Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
11 сентябрь , 15:03

Алар беспилотникларны өйрәнәчәк

Замана үзгәреп тора:  соңгы арада пилотсыз очучы аппаратлар турында көннән-көн күбрәк сөйлиләр. 

“Беспилотниклар – безнең чынбарлыгыбыз. Бу яңа перспективалы юнәлешне без актив рәвештә үстерәбез, шул исәптә федераль үзәк ярдәмендә дә. Башкортстанның грантлар һәм субсидияләр  бөтенрусия конкурсында җиңүе ярдәмендә безнең республика 2024 елда  акчалар алачак. Без  көллиятләребезнең берсендә БПЛА юнәлеше буенча практик әзерлек үзәге ачачакбыз. Республиканың 20 мәктәбендә махсуслаштырылган түгәрәкләр оештырачакбыз.

Бу планнар. Ләкин безнең тәҗрибәбез дә бар инде. 2023 елда берьюлы ике көллият беренче тапкыр студентларны “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” белгечлеге буенча укытуны башлады. Болар – Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек көллияте һәм Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллияте. Аларның суммасында – пилотсыз очкычлар буенча 100 бюджет урыны.

БПЛАны эксплуатацияләү буенча квалификация арттыру программасы да бар, аны безнең  һөнәри әзерлек үзәге эшләде.

Укучылар пилотсыз очкычлар белән өстәмә белем бирү программалары кысаларында “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләрендә, “Аврора” талантларны үстерү үзәге базасындагы түгәрәкләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эш итәргә өйрәнәләр”, – дип язган иде Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә ел башында.

Быел 15 гыйнварда республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә  “Пилотсыз авиация системалары” милли проектын тормышка ашыруда республиканың әзерлек дәрәҗәсе турында фикер алышкан иде. Әлеге милли проект илдә 1 гыйнвардан эшли башлады.

Вице-премьер – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев - Башкортстанда бу милли проектны биш юнәлештә гамәлгә ашыра башладылар дип хәбәр итте.

Әлеге юнәлешләрнең берсе – “Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру”. Моңа ярашлы төбәктә республиканың 20 мәктәбен пилотсыз авиация системаларын эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә укыту җиһазлары белән тәэмин итүгә субсидияләр бирүгә заявка әзерләнгән булган.

Җәй дәвамында мәктәпләрдә укучылар теоретик белем ала һәм практик күнекмәләргә ия була алыр өчен  кабинетлар җиһазландырылган, кирәк-яраклар сатып алынган. Балалар гамәлдәге пилотсыз авиация системаларының классификациясе һәм аларның конструкциясе белән танышачаклар, пилотсыз очкычның составларын өйрәнәчәкләр, аны җыячаклар һәм очышка әзерләячәкләр, аларны махсус мәйданчыкта очу күнекмәләрен үзләштерәчәкләр.

Педагоглар да укытырга әзер. Алар  Белем бирүне үстерү институтында һөнәри әзерлек үткән.

Пилотсыз очкычлар бүген тормышының күп өлкәләрендә кулланыла. Алар урынны картага төшерү, логистика өчен алыштыргысыз, агроиндустриядә дә кулланыла. Пилотсыз поездлар, автомобильләр, самолетлар, робот-курьерлар эшләү актив алып барыла, һәм тиздән алар безнең тормышка керәчәк.

Шулай итеп, яңа уку елында республиканың 20 мәктәбендә укучыларны пилотсыз авиация системалары белән идарә итәргә өйрәтү буенча сыйныфлар һәм түгәрәкләр ачылды. Бу республиканың инженерлык белемен үстерүдәге чираттагы зур  адымы.

–Баймак шәһәренең 4нче санлы лицее нигезендә  “Пилотсыз авиация системалары” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында ике кабинет ачылды. Аның берсе теория өлешен өйрәнүгә багышланса, икенчесе  практик дәресләрне алып барыр өчен тәгаенләнгән. 7 һәм 8 сыйныфта укучы балалар атнага ике тапкыр 2шәр сәгать вакытларын  әлеге түгәрәккә багышлаячак. Бу программа  12-17 яшьлек укучыларга исәпләнгән. Программа укучыларны модельләштерү, программалаштыру, пилотлаштыру өлкәсендә үстерүне күздә тота, шулай ук пилотсыз авиация системалары белән эшләү өчен белем һәм күнекмәләр булдыруга юнәлдерелгән.  Түгәрәкне мин һәм физика укытучысы Җиһанур Фарук улы Муллагилдин алып барабыз, – дип сөйләде бу хакта лицейның информатика укытучысы Винер Наил улы Латыйпов.

Винер Наил улы сүзләренчә, балалар бу яңалыкны сөенеп каршы алган. Ни дисәң дә, беспилотниклар һәм дроннар турында күп сөйләнелә, аларны төрле өлкәләрдә  кулланалар.

Заманча кабинетлар укучыларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.  Үзләренең мөмкинлекләрен билгеләргә һәм югары технологияле тармакларда: энергетикада, авыл хуҗалыгында, транспортта һәм логистикада, геодезиядә һәм гражданлык объектларын дистанцион зондировкалауда, мониторинглауда һәм патрульләүдә эшләү  өчен кирәкле күнекмәләргә ирешүдә уникаль мөмкинлекләр ачар дип өметләнәбез”, – ди Винер Наил улы.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров былтыр пилотсыз авиация системалары үсеше буенча дирекция төзелгәндә болай дигән иде:

“Без барыбыз да пилотсыз авиациянең аерым бер өлкә икәнен яхшы аңлыйбыз. Ул безнең икътисадыбыз һәм гомумән илебезнең киләчәгедер дә. Һәм бу сугыш турында гына түгел, әлбәттә, бу гражданлык өлкәсендә дә куллану. Шуңа без Башкортстанда пилотсыз авиация системалары тармагы үсеше буенча дирекция төзү карары кабул иттек. Төп максат – пилотсыз авиация белән бәйле бар нәрсә”. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: