Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
18 сентябрь , 15:21

Каләмдәшебез Кубогына беренче тапкыр шахмат- шашка турниры үтте

Чакмагыш районының Аблай авыл мәдәният йортында якташыбыз, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, «Татар-информ» республиканың төп дәүләт мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон басмасы һәм «Атна вакыйгалары» газетасы журналисты Юлай Низаевның Кубогына шахмат-шашка турниры узды.

Каләмдәшебез Кубогына беренче тапкыр шахмат- шашка турниры үтте
Каләмдәшебез Кубогына беренче тапкыр шахмат- шашка турниры үтте

Чакмагыш районының Аблай авыл мәдәният йортында якташыбыз, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, «Татар-информ» республиканың төп дәүләт мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон басмасы һәм «Атна вакыйгалары» газетасы журналисты Юлай Низаевның Кубогына шахмат-шашка турниры узды.

   Бу чараны Юлай картәтисе, бар гомерен Башкортстан матбугатына багышлаган «Игенче» район газетасы журналисты, редакция каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәгә нигез салучы танылган язучы, шулай ук умартачылар остазы Әгъдәл Низаевның якты истәлегенә багышланды. Әйтергә кирәк, данлыклы Аблай авылы – данлыклы Низаевларның һәм Кодаяровларның туган төяге һәм бу нәсел варислары газиз авылларын һич тә онытмый, авылдашларына кадер-хөрмәт күрсәтеп яши. Юлай да үзен бу хөрмәтле нәселләр дәвамчысы булуы белән хаклы рәвештә горурлана ала.

   Турнир Аблай мәдәният йортында Аблай урта мәктәбе белән берлектә үткәрелде, анда ике дистәдән артык укучылар, яшь спортчылар актив катнаштылар. Алар матур, киеренке уен күрсәттеләр. Чара барышында Юлай Азамат улының «Авыл хуҗалыгы сулышы» дип аталган фотокүргәзмәсе дә кунакларда кызыксыну уятты.

   Шахмат турнирында катнашучыларга һәм җанатарларга сәламләү сүзе белән Үрнәк авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Чакмагыш районында «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Резидә Ильясова һәм Юлай Низаев үзе чыгыш ясадылар. Рәсимә Дамир кызы үз чыгышында якташлары белән элемтәләрне өзмичә, Татарстанда тырыш хезмәтен салган Юлай Азамат улының авыл халкы өчен җан атып яшәгәнен билгеләп узды. Шулай ук бүгенге көндә аблайлыларның «Аек авыл» республика конкурсында катнашырга әзерләнүен һәм мондый шәп спорт чараларының халык өчен бик тә мөһим булуын ассызыклады.

   – Мондый матур эчтәлекле чаралар гаять тәрбияви һәм фәһемле. Шуңа шатланам, якташларыбыз үзләренең туган җирләрен онытмый. Юлайга шундый матур турнир үткәрүгә алынуы, балаларыбызда бу спортка мәхәббәт үстерүгә керткән өлеше өчен зур рәхмәт. Әйткәндәй, элек аның картәтисе Әгъдәл агабыз Аблайны, аның эшсөяр халкын газета биләрендә күпләп язса, бүген Юлаебыз бу эшне дәвам итә. Шундый якташларыбыз булу белән горурланабыз, – диде Рәсимә Дамир кызы.

 – Шунысын да билгеләп үтәсем килә, соңгы елларда чакмагышлыларның күбесе туган якларына игелекле гамәлләре белән ярдәм итә. Чөнки Ватан – ул зур хәрефтән языла торган сүз генә түгел, ул һәркемгә газиз, кадерле булган туган як! Кеше аннан илһам, дәрт-дәрман ала. Туган ягы кешегә яңадан-яңа уңышларга ирешер өчен көч-куәт бирә. Шунысы куанычлы, безнең Чакмагыш егете, Татарстанда яшәсә, эшләсә дә, якташларын онытмый. Аның көнүзәк, кызыклы һәм җанлы итеп язылган мәкаләләрен, сурәтләмәләрен Башкортстаныбызның «Өмет» гәзитендә еш укып сөенәбез  Ярышларда уңышлар телим. Һәр адым уйланылган, ә партия – мавыктыргыч булсын. Җиңү – лаеклы, җиңелү сабак булсын. Һәрвакыт Башкортстанның һәм безнең бәрәкәтле Чакмагыш районы патриотлары булып калыгыз, – диде чыгышы вакытында Резида Зәкәри кызы.

     Әгъдәл Сафа улының тормыш иптәше – медицина ветераны, Чакмагыш районының абруйлы теш табибы Сәмига Шәйхи кызы Низаева да шундый спорт һәм ватанпәрвәрлек чаралары үткәрүнең яшь буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ул әле Советлар Союзы дәверендә үк аның тормыш юлдашының төбәктә атаклы шахматчы булганын әйтте һәм һәрчак призлы урыннар яулавы турында истәлекләре белән уртаклашты. Хәзерге көнне Әгъдәл абыйның 1972 елгы шахмат тактасы авылның туган як тарихын өйрәнү музеенда, әдипкә арналган почмакта саклана. Юлай да кечкенәдән үк дәү әтисеннән үрнәк алып, шахмат спорты серләренә төшенә. Ул абруйлы тренер, Чакмагышның шахматчылар остазы Фәнилә Шәфыйковага ихлас рәхмәтле.

– Туган авылыбызда, шундый матур турнир оештыра алуыма шатмын. Әлббәттә, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган әлеге чараның «Аек авыл» конкурсы максатларына һәм бурычларына туры килүе дә аеруча куанычлы. Хәмер эчү һәм башка төр тискәре күренешләр булмаган Аблаебыз белән хаклы рәвештә горурланабыз, – диде Юлай. – Гәрчә, биредә туып-үсмәсәм дә, ә инде күпсанлы туганнар, дуслар биредә булгач һәрвакыт «Аблайга кайтам» дип сөйләшәм. Журналист булып эшләгәч, бихисап командировкаларга барырга туры килә. Төрле җирләрне күрәм. Ә менә Аблаебызга кайтканда, сөенеп туялмыйм. Үрнәк биләмәсендә, БР Башлыгы Радий Хәбиров,  Хөкүмәт, дәүләтебез булдырган программалар бик уңышлы гамәлгә ашырылуы хакында да хәбәрдармын. Биредә яңартылган, заманча парк балкып тора, мәктәптә балалар «Үсеш ноктасы» кабинетларында рәхәтләнеп фәнни эшчәнлек тә алып бара хәтта. Авылыбызга алга таба да үсеш, якты һәм бәхетле киләчәк телим. Туган якны яратып яшик!

   Ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә була. Бүгенге көндә Аблайның иң оста шахматчысы һәм абсолют җиңүче булып Руслан Джуманазаров танылды. 2нче урынны Данил Хәйруллин яуласа, 3нче урынга Риназ Гарифуллин һәм Айнур Салимов чыкты.

   Шашка уенында Илнара Шәрәфетдиновага тиңдәшләр булмады. Ә менә 2 һәм 3 урынлы пьедесталларга Илнар Габдуллин һәм Назгөл Ибраһимова күтәрелде.

   Аблай мәктәбе директоры урынбасары Динара Гомәрова һәм физкультура укытучысы Әнүдә Исхакова уен барышын контрольдә тоттылар, хөкемдарлар булдылар.

   Җиңүчеләргә һәм призёрларга Кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләк-күчтәнәчләре өләшелде.

   Юлай Азамат улы үзенең Кубогына уздырылган беренче турнирның җиңүчеләрен бүләкләгәннән соң, мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтовага, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ибраһимовага һәм мәктәп коллективына турнирны оештырудагы ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Ул мәдәният йортына портатив колонка һәм мәктәпкә волейбол тубы бүләк итте. Һәм әлеге турнирны традицион итү теләген белдерде. Аның бу нияте, фикере хуплап каршы алынды.

                                                      Гөлара Арсланова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: