Әни кеше гомере буе баласы өчен яши. Аның өчен җан ата, кайгыра, үзе бер кабасыны да, улы яки кызына бүлеп бирергә тырыша. Ә балалар?! Алар да шундый ук җавап кайтарамы соң? Күп кешедән: “Әнинең кадерен үзем ана булгач аңладым. Әнинең кыйммәте дә, кадере дә икеләтә артты“, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кызлар, әлбәттә, әни җанлырак була. Дөрес, ир балаларның да төрлесе бар... Ә менә Гөлгенәнең балалары әлләни кайгырту да, ихтирам һәм игътибар да күрсәтә белмәде. Гөлгенә барлык аналар кебек үк артыгын көтми дә иде. Аңа бары тик күңел тынычлыгы белән яшәргә генә ирек бирсеннәр дә, кеше арасында ким-хур итмәсеннәр, күз яшьләрен түгәргә мәҗбүриләмәсеннәр... Еламыйча, йокысы туеп мәктәпкә барган көннәрен бөтенләй дә хәтерләми Гөлгенә. Булса да бик аз булгандыр... Балачагының бер генә күңелле мизгеле дә хәтерендә калмаган. Берәр тәмле ризык пешерсәләр, аны тәмләп ашарга ирек юк – аларда тавыш. Бәйрәмнәрне ул куркып каршы алды. Бу вакытта аларда тагын тавыш. Күршедә кунулар да, әтиләренең йоклап китүен көтеп урамда йөрүләр дә, барысы да үтте аның башыннан. Юктан да кызып китеп, әнисенә дорфа сүзләр әйтүләре, арыслан кебек ташланырга гына торулары тәмам үзәгенә үтте. Эченә курку сеңеп, көннең-төннең кайсы вакытында гауга, ызгыш чыгасын да белмәгән килеш, йокларга ятты, йокыдан торды, мәктәпкә барды, укудан кайтты. Үзе өйдә юк чакта да күңеле әнисе янында калды. Рәнҗетмәсеннәр иде аның иң газиз, иң назлы, иң якын кешесен. Аңа бит әни назы, әни яратуы бик кирәк. Исерек әти янәшәсендә ник туганына үкенеп, әнә шулай әнисен чын күңеленнән жәлләп, үрсәләнеп үсте ул. Үтмәс кебек көннәр, төннәр үтте. Ләкин... Инде хәзер үсеп җитеп аякка баскан үз балалары чарасызлык алдында калдырды... Улы-кызына начарлык теләмәсә дә, хәтере калган мизгелләр бар шул. Ә балаңның хурлыгын күтәрү, аның мыскыллы карашын күрү, җәберләвен тою, хәсрәтен күтәрү тагын да авыр икән. Әллә еракта калганга яралар җөйләнә төшкән, әллә хәзергесе йөрәгенә нык тигәнгә күрә үткәннәрне искә алмаска тырыша ул. Үткән белән бүгенге очрашса, мөгаен, кечкенә йөрәк һәм сабыр күңел күтәрә алмас иде. Гөлгенә мәктәпне тәмамлаган елда әтисе вафат булды. Үлеме дә шул мәкерле аракы белән бәйле иде. Ә кыз әнисен калдырып бер дә читкә, еракка китәргә талпынмады. Туган йортында әнисе янәшәсендә яшисе килде. Йортта ир-ат булмаса да, алар бар эшкә дә өлгерделәр, һәр җирләрендә тәртип иде. Хәер, әтисе исән вакытта да, өйдә ир-ат кулы бик сизелмәде, бар эш алар җилкәсенә төште. Чөнки аның гаиләсен уйларга да, тормышны җайларга да вакыты да, теләге дә булмады. Үзе артыннан җылы хисләр, уңай тәэсирләр, матур эшләр калдырмыйча гына үкенечле үлем белән китеп барды. Хәтта сагынып сөйләрлек, җуелмас вакыйгалар да юк Гөлгенә күңелендә. Ул гомере буе үткәннәрендә казынса да бер генә кадерле мизгелне дә исенә төшерә алмас иде. Гөлгенә фермага эшкә урнашты. Чөнки, өйдә тынычлык булмагач, укуга бик күңеле үсмәде. Әнисенең исә аның дәресләрен кайгыртып утырырга вакыты булмады. Колхоз эше белән бергә хуҗалык мәшәкатьләре дә аның өстенә өелгән иде. Соңарып кына кияүгә чыкты. Әлеге дә, баягы, ялгышлар һәм язмышларның кабатлануыннан курыкты. Бәхетен читтән эзләмичә генә, авылның тракторчы егетенә тормышка чыкты ул. Күп балалы гаиләдә үскән Нургазиз гаилә җанлы, итагатьле, олы йөрәкле ир булып чыкты. Башта каенана йортында яшәп, соңрак үзләренең куышларын булдырдылар. Бик канәгать иде Гөлгенә тормышыннан. Әнисе өчен дә борчыласы юк. Үзләреннән ерак түгел генә яши. Көнгә әллә ничә күрешәләр, хәлен белә, пешкән тәмле ризыгыннан калдырмый. Бер ияләшкәч, хезмәтенең дә әллә ни авырлыгын күрмәде. Иң мөһиме – бу өйдә тынычлык, аңлашу, бер-берләренә хөрмәт бар иде. Шулай бер-бер артлы еллар үтә торды. Балалар туды. Аларны аякка бастыру өчен күпме көч, тырышлык куелды. Ә авырлыклар парлы һәм бердәм булганда тоелмады да, сизелмәде дә. ... Кайгы алар өенә көтмәгәндә килде. Тик ялгызы гына түгел... Үзе белән бик күп мәшәкатьләр һәм күз яшьләрен иярткән иде. Эшкә чыгып киткән җиреннән иренең үлем хәбәрен китерделәр. Бер дә ышанасы килмәсә дә, бу ачы хакыйкать иде. Нургазиз төзәтергә дип алдына чыккан җирдән үз тракторының астында калган. Әле 45 яше дә тулмаган килеш Гөлгенә тол исемен күтәрде. Ир аркасына ышыкланып, рәхәт кенә яшәп ятканда килеп ирешкән кайгылы хәбәрдән канатлары салынды аның. Төшенкелеккә бирелде, куллары эшкә бармады. Ярый әле бу вакытта терәк булырга янында әнисе бар иде. Инде аякка басам дигәндә, язмыш аны кабат сынады. Үз аякларында йөреп торган чагында, уйламаганда-көтмәгәндә әнисе дә гүр иясе булды. Йөрәк өянәге аны бик тиз арадан алып китте. Бу юлы инде ул тагын да бетереште. Сөйләшмичә генә, үз уйлары эчендә йөри башлады. Шушы югалту ачысыннан бәргәләнгән вакытларда ничек кенә хатирәләрне яңартмаска тырышса да, әтисенең әнисенә ничек дорфа булуы, ничек кыерсытуы тагын исенә төште. Бик күпне күтәргән, ничек тә бирешмәскә, баласына күз яшен күрсәтмәскә тырышкан сабыр йөрәк ерак гомер көзенә барып җитә алмады шул. Әле тагын бик күп еллар әниле булып, аның киңәшләренә таянып яшәргә хыялланган иде Гөлгенә. Ә балалар әниләренең игътибары кимүен, каты кул юклыгын бик тиз сизеп алдылар. Терәк, ярдәмче булырлык улы да, кызы да күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгыртты. Бу вакытта улы Илмир мәктәпне тәмамлап, төзелеш техникумында укый, ә кызы Эльмира чыгарылыш класс укучысы иде. Ялгыз канат күпме генә очарга талпынса да, ул югары күтәрелә алмый инде. Гөлгенә дә җиде кат тирен түксә дә, хәтта көнгә бер елмаерга да онытып тормыш йөген җигелеп тартса да, әллә ни алга киткән җире булмады. Балалары исә алдагыча ярдәм көтте, затлы кием, кешечә яшәргә акча өмет итте. Дәү әниләренең пенсия акчасы юклыгы да нык сиздерде. Бай, рәхәт тормышта яшәргә кызыгу, артык тир түкмичә генә алга барырга теләү Илмирны гел кытыклап торды. Дусларны да ул кесәсенә карап кына сайлады. Аннан укуы катлаулануын сәбәп итеп авылга сирәгрәк кайта башлады. Ә бу вакытта ул үзенә яңа, төшемлерәк шөгыль тапкан иде. Гөлгенәнең улы өчен күз яше түккән көннәре участок инспекторы килгән вакыттан башланды. Хәрби хезмәткә алыныр вакыты җитеп тә, хәрби комиссариатка баруны кирәк санамаган егетне эзләп туган йортына килгәннәр иде. Ә күптән инде калага барганы булмаган әни кеше улының бары тик тулай торакта яшәвен генә әйтеп бирә алды. Аның кулында төгәл адрес та, тулы мәгълүмат та юк иде. Шул көннән соң, үзен эзләүләрен аңлаган егет, авылга эзне бетереп суытты. Улы өчен өзгәләнгән, аның исәнлеген генә булса да белергә теләгән Гөлгенә аптыраганнан кызын ияртеп шәһәргә китте. Улы укый торган урынны да эзләп тапты. Тик анда уңай җавап кына ишетмәде. Илмир күптән инде укуын ташлаган, җәйге каникулдан соң бөтенләй дә килеп күренмәгән булып чыкты. Ананың күз аллары караңгыланды. Нишләргә, кемнән ярдәм сорарга белмичә бик озак техникум каршында басып торды. Бөртекләп, тиенләп җыйган акчасын биреп җибәрә, кеше булсыннар, укысыннар дип тырыша бит ул. Гади авыл хатынының калада да, авылда да барып булышуларын сорарлык бер генә кешесе дә юк иде. Шул чакта ул Нургазизен искә алды. “Эх, каты әти кулы булса, аның улы да болай эшләмәс иде”, - дип уйлап куйды. Әнисен кызгану, аны борчудан курку хисе Илмирга бирелмәгән шул. Укытучылардан барып ярдәм сорарга талпынып карады ул, тик гади тормышта яшәве йөзенә, киенүенә язылган хатынның гозеренә колак салучы булмады. Бар җирдә дә алдан акча йөргән заманда калада калуның мәгънәсез икәнлеген аңлап, Гөлгенә авылга кайтты. Йокысыз төннәр, үтмәс кебек тоелган көннәр аны тагын эзләп тапты. Балачагыннан аермалы буларак, янында сыенырга әнисе генә юк иде. Ярты елга якын хәбәрсез генә югалган, өенә кайтып күренмәгән егет көннәрнең берендә капка төбенә чит ил машинасында кайтып туктады. Кайтып керешкә үк, әни, нихәл, сагындым, дип кочып аласы урында, ишегалдын җыештырмауда гаепләде, табак-савытларның юылмавы өчен шелтәләгән булды. Имеш, егет шәһәрчәләшкән, заманчалашкан. Әйтерсең лә, өйгә армиядән качып йөрүче, икелеләре өчен укудан куылган бер егет түгел, ә министр кәмәше кайткан иде. Ана аңа карап бер хурланды, бер гаҗәпләнде, ни әйтергә, ни дип җавап бирергә белмәде. Ә Илмир бу вакытта әнисе ясап биргән җылы чәйне дә бик сагынасын белми иде әле. Илмир үзенең төзелештә эшләве хакында сөйләде. Акчасының укымыйча гына диплом алырга да, әйбәт кенә фатирда торырга да, ашарга да, киенергә дә җитүе белән мактанды. Тик менә әнисенә генә бер күмәч тә тотып кайтмавы гына аптырашта калдырды. Гөлгенә эченнән генә күп нәрсәләр турында уйланса да, бу юлы да газиз баласына каршы дәшәрлек, аны күпме көннәр ут йоттырып яшәтүе өчен шелтәләрлек көч тапмады. Әни кеше баласы өчен утка-суга керергә дә әзер иде. Исәнлеген генә белеп торсын, борчуларга гына салмасын ул аны. Авыл баласы икәнлеген онытырга тырышкан Илмир элеккеге кебек әнисенең ризыкларын мактый-мактый ашамады. Хәтта үзе күрмәгәндә генә юып китереп куйган кашыкларын да яңадан сөрткәләп алды, өстәлне дә кат-кат тикшерде. Гөлгенә, әлбәттә, төзелештә эшләп кенә алай тиз баеп китеп булмаганын башына да китермәде. Улын сөенә-сөенә озатып калды. Кызын да бер генә дә үз яныннан җибәрәсе килмәде аның. Ялгыз калудан уттан курыккан кебек курыкты ул. Буш өйдә ялгыз башың нишләмәк кирәк. Ә Эльмираның карары нык иде. Ул әнисе кебек авылда калып, ферма юлын таптамаячак. Аңа “бай” абыйсы укырга урнаштырырга да, үзе янында яшәтергә дә вәгъдә бирде. Гөлгенә дә әтисе вафат булганда, нәкъ кызы яшендә иде бит. Тик аның теләк, омтылышлары, тормышка карашы, әнисенә мөнәсәбәте башка төрле булган икән шул. Хәзерге авырлыкларны күрмичә үскән замана балалары, никтер, җиңел тормышка ашкына, рухи сыйфатлар, кешене аңларга, хәленә керергә тырышу аларга чит нәрсә. Әни хакын да хакларга өйрәнмәгән алар. Чат саен бозыклык сагалап торган заманда, күз нурыңны еракка чыгарып җибәрәсе бер дә рәхәт түгел. Эльмира әнисенең ай-ваена карамыйча, үз дигәненә иреште, калага китте, укырга да керде. Тик диплом алырга гына насыйп булмады аңарга. Язгы кичләрнең берсендә, дусларының туган көнен бәйрәм итеп, юл уртасыннан кайтып килгән кызларны машина бәреп китә. Һәлакәттә вафат булучылар арасында Гөлгенәнең күз нурларын түгеп, юкны бар итеп, яратып, кадерләп кенә, картлык көнемдә терәк булыр дип үстергән кызы Эльмира да була. Кызларның шактый гына салмыш булулары турында бөтен республика шаулый, газета-журналлар язып чыга. Күпме генә кызын акларга һәм якларга тырышса да, үз баласының гаепләрен танырга теләмәсә дә, дөреслекне Гөлгенә авыл халкыннан яшереп кала алмый. Ялгызлыгы, хәсрәте белән япа-ялгыз кала хатын. Әллә нигә бер кайтып, анда да әнисе янәшәсенә утырып чәй эчәргә дә теләмәгән улы аның бар булмышына әверелә. Җиңел кергән акчалар тиз чыга да, үзе белән хәләл тапканыңны да, тынычлыгыңны да алып чыгып китә диләр. Хак икән... Илмирның да дуслары белән берлектә наркотиклар белән сәүдә итүе ачыклана. Хокук сакчылары эзләренә төшә башлагач, Илмир дус дип санап йөргән, шома шәһәр егетләре бар гаепне аның өстенә ташлап, үзләре качу ягын карыйлар. Тормышның караңгы якларын күз алдына да китермәгән егет башта югалып кала. Аннан әнисенең һичшиксез ярдәм итәсенә ышанып, азмы-күпме тынычланырга тырыша. Ә кырын юл белән акча тапканда, кемнәрнедер ак үлемгә төртеп керткәндә дус булып йөргән төркемдәшләре аның янына килеп тә карамыйлар. Чөнки үзләреннән шикләнүләреннән куркалар һәм Илмирның башка аларга табыш китермәячәген бик яхшы аңлыйлар. Гөлгенә күпме генә тырышса да, улына ярдәм итәрлек акча таба алмый. Ул барлы-юклы хезмәт хакы белән алган кредитлар кала белән авыл арасында йөргән юл чыгымнарын да капламый. Шулай итеп, Гөлгенә соңгы ышанычын да югалта. Ана белән бала соңгы тапкыр суд залында очраша. Аңа кадәр Илмирның уйланырга да, нәтиҗәләр ясарга да, үкенергә дә вакыты җитәрлек була. Әнисен санламаганы, аңламаганы өчен ул мең кат үкенә. Соңгы сүзе итеп, күз яшьләре аша: “Гафу ит, рәнҗемә миңа, әни!” – дип кенә әйтә ала. Гөлгенәнең туктаусыз аккан күз яшьләренә бары берничә генә өзек-өзек җөмләләр өстәлә: “Ана кеше баласына рәнҗи аламы соң, улым! Мин сине барлык ялгышларың белән бергә яратам. Синең өчен урын йөрәгемнең иң түрендә!”. Бу югалтулардан соң Гөлгенәгә уйланырга вакыт бик күп булды. Ул үзен гаепләргә дә, балаларыннан гаеп эзләргә дә белмәде. Мөгаен, тормыштагы барыр юлы шулай сикәлтәле салынган булгандыр... Кыш ае. Кары да мул яуган. Бар кеше тормышның казанында кайный. Кемдер кайта, кемдер китә, кемдер төзелеш башлый. Авылда туйлар гөрли, бәбиләр туа. Гөлгенәнең генә бер нигә гаме калмады. Аның хәтта капка төбе дә көрәлмәгән. Ялгызлыгын, хәсрәтен, башында дөнья куу түгел икәнлеген ишарәләп, йортына бары бер генә сукмак килә, хатынның эшкә барган һәм эштән кайткан эзе. Аңа кайтучы да, көтеп алыр кешесе дә юк инде. Ә шулай да тормышны дәвам итәргә кирәк. Тик ничек??? Еш кына авылдашлар, тирә-күршеләр, туганнар: “Хәлең нихәл?” – дип сорашалар. Ә Гөлгенәнең хәлен сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Ул хәленнән килсә, йөрәген ярып бирер иде дә, анда күпме яра барын, ничә һәнҗәр кадалуын күрсәтер иде. Үз хәлен кеше үзенә генә аңлый шул. Сәйлән Әхмәтова