Мәдәни мохит
31 Октября 2025, 15:05

“Хезмәтебезне халкыбызга бүләк итә алуыбыз белән бәхетлебез”

“Нур” театры актрисасы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Тантаналы чара бүген, 31 октябрьдә, Уфаның “Торатау” конгресс-холлында узды дип язган идек.

Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Башкортстан, замана каршылыкларына карамастан, авырлыкларны җиңеп, ышанычлы алга бара. Сәнәгать үсә, эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Төбәк Ватанның оборонасын ныгытуга мөһим өлеш кертә.

Ул республика халкына чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм “алар хезмәтләре, мөһим эшләре белән уртак җиңүебезне якынайтуга үз өлешләрен кертәләр” дип билгеләде.

“Минем өчен сез барыгыз да – чын геройлар. Берәү дә паникага бирелмәде һәм, дошманнар өмет иткәнчә, читкә качмады. Ил, җәмгыять нык торды. Без берләштек һәм Ватаныбызны тагын да көчлерәк иттек. Һәм һәрвакыт шулай булачак!” – диде Радий Хәбиров.

Аннары ул бер төркем хезмәт алдынгыларына, үзләрен илгә, туган республикага хезмәт итүгә багышлаган шәхесләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Шуларның берсе – Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина

Резида Равил кызы – республика сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, күп хезмәт салган шәхесләрнең берсе. Бүген ул “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.

– Аллага шөкер, күпмилләтле республикада яшибез. Без бүген хезмәтебезне халкыбызга бүләк итә алуыбыз белән горурланабыз һәм бәхетлебез. Төрле чаклар булды, әмма нинди авырлыклар булуга карамастан, бүген театрларыбыз эшли икән, бу халкыбызның сәнгатьне яратуын дәлилли. Республикабыз халыклар дуслыгы һәм татулыгы белән көчле һәм матур. Матур театрыбызда матур спектакльләребезне тамашачыларыбызга җиткерә алуыбыз белән горурланам. Халкыбызны яратуыбыз, милләтләрне хөрмәт итүебез белән бәхетле. Киләчәктә дә шулай булып калсын! – дигән теләген җиткерде Резида Фәхруллина.

Бүләкләнүчеләр арасында Уфа Фән һәм технологияләр университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институты югары филология мәктәбенең татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина да бар иде. Ул Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды.

Резида Фәхруллина белән Альбина Хәлиуллина.
Резида Фәхруллина белән Альбина Хәлиуллина.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас