Миһербанлык, мәрхәмәтлек кебек төшенчәләрнең үзләре түгел, сүзләре дә кулланылыштан төшеп калып барган заманда яшибез. Бәхетле булырга теләсәң, иң беренче чиратта үзеңне яратырга, тирә-ягыңда яхшы, уңышлы, файдалы кешеләр генә тупларга кирәк дип өйрәтәләр. Моңа күнегеп тә барабыз шикелле. Шулай дөрес, шулай кирәк шикелле... Әмма Рөстәм Газизовның язмышы безне тирәнрәк уйларга чакыра, кисәтә һәм искәртә шикелле.
Тигез булмаган тормыш юлында абынып, җай гына упкын читенә шуып барган гади авыл малаеның аянычлы язмышы турында беренче тапкыр Уфада эшләп килүче “Добрый город” хәйриячелек фонды җитәкчесе Альбина Зариф кызы Ишмурзинадан ишеткән идек. Соңрак без Рөстәмнең үзе белән дә очрашып сөйләштек. Һәм бу язма агымдагы елда гәзитебезнең 16нчы санында “Ачы җилләргә каршы” дигән исем астында дөнья күреп, укучыларның күңелендә уелып калды. Күпләр егетнең алдагы тормышы һәм язмышы белән кызыксынды. Ни дисәң дә, ул чакта әле Рөстәм караңгылыктан яктылыкка таба илтүче юлга чыккан гына иде...
-Мин Ходайга һәм миңа ярдәм итүче барлык кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Бу ел минем тормышымда иң уңышлы елларның берсе булды! Фатирлы булдым бит, Эльмира апа, фатирлы булдым! Әле менә кичә генә яңа смартфонлы да булдым! - дип шатлыкларын тезеп китте ул телефон аша. Алай гына түгел, шатлыгын чыбыксыз бәйләнеш аша гына җиткереп бетерә алмам дип, редакциягә үзе дә килде.
Һәм әйтергә кирәк, әле апрельдә генә күргән Рөстәм белән бүген каршыга килеп баскан егетнең икесе ике кеше! Ыспай киенгән, йөзеннән нур балкып торган, үз-үзенә ышанычы арткан. Исегездә булса, язын ул үзенең иң зур хыялы – җырчы булу турында сөйләгән иде.
-Мин быел 35 җыр яздырттым. 3 студия белән хезмәттәшлек итәм. Былтыр Альбина апа Илшат Юлай улы Абдрахманов белән таныштырган иде бит. Аның белән эшлибез. Илдар Шарипов белән хезмәттәшлек итәбез. Һәм Артем исемле дусым, урыс егете ул, аның белән дә җырлар яздырабыз, - дип тезеп китте Рөстәм.
Мин исә хәйран калып тыңлап утырам. Студияләрдә җырлар яздыру, җырлар сатып алуның шактый кыйммәт булуына хәлле генә артистлар да бик еш зарлана. Ә бит Рөстәмнең яшәр урыны да юк...
-Хыялымны тормышка ашырырга миңа изге күңелле кешеләр ярдәм итә. Әйе, җыр яздыруга акча күп китә. Хакларын кычкырып та әйтмим инде. Эшләгән акчам җырга, костюмнарга, аяк киеменә китеп бара. Бер аяк табаны булмагач, түфли кия алмыйм, махсус җиңел аяк киеме алырга кирәк.
Миңа әнием кебек якын кешемә әйләнгән Альбина апам приютта социаль хезмәткәр булып эшләргә мөмкинлек бирде. Олы юл буенда яшәргә күнеккән, хәер эстәп йөргән кешеләр килеп эләгә бит инде анда. Алар белән эшләү нык авыр. Үзем эшләп карагач, тагын да ныграк аңладым. Яхшы тормышта яшәгәндә аларның кылыкларын аңлап та булмый. Алар чикләрне белми башлый икән. Чыгып китәргә мөмкин, чүплектән берәр әйбер алып кайтып суыткычка куярга мөмкиннәр... Альбина апа алар белән эшләргә өйрәтте. Ничек кабул итәргә, душ кертеп, чәчләрен кырып алырга, яңа киемнәр кидерергә.... Ә иң мөһиме, ул кешегә игътибар бүлергә кирәк. Дорфа сүз әйтергә ярамый. Кеше күңеле шундый нечкә бит ул, - ди.
Моннан тыш, ул мохтаҗларга ашарга пешерә. Үз вакытында пешекчегә укып чыккан егетнең моңа осталыгы бар. Шул ук юнәлештә өстәмә эшләргә (подработка) йөри. Әле атна саен берәр көнне “Планета” сәүдә үзәгенә барып, кухняда эшләгән. Моңа өстәп, танышлары тәкъдиме буенча Уфада 90 яшьлек әбигә ярдәм итә.
-Кирәк булганда ул шалтырата да, мин барып кибеттән азык-төлек алып кереп бирәм. Өен җыештырам, тузаннарын сөтреп, идәннәрен юам. Бик яхшы әби ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, үз аңында, әйбәт сөйләшә. Улы да бар аның. Тик ул бүлмәсеннән чыкмый. Авыру микән, инвалид микән – сорашканым юк. Алар әйтми икән, димәк, кирәкми. Иң мөһиме үз эшемне тиешенчә башкарам.
Тормышта үзе күргәнне, кичергәннәре, тирә-яктагыларны күзәтүләр Рөстәм Газизовка иҗатта бик нык булыша. Инде тиешле дәрәҗәсенә җиткерелгән, яздыртылган җырларның дүртесе үзенеке. Сүзен дә, көен дә үзе язган. Әле тагын ике дистәдән артык җыры бар. Ул тәрбияләнгән Стәрлетамак балалар йорты быел 100 еллыгын билгели. Әлеге интернатка багышлап та җыр язган ятим егет.
-Дөрес булса, ул җырны интернатның гимны итеп алганнар дип ишеттем. Яшермим, мин иҗади эшчәнлегемнән канәгать. Һәм бу юлда ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтле. Ходай миңа үзенчәлекле тавыш биргән, матур йөз биргән. Әйе,бәхетен бераз кызганган, сынауларын күбрәк җибәргән. Әмма шул ук вакытта ул бит миңа тормыш юлында яхшы кешеләрне дә күп җибәрә. Шундыйларның берсе Гөлсинә Батыршина. “Ак тирмә”нең ......
Нәкъ аның чакыруы буенча Рөстәм Газизов быел Чиләбе шәһәрендә үткән “Башкорт иле” II бөтенрусия башкорт мәдәнияте фестивалендә чыгыш ясап, туган халкының мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү өлкәсендә актив эшләгәне өчен диплом белән бүләкләнгән.
-Без Казаннан “Сыңрау торна”, Мәскәүдән “Ак тирмә” ансамбльләре вәкилләре белән Салават Юлаев һәйкәле янында очрашып, автопробег белән Чиләбегә бардык. Шундый тирән хис-кичерешләр белән йөреп кайттым мин. Салават Юлаев яшәгән мәгарәне күрдем, аның музеен күрдем. Салават районын, Янгантауны күрдем. Табигать шулкадәр матур икән! Мин бит Стәрлетамак белән Уфадан ерак киткән кеше түгел. Сокланып, шаккатып йөрдем! Шул ук вакытта төрле уйлар да кичердем. Күпме кешеләр шундый матурлыкны күрми авылында яши-яши дә, китеп бара бит. Авылда булса бер хәл әле ул, урамда, күпер астында, йортсыз-җирсез яши... – дип авыр сулап куйды ул.Әллә башкаларның, әллә үзенең язмышы турында уйланып алды. Һәм янә хисләнеп сүзләрен дәвам итте.
-Шундый матурлыкны күрергә, матур, моңлы, иҗат кешеләре белән аралашырга мөмкинлек биргән өчен мең рәхмәтләр әйтәм. Безнең белән анда Нәфисә Юъякшина (Радик Юлъякшинның әнисе) барды. Ул шалтыратып, хәлемне белеп тора. Гомумән, алардан алган җылы миңа үземнең бу дөньяда ялгыз түгелллегемне аңларга ярдәм итте. Мин фестивальдә “Шахта” җырын башкардым. Җырлап сәхнә артына чыккач, тамашачыларның минем янга агылуы шундый тирән тәэсир калдырды. Минем тавышым нәзек бит. Күпләре кыз бала җырлый дип уйлаганнар. Шундый күтәрнке кәеф белән илһамланып кайттым, – дип сөйләде әле дә шул чарадагы хисләрне күңелендә саклаган егет. Аннан соң инде ул Уфаның 450 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Гүзәл Уфам - башкалам” җыр фестивалендә (проектның авторы, продюсеры Илшат Абдрахманов) “Иң үзенчәлекле башкаручы” номинациясендә җиңү яулаган. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган “Кыенлыкларны җырлап җиңәбез” интернет-конкурсында катнашып, Рәхмәт хаты алып өлгергән. Бер сүз белән әйткәндә, Рөстәм бүген иҗат дөньясында кайный. Социаль челтәрләрдә аның җырларына видеолар күрергә була. Видеомонтажларны үзе эшли. Моңа аны Элина исемле блогерша өйрәткән.
-Ул мине блок ачарга да кыстый. Блогер булырсың ди. Әмма ул эш минеке түгел. Җыр - минеке. Күңелдән чыга ул. Башкару да, яңа җырлар язу да.Үз тавышым белән җырлыйм. Тик бу дөньяда иҗат булсынмы ул, тормыш булсынмы, кеше үзе генә күтәрелә алмый. Сәнгать өлкәсендә миңа беренчеләрдән булып Илшат Юлай улы ярдәм итте. Ул “тавышыңны хәтта парадистлар да кабатлый алмаячак”, ди. Чөнки җырлаганда шундый борылышлар була икән, минекен кабатлавы авыр. Илшат ага минем музыкаль продюсерым гына түгел, бик якын кешем. Монда шулайрак җырларга кирәк, болайрак сузарга кирәк дип, киңәшләр биреп өйрәтә.
Ә инде тормышымда иң зур ярдәм күрсәткән ике хатын-кызның исемен атый алам: Альбина Зариф кызы Ишмурзина һәм Эльза Марат кызы Мәүлемшина. Нәкъ аларның үҗәтлеге, тырышлыгы белән мин быел фатирлы булдым!
Өч ел элек ифтар ашларының берсендә Рөстәм Башкортстан Башлыгы каршында кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Эльза Марат кызы Мәүлемшина белән танышкан. Сүз артыннан сүз чыгып, ул аңа үз язмышын сөйләгән. Тулы ятим булса да, фатир бирелмәгән, аяк табаннары өлешчә киселсә дә, инвалидлык бирелмәгән...
Соңгысын кыенлыклар булса да, юллау мөмкин әле.Ни дисәң дә, киселгән аяк үсми. Ә менә фатир юллау мәсьләләсе катлаулырак булып чыга. Артык күп вакыт узган... Бүген инде бала түгел, кырык яшькә җитеп килгән ир бит, янәсе. Күпме тупсалар таптала, күпме кагәзьләр тутырыла, күпме нервылар бетә... Әмма карап торуга йомшак кына ике хатын-кыз тиешле органнардан Рөстәмне тулы ятим итеп танытып, торакка чиратка куйдыруга ирешә.
Һәм менә яңарак кына Архангель районыннан шалтыратып, фатир карарга чакыралар. Кырмыскалы районы үзәгеннән фатир биреләчәк. Шушы көннәрдә Рөстәм тантаналы рәвештә аның ачкычларын алып, ишеген ачып керәчәк. Ә әлегә беренче тәэссоратлары белән бүлешә.
-Шундый иркен матур якты фатир ул! Ремонт эшләргә кирәкми, газ плитәсе, АГВ куелган. Аш бүлмәсе үзе ни тора! Балконнан шундый матур күренеш. Таулар да күренеп тора! Шатлыгымны аңлатып булмый. Җиһазлар алгач, коръән укытырбыз дибез. Архангель районы хакимияте 7 ятим балага фатир бирәчәк. Шул “бала”ның берсе мин. Быел 8 ноябрьдә 40 яшем тула... Күз алдыгызга китерәсеңзме, мин бит бу фатирны 22 ел элек алырга тиеш булганмын...
22 ел элек Рөстәм фатирлы булган булса, аның язмышы ничек булыр иде икән? Хәзер инде бу сорауга берәү дә җавап бирә алмас. Хәтта Рөстәм үзе дә. Бер эштән икенче эшкә күчүләр, хәмер белән дуслашып, үзеңне югалтыр чиккә җитү, ачы суыкта аяк туңдырып, инвалид калу... Аяклар йөрмәс булып түшәктә үлем теләп яту... Урамда калгач, соңгы өмет очкыны сүнгән кебек телефонда зарядканың соңгы сызыгы югалганын карап тору... Әйе, кыенылыкны күп биргән язмыш, әмма шул ук вакытта аларны җиңәргә көч, ә иң мөһиме сынауларны үтәрдәй яхшы кешеләр җибәргән.
-Син туры юл белән генә барам дип уйлыйсың ул. Әмма кайвакыт шул туры юлның да читендәге бордюрына килеп эләгергә мөмкин. Иң мөһиме, читеннән үк чыгып очмаска. Тотынып калырга ярдәм итәрдәй кешеләрнең булуы! Конкурста катнашу миңа аралашу мөмкинлеге ачты. Анда катнашучылар шалтыратып, хәл белешәләр. Алар мине кабул иттеләр. Күңелгә рәхәт, йөрәккә җылы. Һәм менә торыр урыным була. Шуны аңладым – бу дөньяда мин берүзем түгел.
Кайвакыт җир йөзендә мохтаҗлар булмасын, барысы да җитеш тормышта яшәсен, берәү дә кыенлык күрмәсен дип телибез. Әмма алай булган очракта кеше бәхетле була алыр иде микән? Юклыкның, кыенлыкның ни икәнен белмәгәч, ул бит барлыкның да кадерен аңламый. Бүген синдә булган, хәтта бераз туйдырган көндәлек тормыш, гадәти көнкүреш кемнеңдер зур хыялы булуы хакында уйлап та карамыйбыз шул. Ә тирә-якта синең ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр дә яшәвен күрергә битарафлык элпәсе капламаган күңел күзе һәм олы йөрәк кирәктер. Ә бит ярдәм алу гына түгел, ярдәм итә алу үзе кешене бәхетле итә.