Яңалыклар
31 Октября 2025, 14:37

Радий Хәбиров якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

Уфада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Бүген, 31 октябрьдә, Уфаның “Торатау” конгресс-холлында 4 ноябрьдә билгеләнәчәк Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

“Бүген Башкортстан халыклары, йөз еллар элек безнең ата-бабаларыбыз кебек үк, яңадан иңне-иңгә куеп Ватанны саклый. Башкорт полклары Наполеон һөҗүменә каршы батырларча сугышкан ерактагы 1812 елдагы кебек. Беренче бөтендөнья сугышы елларында безнең төбәк фронтка ярты миллионга якын улын һәм кызын озаткандагы кебек. Бөек Ватан сугышына Башкортстаннан фашизмга каршы көрәшкә 700 меңнән артык кеше киткән кебек. Бөтен совет халкы белән бергә Бөек Җиңүне яулаган якташларыбызның батырлыклары Ватанның героик елъязмасына мәңгелеккә язылган. Тарих күп тапкырлар безнең ил халыкларының сынаулар сәгатендә тагын да ныграк берләшүен исбатлады. Нинди генә дәһшәтле күренмәсен, теләсә кайсы дошманны җиңәләр алар”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк башлыгы әйтүенчә, бүген Башкортстаннан меңләгән егет Донбасста илне яклый.

Замана каршылыкларына карамастан, Башкортстан, авырлыкларны җиңеп, ышанычлы алга бара. Сәнәгать үсә, эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Кешеләрнең социаль хәле яхшыра. Төбәк Ватанның оборонасын ныгытуга мөһим өлеш кертә дип сөйләде республика җитәкчесе.

Ул республика халкына чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм “алар үз хезмәтләре, мөһим эшләре белән уртак җиңүебезне якынайтуга үз өлешләрен кертәләр” дип билгеләде.

“Минем өчен сез барыгыз да – чын геройлар. Берәү дә паникага бирелмәде һәм, дошманнар өмет иткәнчә, читкә качмады. Ил, җәмгыять нык торды. Без берләштек һәм Ватаныбызны тагын да көчлерәк иттек. Һәм һәрвакыт шулай булачак!

Халыклар бердәмлеге көне белән, кадерле ватандашлар!

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим!

Туган Башкортстанга һәм бөек Русиягә тынычлык һәм чәчәк атуын телим!

Бәйрәм белән!” – дигән теләген җиткерде Радий Хәбиров.

Аннары ул бер төркем хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы җыелыш республика сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

https://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас