Барлык яңалыклар

Мөгаллимә вә остаз

Укытучы - һөнәр генә  түгел.

Мөгаллимә вә остаз
Мөгаллимә вә остаз

Укытучы - һөнәр генә  түгел.

 

2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Бу чакыру укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота.

Ә укытучы булу ул һөнәр генә дә түгел бит әле, ул – язмыш!

Килешле кыяфәтле, зәвыклы киенгән, әдәпле, әхлаклы тотышлы, ышанычлы адымнары белән туры карап алга баручы Укытучы образы турында күп язып була. Ә менә шул образны тормышта тулысынча ачкан, шул камиллекне үзендә туплаган укытучы һәм остазның үзе белән әңгәмәләшү тагын да мавыктыргычрак.

Кунагыбыз –– Мифтахетдин Акмулла исеменедәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, рус теле һәм әдәбияты; татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы, Татарстан республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән мөгаллимә һәм остаз – Раушания Рәүф кызы Гәрәева.

Язмышына фатиха биргән уку йортында утыз ел дәвамында яратып хезмәт сала укытучы, остаз, тирән белемле, кешелекле, чибәр вә сөйкемле Раушания Рәүф кызы. Шушы язмышына ул урау юллар аша килгән.

- Мин Чишмә районының Әмин авылында өч балалы гаиләдә үстем.

Әнием – рус теле һәм әдәбиятыннан, әтием тарих фәненнән укытты. Ул вакытта авыл җирендә укытучыларга карата сәер сәясәт булды, “сез укытучылар” дип, бер бөртек ашлык та, бер бөртек салам да бирмиләр иде. Әни белән әтигә авылда яшәве нык авыр булды. Шуны уйлап, безгә “берегез дә укытучы булмыйсыз” диделәр.  Ул вакытта кибеттә сөте-мае, капчыклап он сатылмый иде.Әтием буш вакытларында колхозга эшкә чыга иде – төзелешләрдә тәрәзәләр куя,бина түбәләрен калай белән яба иде. Миннән 2 яшькә зур апам да, мин дә Уфа энерегетика техникумын тәмамладык. 4 ел укып, диплом алгач, яшь белгеч буларак, Ульян шәһәренә эшкә җибәрделәр. УАЗ заводы артында урнашкан 4 санлы зур ТЭЦта лаборант булып эшли башладым. Бервакыт җылыту казаннарын юдырту чоры җитте. Шунда мин беренчегә ул казаннарны якыннан күрдем! Алар шулкадәр зур һәм биек иде... Махсус тегелгән эш костюмы киеп, шул казаннардан анализлар алырга тиеш булдым. Тимердән ясап, эретеп ябыштырылган баскычлар буйлап 9 катлы йорт биеклегенә күтәрелгәндә башлар әйләнә... Куркыныч... Ярый шунда эшләүче ир-егетләр, абзыйлар ярдәм итте. Ак халат, түфли киеп лабораториядә анализлар эшләп утыру бер дә кыен булмаган икән... Йөрдем-йөрдем дә, “бу минеке түгел” дип, кайтырга булдым.

Мин техникумда 1 курста укыганда әтиебез мәрхүм булган иде, “монда эшлисем килми дип” әнигә хат яздым. Әни “институтка керсәң генә кайтасың”, диде. Ә тегеннән отработкаң бетмәгән дип җибәрмиләр. Шунда миңа хәйлә өйрәттеләр. “Тәүбә” дидем дә, “әни чирли” дип, документларны барып алдым. Ульянда югары уку йортларына кабул итүләр тәмамланган иде, Казанга кайтып документлар тапшырдым. Әмма күңел туган якка тарта бит... Көне буе Казанда йөрдем дә, кабат барып документларны алдым һәм шул ук көнне Уфага кайтып киттем һәм альма-матерым – М.Акмулла исмендәге педагогия институтына киттем. Әмма бар да алай җиңел генә булса икән... “Отработкаң бетмәгән” , дип  документларны кабул итмәделәр. Уйлый торгач, җәй көне бездә гаиләләре белән кунак булып кына китүче, адресларын да белмәгән бер таныш абзыебызны әнием ничектер юллап тапты һәм аның ярдәме белән көчкә-көчкә документларны тапшырдым!

–Филология факультетына барып җитттегез инде, димәк?

- Булса икән? Документларны худграфка тапшырдым. Абзый

кеше бер мәшәкатьсез “технологический”га кертәм дип тора, мин - каршы. Чөнки аның ни икәнен дә белми идем. Ул вакытта уку йортлары, һөнәрләр турында мәгълүмат шулкадәр тар булган. Ә мин рәсем ясарга, тегәргә яратам. 5сыйныфка керәсе елым, әти белән әни август киңәшмәсенә киттеләр. Шул арада мин әтинең яхшы сыйфатлы кытай плащын кисеп, үземә утырып торган якалы,  ак молнияле плащ тегеп кидем. Әти зур гәүдәле, плащы сыйфатлы иде. 50нче  размер плащтан берни дә калмады. Ни гаҗәп, мине бу кылыгым өчен тиргәмәделәр дә.

– Плащ кияргә ярадымы соң?

- О, ничегрәк әле, мин аны техникумга да киеп йөрдем әле.

Гел катлаулы киемнәр тегә идем. Ульянда яшел подкладка белән кызыл пальто тегеп кидем. Бик үзенчәлекле килеп чыкты. Сайланырга тукыма да юк иде.

- Технологка укырга керсәгез, Сездән билгеле модельер чыгар иде,

мөгаен.

- Әйе, модельер булыр идем. Әле дә өйдә бик күп эскизлар ята.

- Ходай Сезгә матурлыкны да, зыялылыкны да, тырышлыкны да,

зәвыкны да мулдан биргән, Раушания ханым. Сезнең киенү стиле ерактан күзгә ташлана. Күпчелек авылдан килеп укучы туташлар өчен бу зур табыш, үрнәк, минемчә.

– Авыл кызларында зәвык тәрбияләү дигәннән, бездә эстетика фәне бар иде.  Курчак кебек укытучыга сокланып карап утыра идек. Ул чынлап та үрнәк бирә. Бүгенге чуар базарларны исәпкә алсаң, аеруча кирәк ул. Киенү зәвыгы әнидән килә. Укучылары бүген дә, “Роза Салиховнага без гел сокланып утыра идек”, диләр. Әнкәй шундый кеше инде ул, ничек өлгергәндер. Гомере буе ике сыер тотты, гөрләтеп бакча үстерде, кош-корт асрады, төннәр йокламый керләр юды, алтышар күмәч салды, иртән торып мичкә яга... Шуңа карамастан, тырнаклары һәрвакыт тәрбияләнгән, буялган булыр, башында зәвыклы эшләпә иде. Әни мандолинада уйнады, җыр дәресләре алып барды. Ә әти – Рәүф Кәшфи улы – баянда уйнады. Әнигә быел 80 яшь тула, Иншалла. Энем өй салып бирде, Әни аны гөл кебек итеп тота, бакчасында 80 төрле чәчәк, барсының да атамаларын белә, агач-куаклар барысы да яхшы сортлы. Әнкәйнең яшәү дәрте соклангыч үрнәк безгә.

- Раушания ханым, матурлык турында хыялланган кыз туган тел, сүз байлыгы,  әдәбият дөньясына ничек килеп җитте икән?

–Худграфка сынлы сәнгать буенча үтмәдем, документларны алырга

килдем. Бик боек булганмындыр инде, шунда миңа Лотфулла Гайфуллович килеп дәште: “Нәрсә, сеңлем, бик борчыласыңмы? Әйдә безгә укырга кер”, диде. Соңгы елларда гел урыс мохитендә яшәгәч, телне оныта башлаган идем. Татар теленнән имтиханнарга әзерләнә башладым, әнием диктантлар яздырды. Икенче курста укыганда ук Лотфулла Гайфулла улы минем алга максатлар куйды. “Син кафедрада кала торган кеше”, – диде. Язмышымның шундый уңай борылыш алуында Лотфулла абый Хәбибовның роле ифрат зур. Мин аңа шулкадәр зур рәхмәтлемен, гел яхшы итеп искә алам. Ул минем тырышлыгымны күргән. Имтиханнарга бик җитди әзерләнә идем. Аннары диплом алгач, 1993 елда туган кафедрамда эшли башладым. Укуга зур игътибар бирүем гаҗәп тә түгел. Мин бит күпләр кебек җырлый, бии белмим. Әмма җырлата-биетә беләм. Студентларым белән Габдулла Тукайга багышланган театраль постановка куеп, Казанда чыгыш ясадык. Ул зур резонанс тудырды, Татарстанда түгәрәк өстәлләр оештырып, телевидение безнең белән тапшырулар ясады. Студентларны “Милли хәзинә” конкурсына йөртәм, дипломнарга лаек булдык.

Раушания Рауфовна, Сез татар теле бүлегенең беренче чыгарылыш курсы булгансыз. Сабакташларыгызның күбесе мәктәпләрдә укытадыр. Сезнең буын  һәм бүгенге студентлар арасында аермалыклар зурмы? Нинди ул бүгенге татар кафедрасы шәкертләре?

- Төркемдәге кызлар бөтенесе диярлек мәгариф системасында. 5 ел

саен очрашып торабыз. Алар “Ел укытучысы” конкурсларында катнаштылар. Укучылары – безнең студентлар һәм әлеге вакыттагы шәкертләре белән “Буыннар сабагы” конкурсында катнашалар.

Үз проектым булган “Ана телем” конкурсы быел 14нче тапкыр узды. Матур, мәгънәле бәйге. Шундагы конкурсантлар, җиңүчеләр “Ел укытучысы” конкурсына киләләр. Чөнки алар үзләрен сынап караганнар. Гимназия укытучылары студентларның дәресләреннән яңалыклар өйрәнеп калабыз, диләр. Чөнки бүгенге студентлар нык эзләнә, тиз генә оешалар, тиз эшлиләр. Аларда коммуникативлык югары. Без андый очракларда куркып, дәшми торыр идек. Алар кыю, бездән аермалы буларак – бәйсез. Үз уйларын, фикерләрен, халәтләрен, ни кирәклеген ачыктан-ачык әйтеп бирәләр. Аларда курку, шикләнеп тору юк. Ясалма интеллект алга сөрелә хәзер. Безнең балалар кыю, белемле булырга тиеш.Технологияләр белән җиңел эш итәләр. Хәзер студентлар техпрактика сабаклары ала. Анда сайтлар эшләүне дә керттем. Булачак укытучылар өчен үз сайтын булдыру бик кирәк.Шул ук вакытта субардинция саклыйлар, укытучылар белән ихтирамлы мөнәсәбәттәләр. Бездә авыл кызлары укый бит, алар әдәпле, тыйнак.

Һәр курс үзенчәлекле булып аерылып тора. Берәүләре фәндә көчле, икенчеләре сәләтле, актив... берсе дә кабатланмый, һәркайсысының визит карточкасы бар. Өченче курста алар ачылып бетә. Соңгы арадагы  уңышлардан Гөлчәчәк һәм Альбина исемле кызларым Улан-Удэда төрки телләр арасында туган телдә дәрес бирү халыкара конкурсында катнашып, Гөлчәчәк “Иң яхшы  дистанцион дәрес” билгесенә, ә 5 курста укучы Альбина Миннебаева премиягә лаек булды. Бик шатландык.

- Укытучыга уңышлы эшләү өчен идеаль шартлар нинди булырга

тиеш?

-Беркайчан да булмаячак ул. Документаль яктан быел бер шарт туган

кебек булган иде – кәгазьләрне киметергә, диделәр. Укытучыга укытырга күбрәк вакыт бирелсен иде. Әмма яшь белгечләр өчен ул да гадәти хәл кебек. 1 курска килүчеләр дә елдан-ел икенче төрле булып килә, алар шул темпка өйрәнгән.

- Сез Ислам университетында да эшчәнлек алып барасыз? Нинди

бурычлар үтисез анда?Әйе, 10 елдан артык шунда белемне камилләштерү факультетында

декан булып эшлим. Авыл имамнарын аттестациягә әзерлибез, комиссия әгъзасымын. Үзем анда шактый белем тупладым. Университетта белем алу ай-һай катлаулы.

- Бу елдан ниләр өмет итәсез?

- Быелгы елга өметләр зур. Укытучылар елы уңаеннан мәктәпкә

игътибар арта башлады. Киләчәк буынны әзерләүче – мәктәп. Ул  бала аңына “Ватан” , “Туган ил”төшенчәсен салырга тиеш. Соңгы вакыйгалар ул җитешсезлекләрне танытты. Миңа калса, күп әйберләр үзгәрергә тиеш. Дөрес, иртәрәк кирәк иде, әмма хәзер бер минутка да сузмый эшләргә кирәк.

- Сез быел матур юбилеегызны каршы алдыгыз. Тәэссоратлар нинди?

- Әй көттем мин ул 55не! Соңгы ун елда көткәнмендер. Әмма... Ярый

инде “Сез пенсия яшенә җитеп килүче” дип смс килде. Шул йөрәгемә сары май булды.

- Сезнең бәхетле хатын һәм әни булуыгызны да беләбез. Гаиләгез белән дә таныштырыгыз инде, Раушания Рауфовна?

- Ирем отставкадагы пенсионер. Салым органнарында, эчке эшләп

органнарында эшләп хаклы ялга чыкты. Аның белән студент елларда таныштык һәм бер ел матур гына дуслашып йөргәч, гаилә кордык. Бик тәрбияле гаиләдә үскән Рөстәм, Уфа егете. Без матур гомер итәбез. Мәрьям исемле кыз үстердек. Мәрьям башта колледж, аннары университетны уңышлы тәмамлады.  Бәләкәй чагыннан без аңарда кыюлык тәрбияләдек. Минем  студентлар белән эшләвем балага дөрес юнәлеш бирүдә нык ярдәм итте. Кызыбыз кыю. Тормышта үз юнәлешен тапты. Актив позицияле. Үз акылы, тырышлыгы белән Мәскәүдә эшкә урнашты.  Гаилә белән табигатьтә ял итәргә, төрле җирләргә сәяхәтләр ясарга яратабыз. Без һәрвакыт һәрәкәттә!

- Раушания Рауфовна, ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Очрашуларның

соңгысы булмасын. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телибез.

2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Бу чакыру укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота.

Ә укытучы булу ул һөнәр генә дә түгел бит әле, ул – язмыш!

Килешле кыяфәтле, зәвыклы киенгән, әдәпле, әхлаклы тотышлы, ышанычлы адымнары белән туры карап алга баручы Укытучы образы турында күп язып була. Ә менә шул образны тормышта тулысынча ачкан, шул камиллекне үзендә туплаган укытучы һәм остазның үзе белән әңгәмәләшү тагын да мавыктыргычрак.

Кунагыбыз –– Мифтахетдин Акмулла исеменедәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, рус теле һәм әдәбияты; татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы, Татарстан республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән мөгаллимә һәм остаз – Раушания Рәүф кызы Гәрәева.

Язмышына фатиха биргән уку йортында утыз ел дәвамында яратып хезмәт сала укытучы, остаз, тирән белемле, кешелекле, чибәр вә сөйкемле Раушания Рәүф кызы. Шушы язмышына ул урау юллар аша килгән.

- Мин Чишмә районының Әмин авылында өч балалы гаиләдә үстем.

Әнием – рус теле һәм әдәбиятыннан, әтием тарих фәненнән укытты. Ул вакытта авыл җирендә укытучыларга карата сәер сәясәт булды, “сез укытучылар” дип, бер бөртек ашлык та, бер бөртек салам да бирмиләр иде. Әни белән әтигә авылда яшәве нык авыр булды. Шуны уйлап, безгә “берегез дә укытучы булмыйсыз” диделәр.  Ул вакытта кибеттә сөте-мае, капчыклап он сатылмый иде.Әтием буш вакытларында колхозга эшкә чыга иде – төзелешләрдә тәрәзәләр куя,бина түбәләрен калай белән яба иде. Миннән 2 яшькә зур апам да, мин дә Уфа энерегетика техникумын тәмамладык. 4 ел укып, диплом алгач, яшь белгеч буларак, Ульян шәһәренә эшкә җибәрделәр. УАЗ заводы артында урнашкан 4 санлы зур ТЭЦта лаборант булып эшли башладым. Бервакыт җылыту казаннарын юдырту чоры җитте. Шунда мин беренчегә ул казаннарны якыннан күрдем! Алар шулкадәр зур һәм биек иде... Махсус тегелгән эш костюмы киеп, шул казаннардан анализлар алырга тиеш булдым. Тимердән ясап, эретеп ябыштырылган баскычлар буйлап 9 катлы йорт биеклегенә күтәрелгәндә башлар әйләнә... Куркыныч... Ярый шунда эшләүче ир-егетләр, абзыйлар ярдәм итте. Ак халат, түфли киеп лабораториядә анализлар эшләп утыру бер дә кыен булмаган икән... Йөрдем-йөрдем дә, “бу минеке түгел” дип, кайтырга булдым.

Мин техникумда 1 курста укыганда әтиебез мәрхүм булган иде, “монда эшлисем килми дип” әнигә хат яздым. Әни “институтка керсәң генә кайтасың”, диде. Ә тегеннән отработкаң бетмәгән дип җибәрмиләр. Шунда миңа хәйлә өйрәттеләр. “Тәүбә” дидем дә, “әни чирли” дип, документларны барып алдым. Ульянда югары уку йортларына кабул итүләр тәмамланган иде, Казанга кайтып документлар тапшырдым. Әмма күңел туган якка тарта бит... Көне буе Казанда йөрдем дә, кабат барып документларны алдым һәм шул ук көнне Уфага кайтып киттем һәм альма-матерым – М.Акмулла исмендәге педагогия институтына киттем. Әмма бар да алай җиңел генә булса икән... “Отработкаң бетмәгән” , дип  документларны кабул итмәделәр. Уйлый торгач, җәй көне бездә гаиләләре белән кунак булып кына китүче, адресларын да белмәгән бер таныш абзыебызны әнием ничектер юллап тапты һәм аның ярдәме белән көчкә-көчкә документларны тапшырдым!

–Филология факультетына барып җитттегез инде, димәк?

- Булса икән? Документларны худграфка тапшырдым. Абзый

кеше бер мәшәкатьсез “технологический”га кертәм дип тора, мин - каршы. Чөнки аның ни икәнен дә белми идем. Ул вакытта уку йортлары, һөнәрләр турында мәгълүмат шулкадәр тар булган. Ә мин рәсем ясарга, тегәргә яратам. 5сыйныфка керәсе елым, әти белән әни август киңәшмәсенә киттеләр. Шул арада мин әтинең яхшы сыйфатлы кытай плащын кисеп, үземә утырып торган якалы,  ак молнияле плащ тегеп кидем. Әти зур гәүдәле, плащы сыйфатлы иде. 50нче  размер плащтан берни дә калмады. Ни гаҗәп, мине бу кылыгым өчен тиргәмәделәр дә.

– Плащ кияргә ярадымы соң?

- О, ничегрәк әле, мин аны техникумга да киеп йөрдем әле.

Гел катлаулы киемнәр тегә идем. Ульянда яшел подкладка белән кызыл пальто тегеп кидем. Бик үзенчәлекле килеп чыкты. Сайланырга тукыма да юк иде.

- Технологка укырга керсәгез, Сездән билгеле модельер чыгар иде, мөгаен.

- Әйе, модельер булыр идем. Әле дә өйдә бик күп эскизлар ята.

- Ходай Сезгә матурлыкны да, зыялылыкны да, тырышлыкны да, зәвыкны да мулдан биргән, Раушания ханым. Сезнең киенү стиле ерактан күзгә ташлана. Күпчелек авылдан килеп укучы туташлар өчен бу зур табыш, үрнәк, минемчә.

– Авыл кызларында зәвык тәрбияләү дигәннән, бездә эстетика фәне бар иде.  Курчак кебек укытучыга сокланып карап утыра идек. Ул чынлап та үрнәк бирә. Бүгенге чуар базарларны исәпкә алсаң, аеруча кирәк ул. Киенү зәвыгы әнидән килә. Укучылары бүген дә, “Роза Салиховнага без гел сокланып утыра идек”, диләр. Әнкәй шундый кеше инде ул, ничек өлгергәндер. Гомере буе ике сыер тотты, гөрләтеп бакча үстерде, кош-корт асрады, төннәр йокламый керләр юды, алтышар күмәч салды, иртән торып мичкә яга... Шуңа карамастан, тырнаклары һәрвакыт тәрбияләнгән, буялган булыр, башында зәвыклы эшләпә иде. Әни мандолинада уйнады, җыр дәресләре алып барды. Ә әти – Рәүф Кәшфи улы – баянда уйнады. Әнигә быел 80 яшь тула, Иншалла. Энем өй салып бирде, Әни аны гөл кебек итеп тота, бакчасында 80 төрле чәчәк, барсының да атамаларын белә, агач-куаклар барысы да яхшы сортлы. Әнкәйнең яшәү дәрте соклангыч үрнәк безгә.

- Раушания ханым, матурлык турында хыялланган кыз туган тел, сүз байлыгы,  әдәбият дөньясына ничек килеп җитте икән?

–Худграфка сынлы сәнгать буенча үтмәдем, документларны алырга килдем. Бик боек булганмындыр инде, шунда миңа Лотфулла Гайфуллович килеп дәште: “Нәрсә, сеңлем, бик борчыласыңмы? Әйдә безгә укырга кер”, диде. Соңгы елларда гел урыс мохитендә яшәгәч, телне оныта башлаган идем. Татар теленнән имтиханнарга әзерләнә башладым, әнием диктантлар яздырды. Икенче курста укыганда ук Лотфулла Гайфулла улы минем алга максатлар куйды. “Син кафедрада кала торган кеше”, – диде. Язмышымның шундый уңай борылыш алуында Лотфулла абый Хәбибовның роле ифрат зур. Мин аңа шулкадәр зур рәхмәтлемен, гел яхшы итеп искә алам. Ул минем тырышлыгымны күргән. Имтиханнарга бик җитди әзерләнә идем. Аннары диплом алгач, 1993 елда туган кафедрамда эшли башладым. Укуга зур игътибар бирүем гаҗәп тә түгел. Мин бит күпләр кебек җырлый, бии белмим. Әмма җырлата-биетә беләм. Студентларым белән Габдулла Тукайга багышланган театраль постановка куеп, Казанда чыгыш ясадык. Ул зур резонанс тудырды, Татарстанда түгәрәк өстәлләр оештырып, телевидение безнең белән тапшырулар ясады. Студентларны “Милли хәзинә” конкурсына йөртәм, дипломнарга лаек булдык.

Раушания Рауфовна, Сез татар теле бүлегенең беренче чыгарылыш курсы булгансыз. Сабакташларыгызның күбесе мәктәпләрдә укытадыр. Сезнең буын  һәм бүгенге студентлар арасында аермалыклар зурмы? Нинди ул бүгенге татар кафедрасы шәкертләре?

- Төркемдәге кызлар бөтенесе диярлек мәгариф системасында. 5 ел саен очрашып торабыз. Алар “Ел укытучысы” конкурсларында катнаштылар. Укучылары – безнең студентлар һәм әлеге вакыттагы шәкертләре белән “Буыннар сабагы” конкурсында катнашалар.

Үз проектым булган “Ана телем” конкурсы быел 14нче тапкыр узды. Матур, мәгънәле бәйге. Шундагы конкурсантлар, җиңүчеләр “Ел укытучысы” конкурсына киләләр. Чөнки алар үзләрен сынап караганнар. Гимназия укытучылары студентларның дәресләреннән яңалыклар өйрәнеп калабыз, диләр. Чөнки бүгенге студентлар нык эзләнә, тиз генә оешалар, тиз эшлиләр. Аларда коммуникативлык югары. Без андый очракларда куркып, дәшми торыр идек. Алар кыю, бездән аермалы буларак – бәйсез. Үз уйларын, фикерләрен, халәтләрен, ни кирәклеген ачыктан-ачык әйтеп бирәләр. Аларда курку, шикләнеп тору юк. Ясалма интеллект алга сөрелә хәзер. Безнең балалар кыю, белемле булырга тиеш.Технологияләр белән җиңел эш итәләр. Хәзер студентлар техпрактика сабаклары ала. Анда сайтлар эшләүне дә керттем. Булачак укытучылар өчен үз сайтын булдыру бик кирәк.Шул ук вакытта субардинция саклыйлар, укытучылар белән ихтирамлы мөнәсәбәттәләр. Бездә авыл кызлары укый бит, алар әдәпле, тыйнак.

Һәр курс үзенчәлекле булып аерылып тора. Берәүләре фәндә көчле, икенчеләре сәләтле, актив... берсе дә кабатланмый, һәркайсысының визит карточкасы бар. Өченче курста алар ачылып бетә. Соңгы арадагы  уңышлардан Гөлчәчәк һәм Альбина исемле кызларым Улан-Удэда төрки телләр арасында туган телдә дәрес бирү халыкара конкурсында катнашып, Гөлчәчәк “Иң яхшы  дистанцион дәрес” билгесенә, ә 5 курста укучы Альбина Миннебаева премиягә лаек булды. Бик шатландык.

- Укытучыга уңышлы эшләү өчен идеаль шартлар нинди булырга тиеш?

- Беркайчан да булмаячак ул. Документаль яктан быел бер шарт туган

кебек булган иде – кәгазьләрне киметергә, диделәр. Укытучыга укытырга күбрәк вакыт бирелсен иде. Әмма яшь белгечләр өчен ул да гадәти хәл кебек. 1 курска килүчеләр дә елдан-ел икенче төрле булып килә, алар шул темпка өйрәнгән.

- Сез Ислам университетында да эшчәнлек алып барасыз? Нинди бурычлар үтисез анда?

- Әйе, 10 елдан артык шунда белемне камилләштерү факультетында

декан булып эшлим. Авыл имамнарын аттестациягә әзерлибез, комиссия әгъзасымын. Үзем анда шактый белем тупладым. Университетта белем алу ай-һай катлаулы.

- Бу елдан ниләр өмет итәсез?

- Быелгы елга өметләр зур. Укытучылар елы уңаеннан мәктәпкә

игътибар арта башлады. Киләчәк буынны әзерләүче – мәктәп. Ул  бала аңына “Ватан” , “Туган ил”төшенчәсен салырга тиеш. Соңгы вакыйгалар ул җитешсезлекләрне танытты. Миңа калса, күп әйберләр үзгәрергә тиеш. Дөрес, иртәрәк кирәк иде, әмма хәзер бер минутка да сузмый эшләргә кирәк.

- Сез быел матур юбилеегызны каршы алдыгыз. Тәэссоратлар нинди?

- Әй көттем мин ул 55не! Соңгы ун елда көткәнмендер. Әмма... Ярый

инде “Сез пенсия яшенә җитеп килүче” дип смс килде. Шул йөрәгемә сары май булды.

- Сезнең бәхетле хатын һәм әни булуыгызны да беләбез. Гаиләгез белән дә таныштырыгыз инде, Раушания Рауфовна?

- Ирем отставкадагы пенсионер. Салым органнарында, эчке эшләр органнарында эшләп хаклы ялга чыкты. Аның белән студент елларда таныштык һәм бер ел матур гына дуслашып йөргәч, гаилә кордык. Бик тәрбияле гаиләдә үскән Рөстәм, Уфа егете. Без матур гомер итәбез. Мәрьям исемле кыз үстердек. Мәрьям башта колледж, аннары университетны уңышлы тәмамлады. Бәләкәй чагыннан без аңарда кыюлык тәрбияләдек. Минем студентлар белән эшләвем балага дөрес юнәлеш бирүдә нык ярдәм итте. Кызыбыз кыю. Тормышта үз юнәлешен тапты. Актив позицияле. Үз акылы, тырышлыгы белән Мәскәүдә эшкә урнашты.  Гаилә белән табигатьтә ял итәргә, төрле җирләргә сәяхәтләр ясарга яратабыз. Без һәрвакыт һәрәкәттә!

- Раушания Рауфовна, ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Очрашуларның соңгысы булмасын. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Мөгаллимә вә остаз
Мөгаллимә вә остаз
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: