Дөньяда ниләр бар?
25 июль 2023, 07:17

Радий Хәбиров Уфада яшәүче үсмерне хөкүмәткә эшкә чакырган

Бу, һичшиксез, зур дәрәҗә! 

m.daytimenews.rum.daytimenews.ru
Фото:m.daytimenews.ru

Цюрихта узган 55нче халыкара химия Олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Башкортстан укучысы Вадим Харисов җыелма команда составында халыкара химия Олимпиадасында алтын медаль яулады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында 11 сыйныф укучысын республика хөкүмәтенә эшкә чакырырга әзер булуын ассызыклады.

"Мондый белемле яшьләр безнең командага кирәк. Вадим республика инженерлык лицей-интернатында укый. Һәм, сүз уңаеннан, мин аның турында быел май аенда ул Казахстанда химия буенча Менделеевск олимпиадасында җиңгәч, язган идем инде. Ә хәзер яңа җиңү һәм нинди! Вадим Харисовны, аның остазын, химия буенча Башкортстан җыелма командасының баш тренеры Айнур Гомәровны бу югары нәтиҗә белән котлыйм. Безнең башкорт һәм Русия мәктәбе, чыннан да, дөньяда иң көчлеләрнең берсе. Ә безнең яшьләр –иң яхшылары һәм талантлылары. Моңа беркайчан да шикләнмәдем", – дип язган төбәк җитәкчесе.

Вадим Харисов Швейцариядә узган  химия  буенча 55нче халыкара Олимпиадада алтын медаль яулый һәм дөньяның 90 иленнән килгән көндәшләреннән көчлерәк булып чыга. Русия җыелма командасының барлыгы өч алтын һәм бер көмеш медале бар. Аның составында өстәмә сайлап алу узган химия буенча Бөтенрусия  мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре бар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас