Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
23 декабрь 2023, 13:47

Язмышым чегән юраганча булды

Чегән гаиләсенә мин нигә кирәк булганмындыр - анысы билгесез калды. Ялгыш адымнан, чегән тормышыннан арына алуыма сөендем азактан. Чыгу юллары авыр булды, билгеле. 

fikiwiki.com Язмышым чегән юраганча булды
Язмышым чегән юраганча булдыФото:fikiwiki.com



-Кемдер яныма килеп, "Сөйгәнең чегән була" дисә, кычкырып көлгән булыр идем, - дип башлады сүзен Нәргизә. -Без яшәгән бистәдә алар байтак. Башта берничә гаилә генә килеп урнашкан иде, акрынлап арта бардылар. Иске йортларны сатып алып, кереп урнаштылар. Тегене сатам, моны сатам дип, йорт саен кереп, туйдырып бетергәннәр иде, соңыннан тавык-чебеш югала башлады. Югалган мал турында "Чегәннәрнең кулы уйнады" диештеләр. Ләкин берәү дә аларга сүз катмады, курыктылар, әйтәсе сүзне хокук сакчылары аша әйттерделәр. "Кулларыннан тотмыйча", яла ягып булмый, билгеле. Шулай да, кайтгы таләпләр куелгач, вак-төяк мал югалмый башлады. Бистә халкы җиңел сулыш алды. Берәүнең дә алар белән бәйләнешәсе килмәде. Без, балалар, укырга алар яныннан узып йөрдек. Рәттән торган өч ташландык йортта яшәде алар. Шуларның берсе багучылык белән шөгыльләнә диделәр. Марго (чегән хатынының исеме шулай иде) гел каядыр йөреп торды. Кайткан чакта, кулларын болгый-болгый, үз телендә калганнарны ачулана иде. Күрәсең, барысы өстеннән хуҗа булды ул. Араларында унҗиде-унсигез яшьлек егетләр дә бар иде. Кап-кара, чип-чибәр егетләргә күз төшмәслек түгел. Чегән булулары гына алар белән танышудан туктатып тора иде безне. Үткәндә-сүткәндә, карап калуларын үзебез дә сиздек. Михей дигәне миннән күзен дә алмады менә!
Берсендә, каршыма шул Марго килеп чыкты да, юлымны бүлде. Мин кайсы якка атлыйм - ул да шуны эшли.
-Матуркай, синең тормышыңда зур үзгәреш көтелә, - ди бу миңа русчалатып. -Сайлаган ярың үз милләтеңнән булмый, аның тәкъдимен кабул итсәң, балда-майда йөзәрсең. Баш тартсаң, чирдән, кайгыдан арына алмассың, - димәсенме?!
Тыңлап бетердем дә, кире өемә чаптым. Чегән хатынының ниләр әйткәнен әнигә сөйләп бирдем.
-Шуңа ышанып йөрсәң... - дип кул гына селтәде әни.
Марго белән очрашканнан бирле, мин үземне сәер хис итә башладым. Аларга карата булган курку хисе дә ничектер юкка чыкты. Аңарчы кирәксә-кирәкмәсә күзләренә чалынмаска тырыша идем, хәзер, киресенчә, мине күрсеннәр дигәндәй, яннарыннан еш узып йөри башладым.
Михей дә үзенә тартып тора башлады. Тартып кына тормады, аның сөйгәненә әйләнүемне сизмичә дә калдым. Бу хакта әниләр дә белеп алды. Билгеле, өйдә зур тавыш купты. Мине бикләп тә тотып карадылар. Ишек бикле булса, тәрәзәдән чыгып кача идем.
Михей багучы карчык Маргоның оныгы. Аларга кергән саен, Марго мине төрле чәй, тәм-томнар белән сыйлый иде. Ул чәйне эчкән саен, эчәсе килеп торды.
Тора-бара Михейсыз яши алмавымны аңладым, мин аның хатыны булырга хыялландым. Укуда алдынгылар рәтендә идем, билгеләрем түбән тәгәрәде. Әнинең елаудан башы чыкмады, әтинең кулыннан каеш төшмәде.
-Тагын бер каеш белән кыйнасаң, качып китәм, - дип кычкырдым берсендә әтигә.
Шул сүземнән курыкты ахры, каешка бүтән үрелмәде.
Михей безнең йорт тирәсенә килә алмады. Ә мин алар гаиләсендә көтелгән кунак булдым. Бистәдә мине гаепләп, хурлап сөйләгәннәр.
-Кеше алдына чыгарлыкны да калдырмадың бит, кызым, - диде әни, елый-елый.
Яраттыммы мин Михейны? Бу сорауга тәгаен генә җавап та бирә алмыйм. Ә менә ансыз тора алмавымны белә идем. Менә бит, язмышымны ничек дөрес юраган Марго, дип йөрдем. Димәк, мин Михей белән бик бәхетле булачакмын, имеш. Бәхетле буласыма шулкадәр ышандым, көннәрдән бер көнне, Марголарга күченеп киттем. Билгеле, мин кайтмагач, әниләр артымнан эзләп килде. Алып кына китә алмадылар, чөнки сөйгәнем белән төн уздырырга өлгергән идек. Хәер, мине шулай дип ышандырдылар ул чакта. Марго карчык әйткән һәр сүз белән килештем - гипнозланган сыман йөрдем.
Ә беркөн, әни мине бик көчле бозык чыгаручы, өшкерүче янына алып барды.
-Бу баланы тәмам иләсләндереп бетергәннәр бит, вакытында килдегез. Үз-үзен белештермәс хәлгә килер иде, югыйсә, - диде ул әби.
Өшкерүче әбидән туры үз өебезгә кайттым. Ике көн тәгәри-тәгәри костым, авырдым, хәтта су да каба алмадым. Бераз аруландым дигәндә дә, әле бер, әле икенче җирем авыртты. Төннәрен керфек тә какмый чыккан чакларым булды. Манма тиргә батып, Михей белән саташа идем. Агач артында качып тора да, мине эләктереп ала, аннары үзләренә таба өстери... Гел бер үк төшне күрдем. Чегәннәр мине әйләндереп ала да, үзләренчә биетәләр икән. Аннары күзләремне бәйлиләр дә, Михейны эзләп табарга кушалар. Кычкырып уянып китәм, колагымда гел Марго тавышы яңгырап тора. Мин ул юраганча яшәргә тиеш идем, мин аңа шулкадәр ышандым - барысы да ул әйткәнчә булырга тиеш дип белдем. Менә бит, минәйтәм, Михей белән бергә булмагач, чирдән башым чыкмый, көнем - көн, төнем төн түгел. Ярый әле, әти-әни бу юлы нык булды, саклап диярлек тоттылар. Югыйсә, тагын чыгып кача идем шуларга.
Чегән гаиләсенә мин нигә кирәк булганмындыр - анысы билгесез калды. Ялгыш адымнан, чегән тормышыннан арына алуыма сөендем азактан. Чыгу юллары авыр булды, билгеле. Өшкерүче әби бусагасын шактый таптадым. Әни мәҗбүриләп диярлек, әлеге әбигә алып бармаса, нишләр идем икән мин?! Барысы өчен дә әнигә рәхмәтле мин.
Михей белән юлларыбыз аерылгач, ул каядыр китеп югалды. Укып бетереп, мин дә калага юл алдым. Чегәннәрдән гел куркып яшәдем. Унтугыз яшемдә тормышка чыктым. Сайлаган ярым рус милләтеннән иде. Исеме - Михаил, Михейныкына охшаш. Язмышым барыбер чегән юраганча булды дип йөрим. Ирем бик яхшы кеше, бер дә үкенмим аның белән тормыш коруыма. Ике улыбыз үсеп килә. Тормышыбызны тулаем Михаил алып бара. Әти-әнигә дә кайтып булышып йөрибез. Ирем татарчаны да өйрәнеп бетте диярлек. Бүгенге көнемә шөкер итеп кенә яшәргә кирәк, - дип тәмамлады сүзен очраклы танышым Нәргизә.

Лилия Саттарова   

Читайте нас: