Барлык яңалыклар
Мобилизация
29 ноябрь 2022, 18:30

Солдатны өендә яңа туган улы көтә...

“Томан”ның улы ноябрь башында туган иде.

https://vk.com/id584931685
https://vk.com/id584931685

Александр Доставалов исемендәге батальонда хезмәт итүче “Томан” позывнойлы хәрбине өендә яңа туган малае көтә.

Өлкән сержант, взвод командиры “Томан”ның улы ноябрь башында туган иде.

Бүген яшь әни Гөлнара да, сабый да үзләрен яхшы хис итә. Малайга Нуриман дип исем кушканнар.

“Бу исемне без тормыш иптәшем белән ике ел элек үк уйлаган идек. Ул “иман нуры, ышаныч нуры” дигәнне аңлата. Бүген бу исем минем өчен мөһим мәгънәгә ия. Чөнки бүген безне, “доставаловчылар"ның хатыннарын һәм әниләрен, ышаныч кына коткара”, – ди Гөлнара.

Һәр сабыйга әтисенең кочагында иркәләнергә, аңа таянып үсәргә насыйп булсын иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: