Барлык яңалыклар

Каенсеңлемнең ире миңа кул суза...

Тормышта беркемгә дә сөйләп булмый торган хәлләр була икән.

Тормышта беркемгә дә сөйләп булмый торган хәлләр була икән. Үзем белән килеп чыкмаса, моңа ышанмас идем. Соңгы вакытта бөтен тынычлыгым югалды. Аның сәбәбен әти белән әнигә белгертәсем килми, алар моны бик аңлап та бетермәсләр дип куркам – киңәш бирә алмаслар.

Бер бик якын дус кызым бар-барын, әмма ул ирен СВОга озатты. Аңа да сөйли алмыйм – аныкы янында минем проблемам чүп-чар, вак-төяк булып күренәчәк. Сөйләшкәндә һәр сүземне уйлап кына әйтергә тырышам аңа соңгы вакытта болай да. 

Ирем белән сеңлесе гаиләдә икәү генә үскәннәр. Бер-берсе өчен өзелеп торалар алар. Икесе арасындагы якынлыкка вакыт-вакыт көнләшеп тә куям. Минем үземнең бер апам һәм  бер сеңлем бар, әмма без бер-беребез белән бу кадәр дус түгелләр. Болар кадәр дус түгелләр диюем. 

Каенсеңлем иремнең классташына, аның якын дустына кияүгә чыкты. Дөресен генә әйткәндә, ул миңа баштан ук ошамый иде. Шома балык кебек диләр андыйларны. Өстәвенә, бик астыртын. Иремә әйтеп караган идем дә, ул шунда ук каршы төште: «Радик андый түгел, син аны белмисең әле», – диде. Тик якыннан белгән саен ул кеше миңа тагын да күбрәк ошамый башлады. Әмма бер авызым пешкәч, бу хакта инде башка сүз кузгатмадым. Иремә дә әйтмәдем, бигрәк тә каенсеңлемә.

Ирем без өйләнешкәнче үк үз эшен ачкан иде. Аның сөйләвеннән беләм, ул бу эшкә икәү тотыныйк, дип Радикка да әйтеп караган. Тик тегесе: «Бу бит суга сәнәк белән язылган эш, мин моңа тотына алмыйм», – дигән.

Ә ирем әйбәт кенә эшләп китте. 
Соңгы елларда аның эшләгәненең әҗерен дә күрә башладык. Машинабызны да яңарттык. Йорт салырга да керештек. Узган җәй ял итәргә дә барып кайттык әле. 

Теле белән әйтмәсә дә, күзләреннән күреп торам – Радик иремнән ачыктан-ачык көнләшә хәзер. Ирем генә һаман да моны күрми! Ул аның өчен һаман да иң якын дусты.

Яңа елны без быел каенсеңелләрдә каршыладык. Әни белән әти дә (кайнанам белән кайнатам) безнең белән бергә булырга тиешләр иде. Тик соңгы көнне генә  әти азрак авырып китте дә, алар өйдә генә калырга булдылар. 

Табынны каенсеңлем белән бергә әзерләдек. Инде бөтен нәрсә диярлек әзер булгач, алар ирем белән әниләренә барып, аларны котлап килергә уйладылар. Без өчебез дә бер тирәдә торабыз, бер-беребезгә җәяү генә йөрибез. 
Алар кайтканчы дип, мин залда табын тезәргә тотындым. Пилмән пешерергә дип, шулпа куйган идек, аны карыйм. Кыскасы, кухня белән ике арада йөреп торам. Радик телевизор карап утыра, балалар йокы бүлмәснедә уйныйлар. 

Җыелган савыт-сабаны юып алыйм дип тотынган идем, берзаманны арттан кемдер килеп кочып алды. Радик! Башта шаярта дип белеп, мин дә шаяртуга борып карадым. Кит, нишлисең, хатыныңның алъяпкычын бәйләгәч, аның белән бутадың ахрысы мине, дим. 

Ә бу аның саен катырак кочаклый – миңа селкенергә дә ирек бирми. Кулы белән күкрәкләремә үк үрелә башлады. 

Инде елардай булып ялварам моңа:
– Җибәр! Кайтып керсәләр икебезне дә нинди хәлдә калдырасың! Дөрес аңламаслар, – дим.

Алар ачкыч алмадылар, артларыннан үзем ябып калдым, курыкма, ди. Барысы да уйланган инде, ди. 

Ничек курыкканнарымны үзем генә беләм! 85 килограммлы ир-атны мин җиңә аламмы инде?! Күзем раковинада яткан пычакка да төшкән иде, алай-болай кулымны ычкындыра алсам дип. Бәхетемә шул чакта ишектә звонок шалтырады. Теләмичә генә мине җибәрде бу. 

Йөзендә шул чакта булган мыскыллы елмаюын гомеремдә дә онытмам...

– Әгәр иреңә әйтәсең икән, үзе миңа бәйләнде диячәкмен! Ул сиңа түгел, миңа ышаначак! – диде дә, борылып, ишек ачарга чыгып китте. 

Табында ничек утырганымны да белмим. Бәйрәм кайгысы калмады, эчемдә ут кына. Нишләргә икән миңа хәзер дим. Башта барысын да ничек бар, шунда ук иремә сөйләп бирермен дип уйлаган идем. Бер мәлгә өстәлнең каршы ягында  утырган Радик белән күзләребез очрашты. Йөзендә тагын шул елмаю... Шул мәлдә аңладым – бу безнең гаиләне җимермәкче була бит! Шундый план корып эшләгән бу моны. Хәзер барысын да иремә сөйләвемне көтә. Аннары үземнең мәкерле эшенә тотыначак. 

Ул кичне дәшми калырга үземдә көч таптым. 
Мин башым бик авырта дигәч, Яңа ел каршылауга үзебезгә кайтып киттек. 

Инде менә күпме вакыт кухняда булган шул хәлне башымнан алай да әйләндерәм, болай да.  Нигә мин аңа яхшы итеп җавап бирә алмадым соң, нигә бернәрсә эшләмәдем дим. Аннан үземне акларга керешәм: сугыша, каршы тора торган булмады бит, селкендермәде дә дим. Бераздан тагын үземне битәрли башлыйм: нигә алай әйтмәдем мин аңа, нигә болай әйтмәдем дим...

Иремә әлегә сөйләмәскә булдым. Радик дөрес әйтә, ул барыбер минем гаепсез икәнемә ышанмаячак. Син повод биргәнсең диячәк. Дөрес эшләдемме әйтмичә, юкмы, анысын белмим. 

Алга таба ничек яшәргә, үземне ничек тотарга икәнен дә белмим. Янәшә яшәгәч, бер-береңә бармыйча, аралашмыйча торып булмый бит. Инде болай да төрле сәбәп табып бер-ике тапкыр каенсеңелләргә керми калдым. Ул үзе бик ачык – ятрак ризык пешерсә дә, шунда ук безне чакыра. Тик аларга керсәң, тагын Радик белән очрашырга кирәк бит. 

Ничек чишелешен табарга бу ситуациядән чыгуның, белмим. Ирем дә шикләнә башлады инде, нәрсә булды, соңгы вакыт бик үзгәрдең син, дип әллә ничә тапкры сорады. Сиңа шулай тоела гына, берни дә булмады дим. 

Ә үземнең шундый сөйлисем, ачыласым килә. Тик аңа сөйләсәм, ахыры ни белән бетәсен генә белмим шул...   Чыганак: "Сөембикә" 

 

Читайте нас: