

Әхмәт Әбүбакиров Стәрлетамак шәһәренең 1нче санлы дәваханәсендә балалар нейрохирургы булып эшләгән. 25 октябрьдә ул мобилизацияләнгән һәм хәрби әзерлек үтү урынына җибәрелгән.
Коллегалары әйтүенчә, табиб иң авыр операцияләрне ясаган. Пациентлары аның хакында “үз эшенең остасы, алтын куллы табиб” диләр. Хәзер аны кем алыштырачагы билгесез. Әхмәт Әбүбакировта дәваланучылар аны кирегә кайтаруларын сорый. “Подслушано Стерлитамак” паблигында бу хакта мөрәҗәгатьләр урнаштырганнар:
“Хирургны өенә кайтарыгыз! Ул балаларның гомерен саклап кала. Ул Башкортстанның көньягында бердәнбер белгеч”.
“Әхмәт Якуп улы 1997 елда, әле яшь хирург буларак, мине аякка бастырды. Зур рәхмәт. Аны кире кайтарсагыз иде”.
“Яхшы табиб! Сәламәтлек аңа! Әниемә аягына басарга ярдәм итте. Безнең шәһәрдә башка ир-атлар беткәнме әллә? Әнә, яшьләрне чакырыгыз. Төнге клубларда йөриләр, эчәләр, урам буенда трай тибәләр. Ватанны сакларга барсыннар”, – дигән бер ханым.
“Сәләтле, тәҗрибәле табибларны чакыралар. Өстәвенә, балалар табибын...”
“Мин ике тапкыр аның операция өстәлендә булдым. Искитмәле тыйнак, игътибарлы, изге кеше! Минем күз алдында бер хатынның умыртка баганасын кисәкләп җыйды. Баш иям. Әхмәт Якуп улын һичшиксез кайтартырга кирәк”.
Әле табибның коллегалары Русия президентына, Башкортстан җитәкчесенә, сәламәтлек саклау министрына һәм шәһәр мэрына, Әхмәт Әбүбакировны мобилизациядән азат итүләрен сорап, хатлар юллаганнар.