Баймак шәһәре хакимияте башлыгы Радмир Исәнбаев махсус хәрби операция зонасында улы белән очрашкан. Исегезгә төшерәбез, аның өлкән улы үткән ел көзен мобилизациягә эләккән, дип язган идек.
Радмир Исәнбаев сөйләвенчә, район хакимияте әзерләгән гуманитар ярдәмне солдатларга илтүне ул үзе җитәкләгән. Хәрбиләргә УАЗ һәм “Газель” машиналары, генераторлар, бензин пычкылары, палаткалар, җылы кием һәм өйдән җибәрелгән посылкаларны алып барганнар.
“Үзебезнең егетләрнең барысын да диярлек күрдек. Бераз арыганнар, әмма кәефләре яхшы. Барысына да сәлам җибәрделәр һәм ярдәм өчен рәхмәт әйттеләр. Әмма иң мөһиме – мин улым белән күрешә алдым. Аларның подразделениесе өчен яңа прицеп бүләк иттек. Улым янында бер сәгать тирәсе булдым. Әлбәттә, һичьюгы бер атна аның янында калыр идем дә бит...” – ди шәһәр мэры.
Озакламый солдатлар үзләре туган йортларына исән-имин кайтып җитсеннәр дип телик.