– Китсәң, бар тай! – дип акырды ир. Хатыны чынлап та китәр дип уйламады ул. Аларның беренче генә кычкырышулары түгел инде. 18 ел эчендә төрлесе булды.
«Китәм», – дип куркыта гына ул. Барыбер беркая китми. – Ир шулай уйлады.
– Китә, имеш. Кемгә хаҗәт син? Көзгегә караганың бармы соң? Кара ул кыяфәтеңә. Көне буена өйдә ятып тәмам дуңгыз булдың бит.
Иренең бу сүзләреннән хатын гарьләнеп елады. Кычкырышулары беренче булмаган шикелле, елавы да беренче генә түгел. Елый да, аннары тынычлана ул. Кая китсен? Барыр җире бармыни? Ул гел нидер көтте. Нидер, дип... Башта кызы үссен дип көтте. Аннары ире үзгәрер дип өметләнде. Ник, картая башлагач, кешенең холкы үзгәрә диләр бит. Кырыс ирләрнең дә күңелләре йомшый икән. Башкалар үзгәргәнне, аның ире дә үзгәрмәс микәнни? Хатын түзде һәм яхшыга өметләнде.
Яшьлек үтте, ләкин көткән үзгәрешләр күренмәде. Киресенчә, ир гел гаеп табучан мыжгак затка әйләнде.
– Кара үзеңә, тиздән ишеккә сыймый башлыйсың бит инде! – дип мыскыллады.
– Нишлим соң инде авыруым шундый булгач? Минем организм шундый, матдәләр алмашы бозылган, – дип акланды хатын.
Ир кабат мыскыллы ыржайды:
– Бар, әкиятеңне башка җирдә сөйлә. Әйе, элек әйбәт булган да, хәзер бозылган, имеш. Азрак ашарга кирәк ябыгасың килсә. Бөтен көнең ашау өстендә уза бит синең!
Ир, әйтәсемне әйттем, шәп әйттем, дип, юан корсагын канәгать сыпырып, шапылдап диванга ауды. Бер уйласаң, хатынын мыскылларлыгы бармы инде бу бәндәнең? Юанлыкта әллә ул кайтышмы? Корсагы көз көне базарда сатыла торган 12 килолы Әстерхан карбызы диярсең. Күз төпләре асылынып төшкән. Башы пеләш. Үзе бертуктаусыз тирли һәм төне буена гырлый. Үзеңнеке күренми шул ул. Хатынныкы гына күзгә бәреп керә.
– Ник китмисең син бу кешедән? – дип сорый күршесе аны күргән саен. – Нәрсәгә үзеңне мыскыл иттереп яшисең? Инде кызым дисәң, ул үсеп беткән...
– Китеп кая барыйм? Кем көтеп тора? Кайдадыр яшәргә кирәк бит кешегә, – ди хатын, уфтанып.
– Хет миңа кереп яшә. Әнә бер бүлмәм буш тора...
Юк инде, ул чакыра дип кенә, кая кеше фатирында яшисең?! Кешедә яшәү яшәүмени инде ул? Хатын шуларның барысын уйлый да шыпырт кына түзеп яшәвен дәвам итә. Әнә кызларын кияүгә бирер вакыт җиткән. Туйда кәләш янында әтисе белән әнисе парлап утырмагач, күңелле буламыни? Юк инде, бер ияләнгән тормышны бозып... Кемне карасаң да шулай яши инде...
Хатын әле тагын бик күп еллар түзә алган булыр иде. Ләкин беркөнне организмы түзмәде, кухняда ризык әзерләп йөргәндә тотты да ауды. Ни булганын үзе дә белми калды. Өстәл почмагында торган тастымалны гына үрелеп аласы иде, урындык аяклары арасында яткан килеш аңына килде.
Кызы ашыгыч ярдәм чакырткан иде. Бригада тиз килде.
– Ханым, бераз диета тотарга кирәк, – диде бригададагы яшь кенә табиб.
– Әйтәм инде мин аңа. Тыңламый бит! Бөтенесен рәттән тутыра... – ишек яңагына сөялеп, канәгать кенә баш кагып, табибның сүзләре белән килешеп торган иренең сүзләре хатынның йөрәген яралады.
Табиб сүзен дәвам итте:
– Артык авырлык, хроник арыганлык, стресс...
Бу юлы ирнең табиб белән килешәсе килмәде:
– Нинди ару? Өйдә генә ята ич ул, беркайда эшләми... Арый, имеш. Бу йортта мин генә арыйм. Шул эшсезлектән генә арыса...
Табиб күзлеге өстеннән иргә карап куйды. Кайтарып бер сүз дә әйтмәде.
Кәгазь кисәгенә нинди дарулар алырга кирәген язып калдырып, бригада чыгып китте. Хатын бераз ятып торды да, аннан башка плитәдәге ашны беркем дә пешереп бетермәсен аңлап, кабат аягына басты. Башы һаман да әйләнә иде әле. Ярар, анысына гына түзәр. Ул ятып торырга күнекмәгән.
Төнлә караватына барып ятканда гына табиб язып калдырган кәгазьне кулына алды. «Кая, нинди дарулар язган? Иртәгә чыгып аласы булыр», – дип, аны кулында әйләндереп карады. «Сез бик сөйкемле хатын. Ә ирегез – абьюзер», – дигән сүзләр язылган иде аның арткы ягына.
Шкаф ишегенә эленгән көзгедә үзенең чагылышын күрде. Арыган, йончыган, боек карашлы, күз төпләре каралган, куллары көрән тимгелләр, муенын очлы башлы папилломалар баскан бер хатын карап тора иде анда.
– Мин мондый түгел идем бит, – дип уйлады ул. Күзе комод өстендәге фотога төште. Ак кысага утыртылган сурәттән нечкә билле, күзләреннән шаян очкыннар бөркелгән күбәләктәй кыз елмая иде.
Ул төне буен йокыга китә алмый боргаланып ятты. Төрлесен уйлады. Иртән торып, иренә әйтте:
– Болай яшәп булмый. Мин китәм.
Әнә шул чагында әйтте дә инде анысы: «Китсәң, бар тай!» – дигәнне. Хатыны чынлап та китәр дип уйламаган иде ул. Болай дип беренче генә әйтүе түгел бит. Кая китсен, барыр җире бармыни?
Ә хатын киемнәрен бер сумкага тутырды да күршесенең ишеген шакыды. Дөресен әйткәндә, күршесе дә аны менә шулай тотар да үзенә килеп керер дип көтмәгән иде. Үзе үк чакырса ни? Болай гына әйтелгән сүзләр бит инде алар. Аның беркая да китмәячәген белгәнгә генә әйтелгән сүз.
– Бер атна синдә яшәп торыйм әле, – диде хатын күршесенә.
– Ярар соң... яшә... – диде анысы бераз аптырабрак. Үзе чакыргач, баш тартуы кыен иде. Аннары, бу вакыйганың ничек булып бетүен күзәтүе дә кызык бит. Менә яшәп карасын инде ир ялгыз башы. Карарбыз!
Күршесе эшли иде. Хатын ризык әзерләү, өй җыештыру ише вазыйфаларны тулысынча үзенә алырга булды. Ләкин фатир хуҗасы моның белән килешмәде. «Бар, әнә эт белән йөреп кер», – дип, аны гел урамга куды. Җәяү йөрү килештеме, әллә стрессмы – хатын үзенең бераз булса да ябыгуын тойды. «Кара, бик теләсәм, мин кабаттан үз фигурама кайта алам икән ич», – дип куанды ул көзгегә күз төшереп алган саен.
Почта яныннан узганда ишеккә ябыштырылган белдерү күзенә чалынды. Почтальоннар кирәк икән.
Әллә ни зур квалификация сорамый, дип, хатын шунда эшкә урнашырга булды. Барыннан да бигрәк, бу эштә җәяү күп йөрергә кирәк булуы кызыктырды аны. Менә бит, кемдер җәяү йөрисе дип почта эшенә борылып та карамый, ә аны нәкъ шул ягы җәлеп итте дә. Хезмәт хакы зур түгел инде түгеллеккә. Ярар, әле яңа кием-салым аласы юк. Ашау ягын бераз кысса да зыян булмас.
Ире турында уйламаган көне булмады аның «Ничек икән ул анда? Нәрсә ашап-эчеп тора икән? Суыткычларны, газ плитәләрен катырып бетергәндер инде...» Хатынның күз алдына чиста өе, тәмле исләр килеп торган кухнясы, ап-ак урын-җирләре килеп басты да күзеннән яшь ага башлады. Боларның барысыннан да мәхрүм калу бик кызганыч иде аңа.
– Үзебезгә кайтырмын инде, – диде ул беркөнне күршесенә.
– Нишләп? Сагындыңмыни? – дип сорады анысы.
– Сагынмадым... Гел синдә яшәп булмас...
– Сезнең ул дүрт бүлмәле фатирыгызны бүләргә кирәк. Сиңа бер бүлмәле, аңа бер бүлмәлене алсагыз, кызыңа туйга да кала әле.
Хатынның бу турыда уйлаганы юк иде.
– Белмим шул... – диюдән узмады.
Икенче көнне почтаны таратып бетергәч, ул туп-туры үзләренең фатирына юнәлде. Гаҗәп, ишек ачык иде. Өйдә иренең кем беләндер сөйләшкәне ишетелде. Хатын тавышсыз гына кереп, аларның сөйләшкәненә колак салды.
– Хатыныгыз кайда? – дип сорады таныш түгел кеше.
– Куып чыгардым мин аны, – диде ире. – Туйдырды! Ялгызыма гына да бик рәхәт. Нервыга тиюче юк.
– Ашарыгызга кем әзерли соң?
– Үзем әзерлим. Аның нәрсәсе бар инде – 15 минут һәм бар да әзер. Белмим, көннәр буе нишләп кенә яткандыр ул монда. Нәрсә эшләдең, дип сорасаң, ашарга пешердем, ди иде. Эштән кайтасың, ә өйдә ашарга бер юньле ризык юк. Үзе пешергәнне үзе генә ашап, симереп яткан.
Хатынга бу ялганны тыңлап торуы газап иде. Каны кайнап чыкты.
– Кара син, күз дә йоммый ялганлый, җирбит, – дип ярсыды ул эчтән. Ишек ярыгыннан гына бүлмәгә күз салды. Ире диванга сузылып яткан, ә аның янәшәсендәге урындыкта теге көнне ул аңын югаткач килгән яшь табиб утыра иде.
Ничек кергән булса, шулай тавышсыз гына чыгып та китте хатын. Йөрәген гарьлек талады. Күршесенең фатирына кереп җиткәндә аның карары катгый иде инде. Кулына телефонын алып, игъланнар бастыручы газетаның телефон номерын җыйды.
Үзе исә юынып чыгып, матур халатын киде дә, кабаттан үз фатирларының ишеген шакыды.
Бусагада хатынын күреп, ир бермәл каушап калды. Көтмәгән иде, күрәсең.
– Сине монда көтүче юк. Бар, кайда йөрсәң, шунда кит, – дип җикеренде ул.
– Мин сине күрергә дип кермәдем. Иртәгә фатирны карарга риэлтор килә, өйдә бул, дип кенә әйтмәкче идем, – диде ханым тыныч кына. Дөресен әйткәндә, ул үзе дә үзеннән мондый катгыйлыкны көтмәгән иде.
– Нинди риэлтор тагын? – дип мыгырданды ир.
– Нинди икәнен иртәгә килгәч күрерсең. Мин аерылышырга гариза бирдем. Борчылма, фатир әби-бабамнан миңа мирас булса да, сине урамда калдырмам. Тулай торактан бер бүлмә булса да алып бирермен, – диде хатын эчке бер каһкаһә белән. Ир нидер әйтә башлаган иде, тыңлап та тормады, борылып, күрше ишектән кереп китте.
Аерылышу, фатирны сату белән мәшәкатьләнеп берничә ай үтте. Хатын сүзендә торды, шәһәр читендә булса да, иргә тулай торактан бер бүлмә алып бирде. Тегесенең ризалашмый чарасы юк, фатирда аның өлеше юк иде бит. Ә хатын үзенә яңа төзелгән йорттан бер бүлмәле фатир алып, аны курчак өе кебек итеп ясатып чыкты. Кызына да өлеш калдырды.
Яңа фатирга күчкәч, адресын кызыннан белешкәндер инде, ире берничә тапкыр килеп, ишек кагып караган иде, кертмәде.
– Килеп йөрмә монда. Сиңа миннән башка да бик яхшы. Ә мин симез, ишеккә сыймый торган хатын. Үзеңә икенче бер зифа хатын тап. Миңа да синсез бик рәхәт, – дип, борын төбендә шартлатып ишеген ябып куйды. Ишекне генә япмады ул, гүя тормыш романының иң күңелсез өлеше язылган битен япты. Автор: Лилия ГӘРӘЕВА. Чыганак: "Сөембикә".