Мәгариф, мәгърифәт
22 февраль 2024, 09:29

Безнең Вадим – “Дан аллеясы” герое!

Вадим Харисовның химия буенча җиңүләре бик күп.  

20 февральдә “Русия” халыкара күргәзмә-форумында ил укучыларының халыкара олимпиадаларда җиңүләренә багышланган “Дан аллеясы”н ачу тантанасы үтте.

Яңа күргәзмәдә математика, биология, химия, физика, информатика, география, астрономия һәм астрофизика буенча халыкара олимпиадаларда, шулай ук табигать фәннәре буенча юниорлар арасында яуланган 100дән артык бүләк урын алган.

Русия математика, астрономия, физика һәм химия буенча ярышларда яуланган алтын һәм көмеш медальләр саны буенча дөньяның беренче өч иле исемлегенә керә. Соңгы 20 елда ил укучылары 859 медаль яулаган. Аларның 468е – югары пробалы. Бу безнең балаларның сәләте белән беррәттән мәгариф системасының талантларны үстерү өчен мөмкинлек бирүен дә күрсәтә, диләр экспертлар.

Яңа экспозициядә Уфа егете Вадим Харисовның да бүләге бар. Ул химия буенча Менделеев олимпиадасында һәм Халыкара химия олимпиадасында алтын медальләр алды.

 Вадим Харисов Межгорье шәһәрендә туып үскән. Республика инженер лицей-интернатында уку өчен Уфага күчеп килә. 13 яшендә химия белән кызыксына башлый. Химия буенча бөтенрусия олимпиадасында ике тапкыр җиңүче була. Менделеев олимпиадасында иң югары нәтиҗәгә ирешә. 2023 елда Халыкара химия олимпиадасында беренче урынны ала.

Вадим математика белән дә кызыксына, бу фәнне дә тирәнтен өйрәнә. Үзенең киләчәген нефть һәм химия өлкәсендә күрә. Шул юнәлештәге югары уку йортына керергә ниятли. Һәм, олимпиада хәрәкәте остазы буларак, сәләтле балалар белән шөгыльләнергә тели.

Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Вадим Харисовны республика хөкүмәтенә эшкә чакырырга әзер булуы хакында язган идек.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас