең...
Аларның зираты сөзәк кенә тауның куаклыклар белән чуарланган итәгенә урнашкан. Бу каберлек алда җәелеп яткан Илекәй авылының көзгедәге чагылышы кебек. Гүя ул махсус шулай ниятләнгән: мәрхүмнәрнең, гүр ияләренең әрвахлары үзләренең гомер кичергән нигезләрен күзәтеп ятсыннар өчен, каршыдагы тау битенә корылган...
Илшат ишекне үзе ачты, әмма җиргә кадәр төшеп җитә алмады. Аның култык таягы ике урындык арасына кысылып калган иде. Машина йөртүче егет шундук аңлап алды. Военком аңа юкка гына: “Салават, бик җитди поручение сиңа: гел янында бул, бер беләген кулыңнан ычкындырма”, – дип кат-кат әйтмәде шул. Кайтучының озатучысы бар-барын. Симферопольдән тикле озата кайткан капитан шушы як кешесе икән, иртәгәгә кадәр ул үз авылларына кайтып китте. Шуңа күрә дә Илшат Әминев дигән мобилизованный егет тулысынча военкомат карамагына күчте. Военкомат хезмәткәрләре аны, авылына алып кайтып, берничә атнага туган йортында калдырырга, бераз хәл кергәч, якыннары янында юангач, Мәскәүгә Реабилитация үзәгенә озатырга тиеш иде.
Шактый терелсә дә, аяк буыннары ныгып җитә алмый җәфалый иде аны. Илшат әлегә култык таяклары белән йөри. Шулай да, үлеп терелгән кеше буларак, ул инде исәннәрнең дә исәне кебек... Өч ай элек карарлык җире дә юк иде бит, ни буынсыз, ни хәтерсез дигәндәй... Ә хәзер әнә... аягында басып торырлык. Менә ул, бер ягына култык таягын алып, икенче кулына кыска таягын тотып тиз генә йөреп китмәкче булды һәм, түмгәккә абынган шикелле, алга колып төшә башлады... Салават тотып калмаса, үзенең ярты ел күрмәгән туган туфрагына бөтен буе белән сузылып ята иде, билләһи...
Шулай тотынышып бераз баргач, Илшат Салаватны кире машинасына җибәрде. “Зиратта үзем генә булырга тиеш. Әткәйнең рухы белән сөйләшкәндә шаһитлар кирәк түгел. Ачуланма, яме, үзем генә ничек тә урап килермен... Бар, ял итеп ал. Болай да, без имгәкләрне көйләп, ачы таңнан руль артында йөрисең...”
Салават ипләп кенә тотып барган уңайдан кулын Илшатның беләгеннән бушатып җибәрде. Илшат бераз чайкалып торды да, шундук тәнен үрә катырып, ышанычлы адымнар белән атлап китте... Салават аны каеннар арасына кереп киткәнче карап торды...
Бер атлый башлаган ритмда Илшат бик тиз зират капкасы төбенә килеп җитте. Капка башындагы тактага уеп язылган, бала чактан ук таныш язуны укыды: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” Аның әткәсе бу сүзләрне бераз үзгәртеп: “Исәннәрнең каберен бел, үлгәннәрнең кадерен бел”, – ди иде. “Нигә алай дисең?” дип сорагач: “Исәннәр үз туган җирләрендә кадерләп күмелерлек гомер яшәргә тиеш, ә үлгәннәрнең кадере дога белән билгеләнә, шуңа күрә дә аларның рухларын дога белән ризыкландырып тору кирәк”, – ди иде...
Илшат капка төбендәге эскәмиягә барып утырды. Сызлавы һич бетми торган сул аягын угалап, тамырларында теләр-теләмәс кенә агып яткан канын кугалап алды... Бу гына нәрсә... Каны йөгерүдән, йөрәге тибүдән туктап калган чаклары булган бит аның... Чынлап та, кайчан башланды соң бу хәлләр? Ә кайчан тәмамланды? Тәмамландымы соң ул?
Илшатның хәтере өзелеп-ялганып беткән иске фильм кебек. Сугыш кырларында бәлагә тарыган, үлем белән якалашкан чагын ачык кына хәтерләми. Хәтеренең Украинага кадәрге еллары, СВОга алыну чоры, полигонда күнегүләр үтү, фронтка барулар, җәйге аҗаган кебек, аерым-аерым кадрларда балкып алалар. Бигрәк тә армия чоры, Сириядә булган вакыйгалар еш искә төшә. Сугышның хәзергесе түгел, үткәне, чит мәмләкәтләрдә кан коеп йөргән көннәр төшкә кереп йөдәтә... Анда, чүл уртасында калып, хәбәрсез югалып йөрүе, авылга үлем хәбәре килүе, бу кайгыдан әтисенең йөрәге тотуы, җан тәслим кылуы, ниһаять, тән һәм җан җәрәхәтләре бөтәшеп тә бетмәстән, үзенең шушы зиратка, әтисенең кабер туфрагына кайтып егылуы – барысы да күз алдында... СВО башлангач, Илшат демобилизациягә үзе теләп язылды, соңгы гомерен уйлау белән, анысы да гөлт итеп хәтерендә балкып ала...
Үткәндәге тәҗрибәсен искә алып, шундук отделение командиры итеп билгеләделәр. Ике айлык өйрәнүләрдән соң, шул ук отделениесе белән алгы сызыкка барып керде ул. “Штурмовиклар” дип йөртәләр иде, алар дошман тылында күп йөрделәр, “укроп”ларның җаннарын шактый талкыдылар... Кайбер бәрелешләр, кан коешлар да хәтерендә, ә менә ничек бу мөшкел хәлгә калганы һич кенә дә бөтен чынлыгында исенә төшми... Ниндидер каты сугыш булды, ахры, берничә көн атыштылар, “азовчы”лар белән якалаштылар... Ә аларга инде әсирлеккә төшәргә ярамый. Моны һәркем белә. Алар белән соңгы сулышыңны алганчы сугышырга гына мөмкин. Соңгы патрон һәрвакыт түш кесәсендә, соңгы граната – бил каешында... Барысы да диярлек яраланды, үлүчеләр дә булды. Аларның гәүдәләрен хәллерәк солдатлар тылга алып китте... Өч-дүрт кенә кеше калдылар, батальон белән элемтә өзелде... Камалышта патронсыз, ризыксыз, сусыз интектеләр, аларын дошман окопларыннан сугышып алдылар. Камалыштан бик авырлык белән, кат-кат яраланып, тәмам хәлсезләнеп чыктылар... Чыкканда мина кыры аша үтәсе бар иде... Янәшәдә генә шартлаган снарядлардан, миналардан, баш очында очып йөргән “тимер кошлар”томшыгыннан очып төшкән бомбалардан ахырзаман афәте купты – бәндәсе, коралы, каны, яше, җаны, аһы бергә буталган туфрак әле анда, әле монда күккә күтәрелде...Төштәге кебек кенә: отделениенең калган өчбөртек кешесен җыеп, Илшат соңгы әмерен игълан итте: калганнар, бер-берсенә ярдәм итешеп, тылга чигенә, ул үзе дошманны тоткарлап калачак... Шулай булды, ахры... Әллә башкача булдымы, бу өзек-өзек хәл-хатирәләр – аның фантазиясе генәме? Барысы да томандагы кебек, һәм... аның белән булмаган да кебек...
Ул, аңына килгәндә, ап-ак палатада шундый ук ап-ак түшәмгә карап ята иде. Тирәсендә ак халатлы кешеләр бөтерелә. Бөтерелми ни... Бөтен тәне катып калган, хәтта уйлары да ниндидер зиһен төпкелендә томаланып, басылып калган...Уянган мәлендә аның бөтен хәтере – әнә шул ак төс иде. Актин-ак хәтер, ап-ак бит кебек өр-яңа гомер, сафтин-саф язмыш... Ялгызы булса, шулай бер гөнаһсыз мокыт булып калыр иде, мөгаен... Хәтере исә аның көен көйләп, хәстәрен күреп йөгерешкән табибларга, шәфкать туташларына, аның язмышын ачыкларга билгеләнгән хәрбиләргә ияреп кайта башлады. Иң элек шул ачыкланды: ул үлгән булган... Ялан кырда аның җансыз гәүдәсе өстенә килеп чыккан разведчиклар, документларын алып, кайда ятуын билгеләп, үз юллары белән китеп барганнар. Ул исә, аңына килеп, тагын бераз шуышып барган, ләкин фронтны кичеп чыга алмаган, тагын мәрткә киткән.. Аны икенче бер төркем табып алган, үлгән дип, бу юлы моргка җибәргән. Документлары янда булмагач, ачыклаганчы дип, Симферопольгә озатканнар. Шунда, моргта ятканда, яшәүгә омтылышы шулкадәр көчле булган, күрәсең, сизелер-сизелмәс кенә тибеп яткан йөрәге гөрләп эшләп киткән. Аны моргтан госпитальгә күчергәннәр. Әллә атнага якын мәрт йокысында яту тәэсир иткән, әллә алган контузиясе, яралары үз “эшен эшләгән”, ул кул-аяк буыннарыннан һәм зиһененнән тәмам язган булган.Чынлыкта, гомер агачында җаны гына эленеп калган...
Үзенең исемен, кайдан булуын, часть номерын исенә төшергәнче дә бер айлап вакыт үткәндер. Бу авыр хәлләрдән соң, Илшатның беренче тапкыр елмайган көне дә истә: ул хезмәт иткән батальоннан хәл белешергә килделәр. Юк, аның хезмәттәшләре түгел. Һәлак булучылар күп булган, исәннәрне, сугыш кырыннан чүпләп табып, төрле госпитальләргә таратканнар... Рус телендә сөйләшүче татар майоры Илшатның батырлыклар күрсәтүен, шул батырлыклары өчен орденга тәкъдим ителүен хәбәр итте. Әмма, бераз тын торгач: “Посмертно”, – дип ычкындырды. Баштарак Илшат моңа әллә ни игътибар бирмәгән иде, әмма соңрак, әнисенең улыннан кара кәгазь” алуын күз алдына китергәч, авыр хисләр кичерде, борчылып дулкынланудан аның терелә башлаган зиһене уйнаклап, берара кабат томаланып, ярыйсы гына куркытып алды... Табиблар комиссиясе килеп кергәч, бердәнбер көнне ул үз исемен дә әйтә алмый торды...
Шул майорга авылга, әнисенә шылтыратырга кушты Илшат. Ул бер генә телефон номерын да хәтерләми иде, майор, тиешле номерны табып, Илшатның авылга, әнисенә шылтыратырга сүз биреп, частькә кайтып китте. Батальоннан бүтән килүче кеше булмады. Аның белән госпитальдә дәваланган бер фронтташы гына: “Әле һаман сине үлгән дип беләләр, авылыңа да кайтмадылар микән әле? Анысын төгәл әйтә алмыйм”, – дип, болай да теткәләнеп беткән йөрәгенә шом салып куйды.
Бер терелә башлагач, тиз терелде ул. Тагын бер айдан Илшат аягына басты, таяк белән генә булса да йөри башлады. Аның сәламәтләнүендә бигрәк тә Нәсимә исемле шәфкать туташының өлеше зур булды. Беренче атналарда ул Илшат яныннан бер минутка да китмәде. Бөтен гәүдәсен, аяк-ботларын ачып ташлап, сәгатьләр буе массаж ясый иде ул аңа. Берсендә Илшат, кыюланып китеп: “Безгә хәзер бергә яшисе генә калды”, – диде. Нәсимә бик кыенсынган иде ул вакытта. Хәтта йөзен учлары белән каплап, йөгереп чыгып киткән иде... Шуннан соң шактый вакыт кермичә йөрде. Илшат икенче бер санитарка аша саф татар телендә хат язып җибәрде. Гафу үтенде, кыздан кабат үзенең янына керүен сорады. “Син керми башлагач, хәлем начарая башлады, зинһар, кер инде, туташ!” дип тә җибәрде хәтта. Нәсимә тагын кереп йөри башлады, алар тагын дуслаштылар, хәтта тагын да якынаеп, сердәш булып киттеләр... Аягына басып, кеше арасына чыгып йөри башлавы да шул татар кызы аркасында булды, дисә дә, зур хата булмас.
(Ахыры: https://omet-rb.com/articles/mobilisation/2024-05-31/kit-r-chen-kaytu-4083989 )
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.