Барлык яңалыклар

Пешмәгән кияү

Җәмгыяга гыйшык тотып йөрүчеләр аз булмады...

Пешмәгән кияү
Пешмәгән кияү

Җәмгыяга гыйшык тотып йөрүчеләр аз булмады...

 

Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган hич уңмас (Мәкаль)

                                        Җәмгыя                            

Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар.  Авыл кызлары армиядән кайтачак егетләрне ачылачак чәчәк кебек көттеләр. Безнең авылда ике кызга бер генә егет туры килә иде.

Сугыштан кайткан егетләргә 22 – 27 яшь. Аларга өйләнергә кирәк. Кызларга кытлык юк. Сайла гына! Шулай да, кызлар күргән-беренә ташланмады. «Ни җитте кешегә кияүгә чыгудан ни файда», – дигәнне ишетергә була иде. Матурлардан саналганнар турында әйтеп тә торасы юк.

Иң матурларның берсе – колхоз хисапчысы Мохаева Җәмгыя. Татар кызлары арасында сирәк очрый торган ана сөте кебек ап-ак йөзле блондинка, җитен чәчләре тубыгына кадәр. Ходай биргәндә төсен дә, буен да бирә. Колакка ятышлы, ягымлы яңгырый торган музыкаль тавышын музыка белгече ишеткән булса, Җәмгыя күренекле җырчы булыр иде. Кызганычка каршы, ул заманда авылларда күп талантлар вакытында беленми югалып калдылар. Үз бәясен аңлаптыр, Җәмгыя артык киенеп-ясанып та йөрмәде, хисләрен дә тыя белде. Әллә шуңамы, ниндидер сихри көч үзенә тартты. Бигрәк тә оялчанлыгы матурлый, җылы елмаюы әңгәмәдәшен җылыта.

Сугыштан кайткач, күрше кызы Җәмгыяны күрү белән Рәхматуллин Рафаилның йөрәге дулкынланып, тәне кайнап китте. Кыздан ике яшькә олы, дастин егет. Килеш-килбәте, йөреш-торышы  белән егет тәк егет. Бер генә аяклы атасы Шәйхулла бабай – авыл кибетендә сатучы.

Җәмгыяга гыйшык-мәхәббәт дулкыны автомат тотып атакага күтәрелгәндә, йә булмаса, салкын окоп төбендә котелогында кайнаган чәй тәнен, күңелен җылыткач тугандыр.  Окопта әнисен, туган авылын исенә төшергәндә җитеп килгән күрше кызын да исеннән тайдырмагандыр. Рафаилны сугышка озатканда кул болгап калучы әбиләр, апалар, үсмерләр арасында  Җәмгыя да бар иде.

Җәмгыяга гыйшык тотып йөрүчеләр аз булмады. Аның бик исе китмәде. (Унтугыз яшь кенә, кая ашыгырга).  Рафаил Җәмгыяны клубтан озатырга тырышты. Бу бер дә егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәткә охшамый иде.  Күрше кызын клубтан кайтканда озату гади күренеш. Җәмгыя да  шулай уйлагандыр.

Егетләр аулак өйләрдә кызлар белән кунып йөриләр. Рафаил куну түгел,  озатканда кичә генә окоп казыган, пулемет өстерәгән, бирчәеп беткән сөялле куллары белән фәрештәдәй саф кызның балавыз сөякле нечкә биленнән кочарга да батырчылык итмәде. «Мәхәббәт – табигать бүләге. Табигать ихтирамлык таләп итә», –  дигән иде ул, бергә сугышка алынып,  сугыштан аяксыз кайткан яшьтәше Батыргәрәйгә. Һәрвакыт күтәренке күңелле, көчле ихтыярлы, авырлыкка бирелми торган нык кеше генә шулай эшли аладыр.

 Җәмгыя, бизмәнлеләрдән булмаса да, башта Рафаилны беренче күргәндәй кыланды. Кыланышы кырга сыймады. Дөрес, башка егетләргә дә каш сикертмәде ул. Кызның Рафаилга каш җыермавы егеткә үз дигәнне булдырырга яхшы сигнал булды. Ике ара мөнәсәбәт белән идарә итүне үз кулына алырга кирәклеген аңлады. Җәмгыяның тел төбен ачалмагач, кыюлык белән алырга булды. «Ашыкканның ашыгы чыккан, мәхәббәт дулкыны туса, үз куышыннан, барыбер, котылачак», – дип уйлады ул. Бер-берсенә омтылган ике дулкын көчәя, хәтта, резонанс туа.

  Хисапчы Җәмгыя идарәдә утыра. Звено башлыгы Рафаил сылтау табып, кирәкме-кирәкмиме, идарәгә ешлады. Бүген хезмәт көне турында, иртәгә – план үтәлеше…Эшкә барганда, кайтканда Мохаевлар йорты кырыннан узарга тырышты.  Тора-бара Җәмгыя  нәрсәдер сизде, сер бирергә ашыкмаса да, уйлана башлады. Соңгы кергәндә (әллә көе килгән иде) Җәмгыяның күзләрен ягымлыланган кебек сизде егет. Омтылышлы һөҗүмен киңәйтеп, Җәмгыяның энесе Нәзир белән якынлашты, клубта аның белән булырга тырышты. Иртән атлы эшкә барганда аңа арба рәтләргә булышты. «Җизнәсе белән танышмаган балдыз апасына да ят», дигән мәкальне истә тотып, Нәзир дә Рафаилдан читләшмәде. Егетләр «балдызына булыша»  дип чеметтеләр.

Рафаилның әнисе Дания әби дә читтә калмады. Дания Җәмгыяның әнисе Гыйния белән бер-бер артлы килен булып төштеләр, якын күршеләр, уртак телдә сөйләшер сүзләре җитәрлек. Икесе дә икешәр малай, кыз үстерәләр. Ике гаиләнең үзара мөнәсәбәте даими күршелектән югарырак күтәрелеп ут күршегә әверелде. Бер-бер артлы каз өмәсе үткәрделәр. Дания әби каз йолкырга беренче булып Җәмгыяны чакырды. Үз җәһәтеннән Гыйния әби Рафаилның сеңлесе Әнисәне чакырды.

Дания әбинең үткән каз өмәсендә Җәмгыя, күптән сакланып килгән йола буенча, Рафаилны пешкән каз тәпиләре белән сыйлады. Рафаил Җәмгыяның якынаюын тойды. Сизелмәстән ике гаилә дә бер-берсенә якынлашты.  Бер шулай, каз өмәсендә, Шәйхулла бабай әче балдан теле шактый ачылгач болай ди:

– Салих, Нәзиргә бирергә кызым бар, кызыңны килен итәргә улым бар, сал әле тагын. – Булачак кодасының тел төбен сизгән Салих:

– «Кызның яры кырыктыр, ише чыкса – юлыктыр». Була ул, күрше, була, эш яшьләрдә генә, – диде дә, стаканына бал мөлдерәтте. Шәйхулла бабай стаканын тоткач чак әйтмәде: «Салих кода, сезнең саулыкка» – дип.

– Атасы, төбенә кадәр чөмергән мәхрүм булыр гомердән.  Салих, мөлдерә тулы стакан – бөлдерә, җеби башлады, салма башканы, – диде,  Дания әби.                                         

 Хаммат

Колак сөенчеләре әзерләп, ике гаилә инде кодалаштык дигәндә, Фәрхинур апаның капка төбенә Исәнбайдан  чыпта чаналы ат килеп туктый. Чанадан Фәрхинурның туганнан туган энесе Хаммат белән бер егет төшәләр. Егетләр өйдә бераз ял иткәч, Фәрхинур Салихларга керә. Күрше авылдагы колхоз рәисе Мохаев Салих, гадәттәгечә, өйдә юк.  Гыйния әби, Җәмгыя, кече малайлары Нәдим генә өйдә. Фәрхинур Җәмгыяны кич утырырга чакыра. Фәрхинурның элек тә Җәмгыяны кич утырырга чакырганы бар иде. Ире сугышта чакта, бигрәк тә похоронка килгәч, еш керде аларга. Җәмгыя, туганлык белән бәйләнмәгән булса да, бер өй аша гына яшәгән күршесенә «җиңгәчәй» дип, эндәште. 

– Җәмгыя, кул эшләреңне ал да, безгә керик әле, Фәрит абыең өйдә юк, утырырбыз, кура җиләк кагы бар, рәхәтләнеп чәй эчәрбез, эшеңне дә эшләрсең. – Исемдә генә әнисен дә чакырган иде, ул, өй эшләре сылтавы белән, риза булмады.

Җәмгыяны килен итү планы Фәрхинурда күптән туды. Исәнбайга баргач ниләр генә сөйләмәде Хамматка, әнисенә Җәмгыяны мактап.

– Ул чыкса, урамнар яктыра, сөйләгәнен җыр кебек тыңлыйлар; аш-сулы тулы гаиләдә үсте, атасы күрше колхоз рәисе, дүрт зур сандык бирнә малы бар. Аш-суга дисәң, аңа тиңдәшне табалмассың, билләһи. Тизрәк кил безгә, таныштырырмын үзе белән.  – Бераз тотлыгып торгач, өстәп куйды:

– Аларга килгән яучылар саны исәп-хисапсыз.

– Сөйлим дисәң алдамай – авызыңа бал да май, – диде Хаммат.  Түтәсенең сүзләрен дога кебек кабул итте, ашы аш, йокысы йокы булмады.

Шул ук атнада, ял көнне, Типләк базарына бару сылтавы белән Югары Чатка китте. Авыл клубында беренче тапкыр Җәмгыяны күрде. «Нәкъ үзе, тәвәккәлләргә кирәк», – дип уйлады. Танышырга исәбе бар иде, клуб тулы баһадирдай егетләр каршында кыюланмады. Дөрес тә эшләгәндер Хаммат, бер күрешүдә яшь кызның йөрәген җилкендерүчеләрдән түгел иде ул. Клубтан кайткач түтәсенә болай диде:

– Сандугач баласы. Туй бүләгенең иң кыйбатын сиңа тапшырырмын, Фәрхинур түтәй. Чана юлы төшкәч тә киләм.

– Озаклатма, каз өмәләреннән дә соңларга ярамый, – диде түтәсе.

 Мохаев Салих гаиләсе белән кодалашу үзе ни тора! Мондый хыял бер Фәрхинурда гына тумады.

Кышкы буранлы кичтә өйдә утыру Җәмгыяны җиләтте. Чакыруга риза булды.

– Тышта салкын гына, җылырак киен, Җәмгыя, җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый, – диде күршесе. Аның чанада ерак юлга чыгасына ышана иде  ул.

Ире Фәрит өйдә юк, ишек алдында чана.

– Әллә кунаклар да бармы? – сорады Җәмгыя.

– Исәнбайдан Хаммат килде.

– Кем ул, Хаммат?

– Апамның өйләнмәгән малае, танышырсыз. – «Өйләнмәгән» сүзен Фәрхинур сүз тәртибе өчен генә әйтмәде, аңа басым  ясады. «Әһә, эш менә нәрсәдә икән», – дип уйлады Җәмгыя.

Зур булмаган авыл өе. Ишектән кергәч тә уң якта ян сәке, өстәл, каршыда – түр сәке, анда ике егет утыра. Түр сәке һәм сул як стена буйлап чаршау корылган. Өстәлдә кәрәчин лампасы; бүлмәдә якты гына.  Җәмгыя кергәч, егетләр  урыннарыннан тордылар. Хаммат дигәне ишеккә якынырак килде. Өй эчендә төрле урман җиләкләре исе белән кушылган таба ашлары исе Җәмгыяның борынын кытыклады.

– Безнең Хамматыбыз, – диде Фәрхинур. Кул биреп күрештеләр.  Җәмгыя Хамматны  беренче күрде, күз тутырып карамады. Егетнең елмаюы яшерен мәгънәле, серле кебек тоелды.

Фәрхинур ашык-пошык кына бай  өстәл әзерләде. Күз явын алырлык матур чигелгән ашъяулык ябылган өстәлгә зур агач тәлинкәдә табадан гына төшкән, гәрәбә кебек сары тары тәбикмәге өеме, вак бәлеш, ике-өч төрле җиләк каклары, кәрәзле бал, гөбе мае, кызыл эремчек, кабарып пешкән чәк-чәк куйды. Оҗмах нигъмәтләре  генә юк. Аш-суга оста күрше кызы каршында йөзенә кызыллык китермәскә тырышканы күренеп тора.

– Әйдәгез, кунаклар, рәхим итегез якынрак. Бар булганы белән чәй эчәбез.  Туемлык түгел, күңеллек кенә. Фәритем кәрәзле бал китергән. Бал ару, җитмеш төрле авыруга  дару, – дип, Фәрхинур кунакларны өстәл янына чакырды. Үзе самавыр  артына утырды.

Чәй эчеп бераз утыргач, егет тәмәке тартырга чыкты да ат җигә башлады, Фәрхинур мич артына чыкты. Яшьләрнең ни турында сөйләшкәне билгесез калды. Әңгәмә пешмәде бугай. Җәмгыя урыныннан кузгалды.

– Рәхмәт, җиңгәчәй, мин чыгыйм әле, кунакларыңнан соң тагын керермен, – диде Җәмгыя. Фәрхинур түр якка чыкты.

– Нишләп бик иртә, утыр  әле, бик матур сөйләшәсез, тагын самавырымны яңартырмын.

– Чыгыйм әле, әнкәй дә көтәдер, – дип, Җәмгыя киенә башлады. Хаммат та киенде. Ишектән икәүләп чыктылар, Фәрхинур өендә калды.

Капка ачык. Егет мамык юрган җәелгән чанада көтә. Чанага якынаю белән Хаммат озата барган Җәмгыяны ике куллап күтәрде дә, юрганга төшереп салды, үзе чанага менеп тубыкланды. Егет дилбегәне какты, кешнәп торган ат урамга ыргылды. Көчләп чанага салганда Җәмгыя, аяклары белән тибешүдән башка, артык каршылык күрсәтә алмады. Күрсәтә дә алмас иде өрсәң очып китәрлек нәфис сынлы кыз бала.

Төн уртасы узгач,  Исәнбайга кайтып җиттеләр.

Фәрхинур иртә белән Салихларга керде. Гыйния әби сыер саварга җыенган, Нәдим бозау тотып тора.

– Нихәл, кодагый, – дип эндәште Фәрхинур, кырларына килгәч тә.

– Әллә Флүрәңне Нәдимгә бирергә уйлыйсыңмы? – дип шаяртты таң тишегеннән кергән күршесенә (Флүрә Фәрхинурның ун яшьлек кызы).

– Җәмгыяны озаттык, киявегез Хамматтан изге теләкләр китердем, котлыйм үзегезне! – Гыйния әбинең кулыннан сөт чиләге төшеп китте. Чиләк тавышыннанмы, әллә Фәрхинур сүзләреннән, сыер сискәнеп китте, аш суы чиләгеннән башын күтәрде, арткы аякларында тапанды.

– Нәрсә сөйлисең, гонаһ актыгы! Әллә башыңа тай типтеме? Авызыңнан җил алсын!

– Гонаһлы булсам булырмын, Җәмгыяны озаттык, бәхетле булсын. Сау сыерыңны, Гыйнияттәй, бозавың өши. – Кабат «кодагый» дияргә батырланмады Фәрхинур. Гыйния әби сыерын савып тормады, кире өенә ашыкты. Хәбәре Салихны да куандырмаячагын аңлап, Фәрхинур капкага таба юнәлде.

Шул ук көнне Җәмгыяны Исәнбай егете урлап киткән дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Соңгы елларда күз күрмәгән, колак ишетмәгән вакыйга бөтен авылны җанландырды. Такылдык авылчылар: «Рафаил Җәмгыядан колак каккан», «Мәмәй, әллә кайчан өйләнергә булган», – диделәр. Исәнбайдан төшкән киленнәрнең берсе–берне, икенчесе– икенчене сөйләде: «Ике сүзне куша белми», «Рафаилның олтырагына да тормый ул»,  «Җәмгыя уңды», «Исәбенә күрә хисабе, килесенә күрә кисәбе». Кем-кемне уздырырга  тырышкандыр инде, шундый сүзләр әйтеп, бер Ходайга билгеле.

                         Рафаил

Рафаил тыштан тыныч кебек күренсә дә, күңелендә давыл купты, тышы – салкын, эче – ялкын иде. Җан сызлавы тән әрнүеннән мең кат көчлерәк булды. Уч төбеннән сөйгән кызын селтәгәннәр. (Рафаил яшәгән йорт Фәрхинурныкына каршы гына, урам аша). Җен ачулары кузгалды, дөнья төссезләнде, җанын кая тыгарга белмәде, ләкин һушы аумады. Гарьлегенә түзәлмәм, дисәң, Җәмгыяны кайтарырга кирәк! «Адәм көеге булганчы, урман киеге булуы яхшырак», – диде үз-үзенә. Йөрәгендә Җәмгыядан башкага урын юк! Аның өчен берүк чишмәдән су эчкән, авыл урамнарындагы тупыллар шаулавында үз авылының матурлыгын татыган кыздан да кадерлесе булмады.

Иң беренче үзен гаепләде ул. «Бүкән, уяу булырга кирәккән, уяу кешегә хәтәр юк», – дип үзен шелтәләде. Бераз уйга калып интеккәннән соң,  Рафаилда шундый план туа. Бер кыз, ике егет ат җигеп Исәнбайга баралар. Иптәшкә Нәзирне сайлады. Кызлардан Җәмгыяның сеңлесе Рәсимәне алырга була иде, ә ул  үткен акыллы, оста телле туганнан туган сеңлесе Нәдибәне чакырды. План буенча Нәдибә килен төшкән йортка кереп, шик фәлән тудырмыйча, Җәмгыяны ишек алдына чакыра, егетләр чанада калалар. Чана кырына килү белән кызны чанага салалар да  Исәнбай белән хушлашалар...

Юл Кызылъяр авылы тегермән буасы аша үтә. Анда тегермәнче булып Аркадий эшли. Ул Рафаил белән бергә сугышка китеп бер аягын калдырып кайтты. Сугыштан кайткач, безнең авыл кызы Фәридәгә өйләнде. Барышлый Рафаил тегермәнгә кагылды. Исәнләшеп, кая юл тотканын әйтте дә, чыгып чанасына утырып юлын дәвам итте.

Төн бик салкын түгел. Себертмә буран юлга  кар сала башлаган. Юл читендә кадалган агач маяклар горур сакчы кебек юл күрсәтә. Пар атка юл таррак булса да, алар төнге юлның тынычлыгын сизеп,  артларыннан буран туздырып алга очтылар. Тегендә-монда  болыт япмалары айны яшерергә маташты. Ә ул юлчыларга уңыш теләп юлларын яктыртты. Чанадагыларның бар белгәне – Исәнбай ничек каршы алыр.

– Авыл йоклаганчы барып җитәргә иде, – диде Рафаил.

– Авыл йокыга чумган, утлары сүнгән булса, яхшырак булмасмы? Йокы аралаш кияү дә бик игътибар итмәс, – диде Нәдибә. Сөйләшеп барган юл бик ырамлы булды. Барып җиткәннәрен сизми дә калдылар.

Алар Исәнбайдагы яшь кияү йортына барып җиткәндә никах мәҗлесе гөрләп тора иде.  Урам капкасы, тышкы ишекләре шәр ачык. Әле генә мулланы озатканнар булса кирәк. Нәдибә кергәнне шәйләмәделәр дә. Аның исәнләшкәнен Җәмгыя гына ишетте кебек. Күзләрендә ут кабынды.  Киявенә карап: «Мин – хәзер», – диде дә,  өстәлне уратып утырган кунакларны этеп-төртеп ишек кырындагы Нәдибәгә ташланды. Кунаклар да башларын ишек ягына борды, йотардай булып Нәдибәгә карадылар. Фәрештәне куркытырдай көлеш-кычкырыш тынды. Җәмгыя Нәдибәне кочаклаган килеш кунакларга карады да:

–Минем ике туган сеңлем Нәдибә, безнең күршедә генә яши. Бик вакытлы  килгәнсең, Нәдибә, кунак төште, йортка ямь, чишен, – диде, шатлыгыннан күз яшьләренә тыгыла-тыгыла, сеңлесенең чана шәлен чишә  башлады.

– Хәзер, Җәмгыя, чишенермен, бераз өшетте дә, өегез җып-җылы икән, бер генә минутка ат янына чыгыйк әле, күчтәнәчләрем бар.  Нык киенеп тормасаң да була.   

Җәмгия чана янына килү белән барысын да аңлап, чанага үзе менеп ятты.  Рафаил аны толыпка төрде. Нәдибә чак чанага утырып өлгерде, атлар икесе ике якка башларын борып карадылар да алга ыргылдылар.  Рафаил беренче тапкыр Җәмгыяны кысып кочты, бит очыннан гына булса да, үбеп тә алды. Җәмгия әле суынып өлгермәгән бит алмасын егетнең туң битенә елыштырды. Чанада алар өчен башка беркем дә юк иде. Рафаил бер кулы белән Җәмгыяны кочаклаган килеш артка борылып карады, кул болгады. Янәсе, «бәхил бул, пешмәгән кияү балакай”.

Алар кайтканда һавадагы болыт калдыклары, уңайсызланган кебек, офык артына югалдылар. Әсирлектән котылган тулы ай, бөтен матурлыгын чәчеп, юлчыларга елмайды. Бүгенге мәхәббәт могҗизасының бердәнбер шаһиты булды ул. Юлга чыккач, атлар елдамланды. Авыл якынайган саен аякларын тизләттеләр.

Нәзир апасының Рафаил белән булуына нык шатланды. Элекке «Рафаил абый» урынына «җизнәй»гә күчеп өлгерде. Нәдибә үз вазифасын уңышлы үтәгәненә канәгать булып утырды. Җәмгыя үз гаебен сизгән кеше кебек тын гына утырса да, ярсып ташкан хисләрен яшерә алмады. Әкияттәгечә көтмәгәндә ишелде бәхет. Җитмәсә, төн уртасында. Җәмгыяның акыллы күзләре сипкән өмет нурлары караңгы төнне яктыртты. Күңеле шатлык, иркәлек белән мөлдерәмә булса да, дәшмәде. Яңа туган мәче баласы кебек Рафаилга сыенды. Йолдызлар белән бизәлде тирә як, күз аллары. Каз юлы буйлап очтылар канатлы хыяллары.

Рафаилның горур һәм тыныч йөрәгендә сөенү дәрте ярсыды. Сугыштан кайткач беренче тапкыр дерелдәп,  Җәмгыяның кулын тотканы, беренче тапкыр кочаклагач, ничек көчсез куллары белән аны читкә этәргәне исенә төште. Бер үк толыпка төрелгән ике җан татлы хыялга чумды. Исәнбайда никах барган. Өйдәгеләр берничә минуттан гына борчыла башладылар. Кияү-кеше урамга чыкканда ыжгырып торган бураннан башка берни дә юк иде…Як-ягына каранган Хамматны күршедә генә яшәгән Ак бабасы күреп калды.

– Нәрсә, улым, бик юка киенеп чыккансың, бер-бер хәл булмагае.

– Ак бабай, ат фәлән узмадымы?

– Әле генә сезнең капка төбеннән кашавай чаналы пар ат кузгалып китте, мин сезгә затлы кунак  килгән икән, ай-һай, атлары да атлары, дип, карап калдым. Алар артыннан зур кар өермәсе бөтерелеп сузылды.

– Кайсы якка киттеләр?

– Түбән оч якка…

Хаммат башын түбән иде дә, карга бата-бата,  бер ялгызы кире өенә кереп китте…

Нишләргә? Шик юк. Артларыннан куарга! Тиз генә ике күршесен чакырып, ат җиктеләр дә, юлга чыктылар. Хамматны озатырга Ак бабасы кергән иде. – Ялгыйм дип өзеп куйма, төзәтәм дип бозып куйма, улым, – диде ул Хамматка.

Рафаилга кайтышлый Аркадийларга кермәү килешмәс иде. Тегермәнгә барып җитү белән, атларын туарып тормый гына, печән салдылар да, өйгә керделәр. Нәзир ат кырында калды. Фәридә Җәмгыяны күрү белән, аңа ыргылды:

– Дөреслек үзенә үзе юл яра. Кайтырыңа бер дә шикләнмәдем. Тоткыннан котылуың белән котлыйм, – диде мөлдерәмә күзле Фәридә, Җәмгыяны кочаклап.

– Тоткын түгел, ихтыяри-мәҗбүри төрмә, – диде Җәмгыя, өшеп беткән кулыннан бияләен салып. Аркадий Рафаилның кулын кысты, уңышлы сәяхәт белән котлады.

– Өшеп беткәнсез, чәй әзер, узыгыз, – дип, Фәридә кунакларны өстәл кырына чакырды. Нәзир керде.  Аркадий көмешкә чыгарды. Канәгатьлеген яшерә алмаган Фәридә тулы чәркәне кулына алды да:

–Сезнең кавышу хөрмәтенә, бәхетле киләчәк өчен, – дип, чәркәсен күтәрде. Авызы колагына җиткән Нәдибә, тотлыга-тотлыга, Исәнбайда булганнарны сөйләде.

– Төлкене көлкегә калдырдык. Җәмгыя, безне көтә- көтә көтек булып беткәннәрдер инде, – дип, гөр килгән өстәлне тагын да җанландырып җибәрде.

 Өстәл артында канәгатьлек хисе белән сугарылган көлеш, бер-берсен бүлә-бүлә сөйләшү озак кына дәвам итте.

– Тегермәнгә килү белән телегез тегермән булды, тарта да тарта. Юл кешесе юлда булсын, кайтырга кирәк, әйдә, җәмәгать, кузгалабыз, – диде Рафаил. Киенеп ишек алдына чыктылар. Рафаил юлдашлары белән чанага утырабыз дигәндә, алар янына ат килеп туктады. Чанадан ике ир кеше  төште, берсе чанада калды. Төшкәннәрнең берсе төлке толып кигән Хаммат иде. Җәмгыя аны шунда ук таныды. Таякка таянган Аркадий алгарак атлады :

– Кайсы авылдан? Тегермәнгә килсәгез, чират зур, озак көтәргә туры килер, – диде.

– Без тегермәнгә түгел, Җәмгыя артыннан килдек.

– Ну и что? Она моя гостья, в чем дело? – диде Аркадий урысчага күчеп.   Хаммат калын тавыш белән әйтелгән урыс сүзләрен ишеткәч, эсселе-суыклы булды. Бераздан көч табып:

– Җәмгыя минем никахлы хатыным, – диде.

– Рафаил, подойди-ка, кто из вас жених? – диде Аркадий, мыскыллы елмаеп. Җәмгыя белән култыклашкан Рафаил  бер-ике адым арттарак иде. Икәүләп Аркадийга якынлаштылар да:

– Җәмгыя, сине сагынып никахлы ирең килгән, – диде Рафаил, мәсхәрәле елмаеп.

– Бүгеннән минем ирем Рафаил. Без озак яратыштык, – диде, Җәмгыя, күзләрен тутырып Рафаилга карады, тагын да якынрак аның култык астына сыенды.  Кырларына Нәзир килеп басты. Шул ук мизгелдә тегермәннән чыккан кешеләр җыела башлады.  Хаммат та Рафаилга карады. «Яраттырырлык, төлкегә ошаган», дип уйлады. Ике күршесен барырга өндәгәндә көч ягыннан өстенлеккә ниятләгән иде. Тагын як-ягына карады, таяклашуның үз файдасына булмаячагын аңлады. Ата-бабалары күрмәгән хурлыкка төшкәнен аңлады да чанасына таба атлады.

Себертмә буран да тынды…                

Хамматның әнисе сеңлесенә ачуланды, элеп алып, селкеп салды. Күзенә үк бәреп болай диде:

– Кыз түгел, шәүлә димләгәнсең. Мәхәббәт серенә тыгылып, Хамматымның язмышына тап китердең. – Сүз күтәрмәгән Фәрхинур, хәтере калып, кабынып китте.

– Ифрат каты яныйсың, апа. Бер янау өч сугуга тора. Күңел ярасына тоз сиптең. «Кайдан табарга инде Хамматка  ярашлы берәр кыз? – синең сүзләр түгелме?  Нәкъ синең ихтыярыңа ярашлы кыз утыртып җибәрдем. Хамматың никахлы хатыныннан колак какканга мин гаеплеме?

«Пешмәгән»  кияү, гарьлегеннәнме, күп еллар ялгыз яшәде. Үзен ябык ишекләр алдында хис итте. Ул ишекләрнең берәрсе ачылса да, керә алмаячагын сизде. «Иртән уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас»,  диделәр күршеләре. «Чиләге булгач, капкачы табылыр әле», диделәр кайберләре.

Авыл кешеләре Рафаилның Җәмгыя белән кавышуына куанып бетәлмәде. «Җәмгыя яхшы җиргә төште – җалпаер», – диделәр. Атасы йортында чәчкә атты, кияү йортында җимеш бирде.

Рафаилның Җәмгыя белән җитәкләшеп гомер юлын үтү хыялы тормышка ашты. Алар, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, ике йөрәк бергә берләшеп, авылда бәхетле гаилә тормышы корып, кулга-кул тотышып яшәделәр, өч малай, ике кыз үстерделәр.

                   Нәдһәт ФӘТХИЕВ.

                    Яңавыл районы,

                       Югары Чат авылы.

(Бу хикәя авылда булган вакыйгага таянып язылды. Геройларның исемнәре  дә сакланды («пешмәгән» кияүнекеннән башка).

 

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: