Барлык яңалыклар
Мобилизация
5 гыйнвар 2023, 18:28

Хәрби улын күрергә кайткан...

"Томан"ның улы ноябрь башында туган иде. 

Александр Доставалов исемендәге ирекле башкорт батальонының “Томан” позывнойлы хәрбие  яңа туган улын күрер өчен кыска вакытлы ялга кайткан. Шатлыклы хәбәр белән хәрбинең хатыны Гөлнара уртаклашкан.

“Томан”ның улы белән тәүге очрашуы. Ул өйдә нибары биш көн торды, аннар янә махсус хәрби операция зонасына, алгы сызыкка юлланды”, – дип язган Гөлнара “Башинформ” агентлыгына җибәргән фотосурәт астында.

Александр Доставалов исемендәге ирекле батальон взводы командиры, өлкән сержантның ноябрь башында малае тууын язган идек. Сабыйга Нуриман дип исем кушканнар. 

Сугыш тәмамланып, дөньялар тынычланып, бүген яу кырындагылар өйләренә исән-имин әйләнеп кайта күрсеннәр иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: