

Стәрлетамактан мобилизациягә эләккән 54 яшьлек нейрохирург Әхмәт Әбүбакировны өенә кайтарганнар.
Исегездәдер, аның пациентлары “алтын куллы” хирург, үз эшенең остасы, шәһәрдә бердәнбер диярлек белгечне кире кайтаруларын сорадылар. Табибның коллегалары Русия президентына, Башкортстан җитәкчесенә, сәламәтлек саклау министрына һәм шәһәр мэрына, Әхмәт Әбүбакировны мобилизациядән азат итүләрен сорап, хатлар юлладылар. Без бу хакта язып чыккан идек: https://omet-rb.com/articles/mobilisation/2022-10-31/hirurgny-en-kaytarygyz-3011081
Нәтиҗәдә, 25 октябрьдә хәрби әзерләк үтү урынына киткән табибны 2 ноябрьдә хезмәттән азат иткәннәр.
“Бернәрсә аңлатып тормадылыр. “Вы уволены с армии”, – гына диделәр. Сәбәбен әйтмәделәр”, – дигән Әхмәт Әбүбакиров.
Табиб әле больничныйда. Савыккач, ул яңадан үз эш урынына – Стәрлетамак шәһәренең 1нче санлы дәваханәсенә – балалар нейрохирургы булып кайтачак.