Бу хатымны башкаларга гыйбрәт булсын дип язам. Ирем белән 30 ел гомер иттек. Җылы җәйдә кавышкан идек, 30 елдан соң тагын шул җәй көне аерылыштык та. Кайгыны, шатлыкны уртаклашып яшәгән икенче яртым олыгайган көндә ташлап китәр дип башыма да китерми идем. Мәңгелеккә күчсә бер хәер, ул мине сөяркәгә алыштырды. 50 яшьтән узгач та, ир-ат хыянәт итәргә сәләтле икән әле. Ике бала тәрбияләп үстердек, дүрт оныгыбыз бар, ләкин дәү әтиләренә хәзер барыбер. Бар тапканы, булдырганы яңа гаиләсе өчен. Иремнең хыянәт итә башлаганын башта сизмәдем, кем уйлаган инде аны пенсия яшенә җитеп килгәндә кемгәдер күзе төшәр диеп. Ә ул читтә бер хатын-кыз белән чуала башлаган икән. Ялгыз хатын иремнең башын тиз әйләндергән. Белмим ничек үзенә җәлеп иткәндер, чибәрлеге дисәң — чибәрлеге, байлыгы дисәң, байлыгы юк. Яшь тә түгел, минем белән бер чама, заводта гади эшче булып кына эшли. Әмма ирем аның янына күченеп китте. Гаепне үзеңнән эзләргә кирәк, диләр. Гел уйланам, ялгышым кайда булды икән? Гел эштә булдым. Соң кайта идем, хатын-кызның бит ашарга пешереп, кер юып, өй җыеп вакыты уза, ир көйләргә, иркәләнеп, назланып утырырга вакыты да калмый иде. Ә ул миннән киткәндә, «син хиссез», диде. Күрәсең, игътибар җитмәгәндер аңа. Китәм дигәч тә, каршы чыкмадым. Горур булып кыландым, аягына ябышып еласам, бәлки калган да булыр иде... Нишлим, холкым андый түгел... Иремнең сөяркәсе барлыгын белгәч, башта ышанмадым, аннары нәфрәтләндем, аннары еладым, хәзер дә тынычлана алмыйм әле. Парлыларны күргән саен, күңелгә авыр, без дә мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешкән идек бит. Гомергә бер-беребезне ташламабыз дигән идек. Күрәзәче әбиләргә дә барып карадым, сихер галәмәте, диләр, берничә елдан кире кайтачак диючеләр дә булды. Хәзер менә шул өмет яшәтә мине, кайтса, кертәм мин аны, хатын-кызга йомшаграк булырга, иренә буйсынып яши белергә дә кирәк, күрәсең. Ул кайтса, яңа тормыш башлар идем әле...
Сәрия, Уфа.