Барлык яңалыклар

Бәхет яшьләре

И, кызым, кызым. Ничә еллар буе яшьлек мәхәббәтем Асылны сагынып, җәлләп, аның алдында үземне гаепле санап яшим бит мин. Имеш, мин аны ташлап киткәнмен, мәхәббәтебезне саклый алмаганмын. Ул бәдбәхет минем кебек бик күп кызларның башына җиткән икән. Тик шулай да кыз балаларның күз яшьләре төшкән үзенә. Көзге караңгы төндә, юлда машинасы ватылып калып, җәяү кайтырга кузгалган. Кыргый этләр төркеме ташланып, карарлык җирен дә калдырмаганнар иде, ди, Фәнәвил абыең.

Бәхет яшьләре
Бәхет яшьләре

 

Кәримәнең күңелен тагын сагыш басты. Иптәш кызы Әлфинәләргә кергән саен шулай. Әлфинәнең әнисе белән дустанә мөнәсәбәте, бер-берсенә «кызым», «әнием» дип өзелеп торулары шундый хәлгә китерә аны. Әнә, бүген дә,Рабига апа кызына сый- хөрмәтнең ниндиен генә әзерләмәгән. Унсигез яшь тулган көненә дип, колагына кашлары янып торган алкалар да таккач, Әлфинә сөенеченнән түшәмгә сикерде. Әниле-кызлы бер-берсен кочаклап, рәхәтләнеп еладылар. Кәримәнең шатлыктан елаучы ана белән кызны киноларда гына күргәне бар иде әле. Менә нинди була икән ул шатлыклы күз яшьләре! Менә нинди була ул унсигез яшьлек кызның бәхете! Ә Рабига апа газизкәеннән күзен ала алмый. Их, Кәримәне дә шулай яратсалар икән ул. Алтын алка да кирәк түгел. Әнисе бер генә мәртәбә булса да «кызым» дип эндәшсә икән.
Юк, хәтерләми Кәримә әнисенең «кызым» дип эндәшкәнен. Кечкенәрәк чакта әнисенең үзенә нәфрәт белән, яратмыйча карап торуын, дәрес хәзерләгәндә әллә нинди ямьсез сүзләр әйтүен, ачулануын аңламый иде әле ул. Үсә төшкәч тә, әни белән кызның уртак серләре булмады. Әнисе аны тыңлаган рәвеш китереп утыра, ә үзе шомырттай чем-кара күзләре белән билгесезлеккә төбәлә. Матур иде Кәримәнең әнисе. Аңа караган саен карыйсы, сокланасы килә. Әнисенең калын толымнарын сиздерми генә сыйпарга ярата ул. Үзе өйдә юкта аның киемнәрен киеп, иснәп карый. Утыз алты яшьтә булса да, әнисе бик нәфис, зифа гәүдәле шул аның.
Кәримәгә дә чибәрлекне Ходай кызганмаган. Сызылып киткән кара кашлар, куе керфек арасыннан мөлдерәп, өздереп караучы куе зәңгәр күзләр үзләре генә дә ни тора! Әнисе генә гел шул күзләргә бәйләнә: «Күзеңне зәңгәрләтеп карап торма әле! Нәрсәгә шул кадәр акайтасың ул күзләреңне! Ичмасам күзләрең дә кара булмаган бит, югал күз алдымнан», - дигән урынсыз, дорфа сүзләрне күп ишетте Кәримә. Ничек кенә булмасын, бик-бик ярата Кәримә әнисен. Кечкенә чакта әнисе янәшәсенә ашыгыч ярдәм машинасына утырып, авырулар янына барганын бик яхшы хәтерли кыз. Әнисенең бер кечкенә балага : «Түз, балам, хәзер эчеңнең авыруы бетәр», - дип, кызчыкны юата-юата укол ясаганын сокланып та, кызыгып та, көнләшеп тә карап торган иде ул. Ә бит аның да каты авырган чаклары булды. Әнисе укол ясый, тик, балам дип дәшми иде.
Әтисен бөтенләй хәтерләми ул. Үлгән аның әтисе. Кәримә дөньяга килгәнче үк аларны мәңгегә ташлап киткән. Иптәш кызы Әлфинәнең дә әтисе үлгән. Алар һәр ел саен әтиләренең каберенә барып, аны чистартып, тәртипләп торалар. Ә минем әтиемнең кабере ни хәлдә икән? Нишләп шушы көнгә хәтле безнең аны бер тапкыр да чистартканыбыз, барып күргәнебез юк соң? Кәримә ныклы бер фикергә килеп, адымнарын кызулатты.
Ишекне ачып керүгә, зал ягында ниндидер ят ир-ат тавышы ишетеп, Кәримә туктап калды. Әллә әнием үзенә тиң кешене очратты микән? Их, шулай булса иде. Моңарчы да әнисенең кулын сорап килүчеләр, тәкъдим ясаучылар булды. Тик әнисе, нигәдер, ир затларын бөтенләй яратмый иде. Шушы яшькә җитеп, Кәримә әнисенең алар белән авыз ерып, көлеп сөйләшкәнен хәтерләми. Күралмый иде ул аларны. Кечкенә чакта, балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үткәннән соң, Кәримә әнисеннән елый-елый : «Әти алып кайтыйк»,- дип сорады. Шул көнне әнисе аны ачу белән өстәл астына төртеп кертте. Кәримәнең төне шунда үтте.
Юк, әнә бүген дә, Кәримәнең өмете акланмады. Әнисе кызга таныш булган усал, каты тавыш белән чит иргә кычкырды : «Кайлардан эзләп таптың син мине? Унсигез ел буе авыл турында, туган як хакында ишетмәдем, белмәдем. Кайдалыгымны белмәсеннәр дип, дөнья читенә качып киттем. Инде йөрәк яраларын ямап, кызыма барсын да сөйләп, анлашырбыз, назсыз балачагы, сердәшсез яшьлеге өчен аннан гафу үтенермен дип ашкынып, унсигез яше тулган көнен көтеп йөргәндә, үткәннәрне искә төшереп, ни йөзең белән минем янга килдең?! Соң булса да төрмәдә утырасың килдеме?! Әйдә, утыр, шалтыратам! Унҗиде яшемдә мине менә шушы бәндә,оятсызларча күземне бәйләп көчләде,18 ел буе минем күз алдымда шул көннең кара шәүләсе булып, җаным да, йөрәгем дә якын итә, үз итә алмаган, бандиттан туган кыз яши дип, шалтыратам милициягә». «Утырдым инде мин, Асия. Теге Сабантуй кичендә сине мыскыл иткән явыз җанны кыйнап башын ярган өчен, өч ел төрмәдә каралып чыктым…»
Кәримә башка сүзләрне ишетә алмады.Ул әлеге җан өшеткеч яңалыктан аңын җуеп,акрын гына идәнгә ауды.
***
“ Кызым, балакаем ла, ач күзеңне, уян, аңыңа кил! Калдырып китмә мине, син миңа бик кирәк Кызым, зәңгәр күзле гөлем, балакаем, уян инде. Бу мин-әниең, кызым, кызыкаем ла”!
Асия күзеннән аккан яшьләрен тоймады. Ничә ел елаганы да юк иде инде аның. Йөрәге, җаны боз гына түгел, таш булып каткан иде. Ә менә бүген, шул елларның ком-ташларын юып, эчкерсез күз яшьләре газиз баласының самими битенә, дулкынланып торган чәчләренә тама.
Бигрәкләр дә акыллы, тәүфыйклы булып үстең шул, балам. Наз, ярату да күрмәдең үзең. Сиңа карата шундый мәрхәмәтсез булуыма үз-үземә ачуым килә иде. «Кызым» дип эндәшәсем, чәчләреңнән сыйпап иркәлисе килгән минутларым бик күп булды, балам. Ләкин, күз алдыма үткәндәге кара төн килеп баса да, сине сөяргә дип күтәрелгән кулларым катып, һавада асылынып кала иде. Әйе, әйе, анлый идем. Синең гаебең юк икәнен дә, үземнең күрәләтә торып гөнаһ кылуымны да аңлый идем.
Асия, кызының караваты кырыена тезләнгән килеш, сөйләде дә, сөйләде. Баласының нәфис йомшак кулларын учларына алып җылытты, иреннәренә тидереп, сулышын өрде. Чү, газизкәе бармакларын хәрәкәткә китереп, күзләрен ачты. Хәлсезлектән кипшергән иреннәре арасыннан: «Әни, сөйлә, мин сине ишетәм» дигән сүзләре чыкты. Асия, әллә сөенечтән, әллә кызы алдында үзен гаепле сизүдән битләре ут янды, куллары, иреннәре калтырады. «Сөйлим, кызым, сөйлим. Син сөйләшмә, хәлеңне бетермә. Син анларга тырыш мине, балам…»
Әти-әниемне хәтерләмим мин. Алар мин кечкенә чакта ук, исерек шофер гаебе белән, юл халәкәтендә вафат булганнар. Мин әниемнең әнисе, ягъни, синең әбиең тәрбиясендә үстем. Әбиең белемле, зыялы кеше иде. Авылда аны зурлап «Ак әби» дип йөрттеләр. Биш вакыт намазын калдырмады, уразасын тотты. Миңа да догалы кеше иманлы була дип, догалар өйрәтте. Әбиең янында мин ятимлекне сизмәдем. Сыер да асрадык, кош-корт та үстердек. Бәйләргә, тегәргә өйрәтергә дә вакыт тапты әбиең. Син дә шуңа ошагансын, Кәримә кызым. Чибәрлегең дә, уңганлыгың да. Менә шулай үсеп буйга җиттем. Унынчы сыйныфны тәмамлаган елны баш-аягым белән гашыйк булдым. Кемгә диген әле син. Авылыбызның иң дәрәжәле кешесе - колхоз рәисе малаена. Ул да миңа битараф түгел. Дәрес вакытында, куе зәңгәр күзләреннән нур чәчеп, миңа текәлә. Тәнәфесләрдә гомер колагым ишетмәгән матур сүзләр сөйли. Өйләребез бер якта булмаса да, сумкамны күтәрешеп, өебезгә кадәр озатып куя. Әбиең генә аның белән дуслашканымны өнәмәде. «Нәселләре ышанычсыз, кешедән көләргә яраталар, балам. Сак була күр. Соңыннан үкенерлек булмасын», ди торган иде мәрхүмә. Аның әйткәннәре үзе үлеп, ярты ел узгач тормышка ашты. Их, кызым, кызым, ничек дөрес әйткән әбиең. Нишлисең, язмышыма шулай язылган булган, күрәсең.
Тормышымның астын-өскә әйләндергән көннән бирле, бер гаепсез күршебез Фәнәвилне каргап яшәдем бит мин. Нишли ала идем соң?! Күземдәге кара чүпрәкне чишкәндә, каршымда ул басып тора иде бит. Үзе дер-дер килә, сүзен дә әйтә алмый, елый. Әйе, әйе, шушы көнгә кадәр аның елавының сәбәбен аңлый алмаган идем. Гаепсез булган бит ул. Җитмәсә, яшерен генә миңа гашыйк булып йөргән. Мин җанымнан да артык күреп яраткан председатель малае Асылның беркайчан да гафу итә алмаслык гаебен үз өстенә алган. Ә ник кычкырмаган, кеше чакырмаган, ярдәм итмәгән, дисеңме? Үзе дә нәкъ минем хәлдә булган мескен Фәнәвил. Асыл үзенең пычрак эшен башкарганда, аяк-кулы бәйләнгән, авызына чүпрәк тутырылган егет ничек акылдан язмады икән, кызым. Куркытканнар аны. Безне тыңламасаң, әниең белән сеңлеңә шушы хәл була, сайла, дигәннәр. Ялгыз үстерде аларны әниләре. Әтиләре үлгәндә, сеңлесе туарга өлгермәгән иде әле. Машина астында калып, харап булды Зариф абзый. Авыл халкы колактан-колакка ул төндә колхоз рәисенең исерек булуын, рульдә үзе утырганын, Зариф абзыйның үлеменә шул сәбәпче икәнен сөйләште. Ләкин, үз күзең белән күрмәгәч, нишли аласың? Күрсәң дә, ул вакытта авыл шулар кулында иде шул.
И, кызым, кызым. Ничә еллар буе яшьлек мәхәббәтем Асылны сагынып, җәлләп, аның алдында үземне гаепле санап яшим бит мин. Имеш, мин аны ташлап киткәнмен, мәхәббәтебезне саклый алмаганмын. Ул бәдбәхет минем кебек бик күп кызларның башына җиткән икән. Йөзен дә яшереп тормаган. Кайсы гөнаһсыз җанның үзе турында гайбәт таратасы килсен. Бигрәк тә авыл җирендә. Минем шикелле берсе дә дәшмәгән. Берни булмагандай,яши биргәннәр. Тик шулай да кыз балаларның күз яшьләре төшкән үзенә. Көзге караңгы төндә, юлда машинасы ватылып калып, җәяү кайтырга кузгалган. Кыргый этләр төркеме ташланып, карарлык җирен дә калдырмаганнар иде, ди, Фәнәвил абыең.
Асия, сөйләвеннән туктап, кызына карады. Кызы, йөзендә газаплануны да, аптырау, икеләнү, нәфрәт чаткылары чагылдыра торган аңлашылмас халәттә, йокыга талган. Асия сакланып кына аның юрганын рәтләде. Сабыен имезеп, бишегенә салган анадай, аяк очларына гына басып, тәрәзә каршына килде. Димәк, аның баласы, яшьлек мәхәббәте Асылның кызы булып чыга!? Ничек төсмерләмәде икән аны Асия!? Ә күзләр соң, күзләр!? Әйе, әйе. Шул ук зәңгәр күзләр, шул ук караш. Ул күзләрне Асия кызы карашында Фәнәвил күзләре итеп күрде. Ачы хәсрәт, нәфрәт, күзне, аңны томалый икән. Асылның да, Фәнәвилнең дә күзләре зәңгәр иде шул. Юк, юк! Бу бит киноларда да сирәк була торган вәхшилек! Ничек итеп, сине яратып, сина ышанып йөргән кызың белән шундый түбән эшне эшләп була!? Ни өчен!? Ни үче булган аның Асияда!? Асия бит аны кире какмады, түбәнсетмәде, көлмәде. Бары яратты гына!? Ә үзе куркак та икән әле. Җинаятен бер гаепсез авылдашына аударып, үзе Асияның йөрәгендә 18 ел буе ак һәм пакь булып яшәде.
Асия, хәле киткәнен сизеп, кызы каршындагы буш караватка утырды. Аның йөрәге җаныныннан аерылып, күкрәген әчеттереп тырмый-тырмый , бугазына менеп утыргандай булды. И, Ходаем, гөнаһларымны ярлыкап, сабырлык һәм җиңеллек бирсәң иде! Раббым! Алдагы яшисе гомерләремне Кәримә кызыма багышлап, аның янәшәсендә булып, ана назы, җылылык, ярату бирә алсам иде! И кодрәтле Аллам! Кызым мине гафу итсә, аңласа иде!
…Март аеның буранына каршы ышанычлы, нык адымнар белән бер хатын атлый. Ул туктап, башын югары күтәрде дә, йөзен буранга куйды. Йотлыгып, йотлыгып яз һавасын сулады. Шул рәвешчә, кулындагы кечкенә тартмачыкны күкрәгенә кысып, атлый-йөгерә өенә ашыкты. Каршысына яшьлек дәрте, матурлыгы белән язгы табигатьне дә таң калдырырлык, анын кадерлесе, бердәнбере, сагышы, сөенече, йөрәк парәсе Кәримәсе йөгерә иде. Алар икесе берьюлы «кызым», «әни» диде. Асия, калтыранган куллары белән тартмачыкны ачты. Аннан нәни генә, янып торган куе зәңгәр кашлы алкалар алып, кызының колакларына кидерде. «Туган көнең белән, кызым, унсигез яшь тулган көнең белән».
Монда сүзләр артык иде. Ана белән кыз бер-берсенә сыенып, күңел җылысын, йөрәк тибешләрен тоеп, буранга каршы атладылар. Күзләрдән шундый рәхәт булып, битләрне иркәләп яшь акты. Ничә еллар көткән тансык, эчкерсез яшьләр. Бәхет яшьләре!

                          Илмира Гыймаева

Чыганак: "Күңелдә изгелек булсын!"

i3vestno.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: