Суд бара. Судья хөкем карарын укый. Мин аякларымның хәлсезләнүен сизәм, артымнан инде конвоир килгәнен күрәм. Колакларымда — көчле гөжләү, күз алларым караңгылана. Менә судья хөкем карарын игълан итте: өч ел ярым!..
Барысы бетте, эчемдә вәсвәсә купты. Мине кулга алынганнар өчен махсус урынга — бокска алып киттеләр, ярый әле анда беркем дә юк иде. Конвоир, рәхимлелек күрсәтеп, телефоныннан файдаланырга рөхсәт бирде. Томан эчендәге кебек халәттә хатыныма шалтыраттым: “Әнисе, мин киттем”, — дидем. Ул шок хәлендә! Бәбиебез авырып, шуңа өйдә калган иде, мин кайтырмын дип өметләнгән. Дусларыма да шалтыраттым. Шулчак бокска хатынымның иптәш кызы килгән, аңа ишек аша минем шәхси әйберләрне тапшырдылар. Мин аның соры төскә кергән йөзен, ни булганын ахыргача аңламаган карашын күреп калдым.
...Инде менә башка тоткыннарны көтеп утырам. Барыбызны бергә машина белән вакытлыча тоту изоляторына алып китәчәкләр. Башымда фикерләр бутала. Күз алдында һаман бер күренеш.
...Иртә, улыбызны мәктәпкә озатырга җыенам. Ул әле чәй эчкән көе: “Әти, сине утыртырга мөмкиннәрме?” — дип сорады. Әйе, дидем. Әмма ул ышанмады. Менә без ишек янына килдек. Улым минем күзләремә тутырып карады. Мин дә аңа төбәлдем. Шулай берничә минут басып тордык. Инде подъезд мәйданчыгына чыккач та ул янә борылып карады. Ул да, мин дә әле озак вакытлар күрешә алмаячагыбызны сиздек кебек...
Һәм менә изолятор. Артымнан ишек ябылды. Камерада ике кеше. Берсе алтмыш яшьләрдәге ир, кеше үтергән өчен кулга алынган, икенчесе — яшь егет, наркотиклар өчен утыртканнар. Мине тиешенчә каршы алдылар: кем, нәрсә өчен? Чифир (бик куе итеп ясалган чәй) тәкъдим иттеләр. Башланды, дидем, эчемнән генә...
Камерада көндезге яктылык юк, лампалар гына. Вакыт агышында югалып каласың. Күңелдә һәм башымда шундый бушлык! Кичә һәм элек ниләр булганын искә төшерәм, тик барысын да өстән-өстән генә. Әйтерсең мин шул вакыйгалар өстендә “эленеп” калганмын. Мондый хисләрне хатыным кече улыбызны тудырганда кичергән идем. Андый хәлдә ни эшләргә белмисең, берничек тә ярдәм итә һәм берни үзгәртә алмыйсың.
...Камерада утырам. Тирә-юньдә барысы да кинодагы кебек тоела. Керфекләрем авырая. Бернинди төш күрмичә, кинәт тирән йокыга талам. Шулай итеп сәгатьләр, көннәр үтә. Камерадан берәүләр китә, икенчеләр килә. Мин аларның сөйләгәннәрен тыңлыйм, хәлләренә кергән булам, әмма күңелемә һич тә якын алмаганымны тоям. Һәркемнең үз хаклыгы, дөреслеге! Берсе дә үзен гаепле санамый. Һәркайсы яхшыга өметләнә, дөресрәге, үзен алдый. Янәсе, болай дип әйтер, шулай дип язар да, барысы да әйбәт булыр һәм өенә кайтып китәр. Шулай итеп көннәр уза, ә мин һаман йокымсыраган хәлдә кебек.
Һәм менә иртән-иртүк минем фамилиямне әйттеләр. Әйберләремне җыеп бүтән тормышка — төрмәгә күчәм. Нәрсә ул төрмә, нинди ул? Ниләр көтә мине анда?
Инде кара машина эчендә яшь чагымдагы кичерешләремне искә төшердем. Төнге поездда зоналар һәм лагерьлар яныннан үтеп барганда “кайчан да булса бирегә эләгермен” дигән уй килгән иде. Ул уй мине куркытты да, бераз кызыктырды да. Прожектор утлары, этләр өрүе: романтика, янәсе! Чөнки болгавыр туксанынчы елларда “чәнечкеле тимер чыбык” артында утырып чыккан адәмнәр “хәтәр”, абруйлы саналалар иде. Их, беркатлылыгым!
Ниһаять, кара машина туктап калды. Конвоирларның көчле тавышы һәм этләр өрүе ишетелде. Янә “кинодагы кебек” дип уйлап куйдым. Һәм менә кабул итү башланды. Әйберләремне өстәлгә таратып ташладылар. Сабынны тишкәләп, теш пастасын кыскалап, тәмәкеләрне сындырып тикшерделәр. Бәдрәф кәгазен сүтеп, йомгак итеп урадылар. Бармак эзләрен тикшерү, “истәлеккә” фотога төшү һәм башка процедуралар үттем. Аннан табиб карады. Һәм мин инде төрмәдә. Мине өч кешелек камерага билгеләделәр. Иң олысына утыз яшь тә юктыр, һәм 19-20 яшьлек ике егет. Шкафларында пакетлы чәй белән биш конфеттан башка берни юк.
Кичке ашны китерделәр. Егетләр, өстәл артына утырып, әкият геройлары кебек, барысы бер савыттан ашый башлады. Янә аларның бирегә эләгү тарихын тыңларга туры килде, кыскача үзем турында да сөйләдем. Алар минем “олы” яшемә һәм җинаять маддәмә хөрмәт йөзеннән сынган тәмәкеләремне ялгадылар, савытымны юдылар.
Менә беренче төн. Гаиләм: хатыным, балаларым турында уйлыйм. Күңелемнән аларга беренче хатымны язам.
Икенче көн. Янә минем фамилияне атадылар. Әйберләремне алып чыгарга куштылар. Башымда кабат бер өер уй: нәрсә, кая, ни өчен?
Мине икенче камерага күчерделәр. Анда бүтән тоткыннар каршы алды: инде олы яшьтәге сакаллы ир һәм утыз яшьләр тирәсендәге ике егет. Күрәм: шкафларында буш урын юк. Яхшы каплардагы кыйммәтле сигаретлар. Таныштык. Икесе минем “коллега” булып чыкты. Ә берсе, тоткыннарның күпчелеге кебек, наркотиклар саклаган һәм саткан өчен тотылган икән. Бу күршеләрем мине ничектер салкын кабул иттеләр. Әмма бер-ике сәгатьтән соң уртак танышларыбыз булуы ачыкланды һәм без күптәнге дуслар кебек бергәләп чәй эчеп утыра һәм иректәге яңалыктар турында сөйләшә идек.
Шулай итеп гадәти төрмә көннәре башланды. Бернинди тетрәнүләр, вакыйгалар юк. Тормыш өч кырлыга әйләнде: карават, өстәл, бәдрәф. Койма артында ниләр кылына — анысы безгә мәгълүм түгел һәм бездән бик еракта калган кебек иде.
Иректән хәбәрләр көтәм. Көн саен дежур торучының күзләренә карап, хат юкмы, дип сорыйм. Юк икән, көн бушка узган дигән сүз. Камерадагылар “хатлар озак килә” дип, мине тынычландыралар. Ә беркөнне үз фамилиямне ишеттем, иректән күчтәнәчләр тапшырдылар: колбаса, чәй, тәмәке һәм башкалар. Моннан да тәмле колбаса ашаганым булмады кебек, ә чәй, гомумән, бик шәп. Тик менә сөекле хатыным килгәнен һәм үз авызларыннан өзеп күчтәнәчләр алып килгәнен белгәч, йөрәгем телгәләнде. Ә моның алдыннан көне буе җаным сызланган иде, тәрәзә яныннан китмәдем, тик аннан котельный гына күренә шул, бүтән берни күреп булмый...
Тагын хат юк. Бер хәбәр булмаудан рухым сына башлый. Мин бит моңарчы барлык хәлләрне белеп тордым, төрле мәсьәләләрне чиштем, нәрсәгәдер омтылдым, кемнәр беләндер сөйләшүләр алып бардым. Ә монда бар күргәнебез — дүрт стена да, бер тәрәзә. Бу хәлне үзгәртергә бернинди мөмкинлек тә юк.
Менә беренче хат. Ачарга куркып торам: ничек икән анда хәлләр? Укыйм, үземнең күзләргә яшь тула. Дулкынланудан берни аңламыйм. Бары хатка карыйм һәм сөйгән кешем язганын күрәм. Аның язуын мин меңнәрнеке арасыннан таныр идем. Бик ашыккан, хәрефләре эре. Конвертына күз салсам, шушыннан җибәргән икән. Очрашуга өметләнеп килгәндер.
Хатны укыганнан соң бераз тынычландым. Ярый әле, зарланмаган. Беләм, ул көчле рухлы. Үземне аның алдында гаепле сизәм, мин бит аны шулкадәр зур авырлыклар упкынына ташлап киттем. Җиңеп чыга алырмы-юкмы?
Кабат дежур торучының күзләренә өмет белән караган көннәр дәвам итә. Дустым дип йөргән кешегә язган идем, аннан да хәбәр юк. Ә бит үткән елда аның белән күңелсез хәл килеп чыккач, бөтен эшемне ташлап, ярдәм итәргә ашыктым. Моның өчен ерак шәһәргә барырга туры килде. Дөрес яшәмәгәнмен мин: кемнәрдер турында кайгырттым, аларның мәнфәгатьләрен якладым, әллә нинди проблемаларын хәл итә алдым. Барысы да канәгать иде. Ә хәзер мин ялгыз калдым, хатынымнан башка беркемгә кирәк түгелмен.
Әйтерсең, мин кап-караңгы бүлмә эчендә, кая барырга белмим. Кычкыру, психлану минем холкыма хас түгел. Тик бу хәлдән чыгу юлы юк.
Төш күрдем әле. Янәсе, мине конвоир төрмәдән урамга алып чыккан. Ә анда кояш балкый, ап-ак кар ята. Мин басу утрасында басып торам, артымдагы төрмә стеналары мираж кебек юкка чыга баралар. Камерадашларыма сөйләгән идем, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә күргән төшләр рас килә, өенә кайтып китәрсең диделәр. Күңелдә кабат өмет чаткысы кабынды: бәлки, хөкемне шартлы итеп үзгәртерләр. Хатыным адвокат яллаган бит. Тик... нигә үземне алдарга!
Дүшәмбе көнне югары судта минем эшем каралачак. Нинди карар чыгарырлар... Ә бу арада камерадагы тоткыннар алышына тордылар. Ияләнергә генә өлгерәсең, ә алар, тимер юл станцияләре кебек, тормыш юлымнан артта кала баралар. Исемнәре дә истә калмый.
Тагын хат алдым. Нәрсә икән анда? Әһә, кечкенәбезнең сызгалаган “кәлә-мәлә”се. Янә күзләрем яшь белән тула. Бу сызгалаулар барлык хатлардан кадерлерәк кебек. Олысы ни язар? Көтәм. Тик аннан берни юк. Ә бит аны бик сагынам. Аңлыйм, мин улым алдында гаепле, әмма ул барлык дөреслекне белә: закон алдында минем гаебем юк.
Их, әниемнең, балаларның күзләренә ничек карармын? Хатыным турында әйтеп тә тормыйм, соңгы елларда күпме кайгы, бәхетсезлек китердем мин аңа... Минем аркада ул күпмегә картайды. Мин тормышта барысына түзә алам: авыртуга, түбәнсетүгә, мохтаҗлыкка да. Әмма яраткан кешеләремнән, балалардан аерылуны кичерү бик авыр. Төрмәгә эләгү — иректә чакта күп нәрсәнең кадерен белмәгәнем өчен җәза ул. Биредә мин гомерлек сабак алдым...
...Бу әле срокның башы гына иде. Алга таба мине бүтән төрмәгә күчерделәр. Анда да җайлаштым, чөнки кирәк чакта үз сүземне әйтә яки дәшми кала беләм. Гомумән, төрмәдә алай ук куркыныч түгел, барысы да үзеңнән тора. Биредә инде камера эчендә генә утырмадык, эшләдек. Мине бригадир итеп билгеләделәр. Тәмәке тартырга тукталган вакытларда яшьләргә “лекцияләр” укый идем. Минем сүзләремнән соң, иректә чакта балаларның яки әбиләрнең телефоннарын тартып алган тоткыннар яшәү мәгънәсе турында уйлана башлыйлар иде. Берәү, минем киңәшемне тотып, хатыны белән дуслашты, ә берсе үзеннән зыян күргән кешеләрдән гафу үтенеп хат язды. Законнарны әзме-күпме белгәнлектән, аңлатма бирүемне сораучылар да байтак булды.
Вакытымны бушка уздырмадым, дөньяга билгеле бик күп язучыларның әсәрләрен укыдым.
Ул көннәр инде күптән артта калды. Иреккә мин шартлы рәвештә алданрак чыктым. Дуслар читләшкән, элемтәләр югалган иде. Әмма гаиләмнең янымда булуы азат тормышта яңадан яшәп китү өчен көч бирде. Шулай ук зур ярдәмнәре өчен әниемә, хатынымның әти-әнисенә һәм бертуганнарына гомер буе рәхмәтле булырмын.
Исемемне дә, адресымны да күрсәтмим.
Чыганак: Татарстан яшьләре.