Барлык яңалыклар
Мобилизация
30 сентябрь 2022, 13:59

Мэрның улы мобилизациягә эләккән

“Әгәр без, җитәкчеләр, үзебезнең балаларны алып калсак, калган кешеләрнең күзенә ничек карарбыз?” – ди республикадагы бер шәһәрнең мэры.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Баймак шәһәре хакимияте башлыгы Радмир Исәнбаев өчен өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрне озату икеләтә дулкынландыргыч булган. Чөнки чакырылучылар арасында аның өлкән улы Азамат да бар.

“Без, ата-аналар, улларыбызны хәрби җыеннарга, хәрби әзерлек урыннарына озаттык. Аларга җаваплы йөкләмә – әзерлек үтеп, Ватанны саклау бурычы йөкләтелә”, – дип язган мэр үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, Азамат нефть университетын тәмамлаган. Аннары армиядә хезмәт иткән. Бүгенге көнгә кадәр Уфада эшләп йөргән. Исәнбаевлар йортына повестка килгәндә Азаматның әти-әнисен күрергә дип кайткан чагы булган. Гаиләдәге сөйләшүдә яшь егет Ватанны сакларга барырга әзер икәнлеген игълан иткән. Аны өйдә калдыру турында сүз дә булмаган.

“Әгәр без, җитәкчеләр, үзебезнең балаларны алып калсак, калган кешеләрнең күзенә ничек карарга? Бүтән ата-аналарга улларыгыз илнең мәнфәгатьләрен якларга барсын дип ничек әйтергә? Әлбәттә, үз балаң өчен ниндидер курку бар. Әмма үзебездән башка безнең ирек өчен берәү дә көрәшмәячәген аңлыйбыз”, – ди Радмир Исәнбаев.

Әле Азамат якташлары белән бергә Казандагы уку үзәгендә. Әти-әнисенә көн дә смс-хәбәр җибәреп тора. Форсат булганда шалтыратып та сөйләшә.

“Бүген иртән шалтыратты. Иптәшләре белән бергә кием-салым алганнар. Озакламый полигонга чыгалар. Минем өчен борчылмагыз, ди. Тавышы көр”, – дигән әти кеше.

Һәр ир-егеткә исән-имин тиз арада әйләнеп кайтырга язсын.

 

Мэрның улы мобилизациягә эләккән
Мэрның улы мобилизациягә эләккән
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: