Хәерле көн! Гает бәйрәме мөбарәк булсын! Менә мин дә "Килен һәм каенана" конкурсын күреп, катнашырга булдым.
Миякә районының Рассвет авылында яшәүче Резеда Закир кызы Әхмәдиева булам. Каенанам - Роза Галим кызы Вәлиәхмәтова, ул 1937 елгы. Әниебез улын ялгыз карап үстергән.
Без, каенана-килен 31 елга якын бергә яшибез. Минем каенанам бик сабыр, уңган кеше, кулыннан килгәнчә, безгә гел ярдәмләшеп тора, балаларны да үстереште. Мине үз кызыдай якын күрә, миңа да ул - үз әнием шикелле. Авыр чакларны да, рәхәт вакытларны да бергә үткәрдек.
Безнең гаилә күп кайгылар кичерде. Алты һәм сигез яшьлек ике улыбыз бер-бер артлы гүр иясе булдылар.
2015 елда өебез янды. Каенанамның туганнары безгә өр-яңа өй салып бирделәр. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтлебез, Ходай аларны тагын да зурласын! Улларыбызны югалткач, балалар йортыннан өч яшьлек малай алып кайттык. Өч кызыбыз янында безнең өчен ул юаныч та, терәк тә булды. Ходайга шөкер, бик акыллы, тәүфыйклы бала булып үсеп җитте, хәзер ул армия сафында хезмәт итә. Аның исән-сау кайтуын теләп торабыз.
Ходайга шөкер, кызларыбызның 4 балалары үсеп килә. Безнең өчен бу зур шатлык. Кызганычка каршы, тормыш иртәшем мәрхүм булды. Әнием белән икәү оныклар, оныкачлар шатлыгын күреп, тормышның авырлыкларына зарланмыйча, алга карап яшәргә тырышыбыз.
Каенанама сәламәтлек, озын гомер телим.