Ул югары булса гына яшь белгечләр мәктәпкә киләчәк.
Караидел районы иң гүзәл төбәкләрнең берсе буларак, елның кайсы мизгелендә дә үзенә чакырып тора. Чираттагы командировкам чагу кояшлы сентябрь аена туры килеп, хәтердә онытылмас тирән тәэссоратлар калдырды. Куе кара урманнарга бай Караидел яклары бу мизгелгә бераз гына көзне тоеп, агачларның яфраклары сары келәм булып җиргә ята башлагач, табигатьнең серлелеге тагын да арткан. Бу мизгелдә урманнар шәлъяулыгын бөркәнеп, яулык читен генә ачып, серле карашын балкыткан татар кызларын хәтерләтә. Көзге тын мохитне чорнаган алтын-сары төсләр хакимлеге исә тымызык бер тынлык хасил итә.
Бәлки бу тойгылар безнең кебек Караиделдә сирәк булган кешеләрдә генә туа торгандыр. Чөнки анда һәр урында эш ыгы-зыгысы, мәшәкате. Аеруча мәктәпләрдә сизелә ул җанлылылык. Яңа уку елы башлануга бер генә ай үтте бит. Безне районда мәгариф тармагында эшләрнең ничек баруы кызыксындырды. Район мәгариф бүлеге мөдире Руслан Илдус улы Мусин белән шул хакта әңгәмә кордык.
Руслан Илдус улы район мәгариф бүлегендә 10 ел юрист булып эшләгән. Ә җаваплы вазифага тәгаенләнүенә тугыз гына ай.
- Бу вакыт аралагында аерым уңышларга да ирештек – ике
мәктәптә – Абыз авылында 56 балалык һәм 2нче мәктәптә 54 бала шөгыльләнерлек самбо заллары ачтык. Бу – безнең районда беренче самбо мәктәпләре. Бик тә мөһим бу эштә иганәчебез зур ярдәм күрсәтте. Тагын 50 балага секция өчен костюмнар да вәгъдә иттеләр. Әти-әниләр самбо түгәрәкләренең файдасын бик тиз аңлады, тагын шундый зал сорыйлар, түләп шөгыльләнергә дә ризалар, чөнки укучыларның өлгереше дә яхшырды. Тренерыбыз шундый шарт куйды: “3”легә риза булып йөрүчеләрне самбо залларында көтеп тормыйлар. Балаларының яхшы якка үзгәрешләренә рәхмәтле булып, әти-әниләр сөенеп кенә тора.
Залларга биш дистә спорт матасы да сатып алачакбыз. Авыл мәктәпләрендә дә волейбол, футбол, теннис уеннары яхшы үсешкән, туристик слетлар, саф һавада гимнастика – безнең көндәлек режимда. Караидел яшьләре спорт сөючән бит ул. Алар көрәш буенча Русия призерлары да, Халыкара дәрәҗәдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Шушы көннәрдә Кирҗә мәктәбендә районыбызда 12нче “Үсеш ноктасы”н ачтык. Бик яхшы ремонт эшләнде, уку, белем алу өчен шартлар яхшырды. Тиешле шартлар булдыру – безнең бурыч. Ә инде бу мәсьәләләрне хәл иткәндә матди яктан район муниципалитеты һәм Башкортстан Республикасы хакимияте ярдәмен тоябыз.
Бездә быел 2650 укучы белем ала. Яңа 2024-2025 уку елына 1 сыйныфка 182 бала килде. Елдан-ел, кызганыч, бу саннар кими. Әйтик, Караидел үзәгендә иң зур саналган 1нче мәктәптә узган уку елында 714 бала булса, быел 676 калды. Динамикада кире күренеш ул бездә генә түгел, кызганыч. Кимү барлык мәктәпләрдә дә күренә. Әмма укучылар санын саклыйсы килә. Бик тырышсаң, нәтиҗәгә ирешеп була. Быел коллегаларымның ныкышмалы хезмәте белән 10нчы сыйныфка 104 баланы кайтаруга ирештек.
Мәктәпләребездә 306 мөгаллим белем бирә. Белем сыйфатына игътибар зур. Матур нәтиҗәләребез дә бар: быел беренчегә иң яхшы җиде районнар исемлегенә эләктек. Сигез яшь белгечебез грантка үтте. 2025 елга тагын яшь кадрларыбызны әзерлибез. Аңа лаек яшь мөгаллимнәр бар. Беренчедән, бу яшь белгечкә мотивация булса, икенче яклап, безгә файдалы – алдагы 10 елда ул бездә эшлиячәк.
Бер ай элек IV “Кәрәзләр” (“Соты”) педагоглар марафонында Караидел районы мөгаллимнәре 1 урын яулады, республика дәрәҗәсендә узасы ярышларга чыктык, анда да яхшы нәтиҗәләргә өмет итәбез.
Кадрлар белән, сер түгел, проблема бар. Әмма аны хәл итә киләбез. Әйе, кайдадыр пенсионерларны да яраткан эшләренә җәлеп иттек. Безнең мәктәпне тәмамлаган бер укытучыбыз Нефтекамадан күченеп кайтты, хәзер ул 2 санлы мәктәптә эшли. Байкы мәктәбенә тагын бер грант иясен эшкә кайтаруга ирештек. Торак белән дә тәэмин иттек. Хәтта ки, Татарстаннан бер укытучыны үзебезгә алып кайттык!
Укытучы һөнәренең абруе арта. Белгечләр өчен күп программалар эшли, яшьләр мәктәптән читләшмәсен иде. Киләчәктә кадрлар мәсьәләсен җиңелрәк хәл итү өчен районда педагогик юнәлештәге сыйныфлар ачарга телибез. Анда педагог булырга теләүче укучылар җыелачак. 2025 ел чыгарылыш укучылары белән бу юнәлештә аңлату эшләре алып барыла. Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы укытучылары бездә еш була, һөнәри юнәлеш буенча тыгыз эшлибез. Район хакимияте белән берлектә яшь белгечләрне җәлеп итүгә корылган планнар бар, әлегә аларны кычкырып әйтмик, тормышка ашкач сөйләрбез.
Уку-укыту өчен уңайлы шартлар тудырылу белән беррәттән, белем сыйфатын арттыру өчен таләпләр дә үсә. Әйтик, олимпиадаларга тагын да җитди әзерлек кирәк. Аннары, соңгы 3-4 елда бездән БДИда 100 балл җыючылар юк. Педагогларыма шул югарылыкка ирешү бурычын куйдым.
Шәхес тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе бирү, терроризм, мошенниклык зыяны турында аңлату эшләре даими алып барыла. Хәвефсезлек чаралары, видеокүзәтү эшләнгән. Четерекле хәлләр килеп тумасын берүк. Мәктәптә телефон белән бәйле проблемалар юк, балаларының аңлы, белемле, тәртипле булуын ата-аналар үзләре дә тели, бер фикердә эшлибез.
Технология дәресләренә килгәндә, Ил Президенты фәрманы белән хезмәт тәрбиясенең мәктәпләргә кайтуы безнең өчен зур сөенеч. Баланы хезмәт белән генә дөрес тәрбияләп була. Башлангыч хезмәт сабаклары алмаган кызлардан, малайлардан тормышка яраклы кешеләр чыгамы соң? Ул ничек дөнья корачак? Без әле җиң сызганып остаханәләрне тергезүгә алындык, кайдадыр яңа җиһазлар кирәк, кайдадыр искеләрен эшкә яраклы итәбез.
Ил алдында бик җитди сынау, бурычлар куелган чорда яшибез. Шуңа күрә һәр белгеч алдында зур бурычлар тора. Никадәр көчебез, тырышлыгыбыз бар – барын да Ватан иминлеге өчен сала торган җаваплы вакыт.
Әйе, үзенең язмышын юктан гына мәгариф белән бәйләмәгән Руслан Мусин. Әнисе дә, ике нәнәсе дә, хатынының әнисе – әбисе дә, абзыйлары, апалары да укытучылар. Хатыны шәфкать туташы булып эшли. Кызлары әнисе эзеннән киткән, БДМУда табибәлеккә укый.
– Улымны үз артымнан ияртә алмадым, –ди Руслан Илдус улы үкенеч беләнрәк. Кем белә, оныклары аның эшен дәвам итмәс дип кем әйтә. Бөтен кеше дә укытучы була алмый. Мәктәпкә үз эшен бөтен йөрәге белән яраткан, югары таләпләргә җавап бирерлек, төрледән-төрле холык-табигатьле балалар белән зур сынауларны үтәргә әзер, чыдам, сабыр кешеләр генә килә. Укытучы – иң җаваплы, абруйлы, кызыклы һәм шәфкатьле һөнәр. Форсаттан файдаланып, һәр кеше тормышында тирән эзләр калдыручы укытучыларны, остазларны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итәбез.