Барлык яңалыклар

«Шушы су йотты балаларымны, һаман күңелем тулы хәсрәт»: «Булгария» һәлакатенә 10 ел

2011 елның 10 июле Татарстанны кара кайгыга батырган иде. Нәкъ 10 ел элек Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында көндезге берләр тирәсендә «Булгария» теплоходы батты. 122 гөнаһсыз җан су төпләренә китеп, җан бирде. Аларның егерме сигезе — сабый балалар. Ун ел үтсә дә, җан ярасы төзәлми шул. 

«Шушы су йотты балаларымны, һаман күңелем тулы хәсрәт»: «Булгария» һәлакатенә 10 ел
«Шушы су йотты балаларымны, һаман күңелем тулы хәсрәт»: «Булгария» һәлакатенә 10 ел

2011 елның 10 июле Татарстанны кара кайгыга батырган иде. Нәкъ 10 ел элек Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында көндезге берләр тирәсендә «Булгария» теплоходы батты. 122 гөнаһсыз җан су төпләренә китеп, җан бирде. Аларның егерме сигезе — сабый балалар. Ун ел үтсә дә, җан ярасы төзәлми шул. 

Соңгы гасыр эчендә Россиядә Идел елгасында булган иң зур фаҗига - ул «Булгария» һәлакәте. 2011 елның 10 июлендә якынча 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә Куйбышев сусаклачыгының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында Казан — Болгар — Казан маршруты буенча круиздан кайтып баручы «Булгария» теплоходы бата. Төп сәбәп дип, экипажның һәм регистрация органнарының эшләренә салкын карашы табылды. Экипаж вәкилләре көчле җил вакытында иллюминаторларны япмыйлар һәм анда су тула. Нәтиҗәдә, теплоход борылганда, көчле җил чыгып, крен барлыкка килә. 

Теплоходта булган 201 кешенең 79ы исән кала. 122 кеше үлә, аларның 28е — балалар. Үлүчеләр исемлегендә теплоходның капитаны Александр Островский да бар.

«Арбат» һәм «Дунайский 66» суднолары ярдәм сораган пассажирлар яныннан үтеп китәләр. Ярдәмгә, беренче булып, «Арабелла» теплоходы килә. Берничә көн дәвамында су төбеннән һәлак булучыларның гәүдәләрен эзләү һәм теплоходны җир өстенә чыгару процессы башкарыла. «Булгария» якындагы Куйбышев Затонындагы судоремонт заводына озатыла.

2011 елның 12 июль көне траур көне дип игълан ителә. Берничә көн дәвамында Казанның елга портына кешеләр чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар ташый. 2012 елның 10 июлендә «Булгария» баткан җир каршысына — Кама Тамагы районы Сөйки авылы янындагы яр буенда һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс ачыла. Комплекста хәтер дивары, мәчет һәм часовня урнашкан. Ул теплоход су төбенә киткән урынга карап тора. Хәтер диварында 122 һәлак булучының да исемнәре язылган һәм «Булгария»ның сурәте төшерелгән.

«Булгария» баткан урында буй урнаштырылган. Аның яныннан узып китүче суднолар, һәлак булучыларның истәлегенә, озак итеп кычкыртып торырга тиеш.

2014 елны «Булгария» теплоходы фаҗигасендә гаепле булып табылганнарны мәхкәмә карары белән төрмәгә җибәрәләр.

10 июль — кайгы көне
10 июль — кем анасыз, кем баласыз калган көн. 10 ел үтсә дә, барысы да кичә генә булган кебек. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми шул. Һәлак булучыларны искә алу, рухларын шатландыру өчен аларның әти-әниләре, балалары, туганнары Сөйки авылына — Иделнең текә ярында урнашкан истәлек мемориалына җыелдылар. Көне дә нәкъ 10 ел элек булганча — җилле, кояшсыз, күңелсез.

Сөйки елгасы янындагы «Булгария» теплоходы фаҗигасендә һәлак булучылар истәлегенә төзелгән мемориал комплекс фаҗига булган урынга карап тора. «Булгария» теплоходының сурәте һәм һәлак булучыларның исемнәре язылган хәтер диварына терәлеп, якыннарының исемнәрен сыйпап, йөрәгендәге йөкне ничек күтәрергә белмәгәннәр җыела торган җир бу. Язмышлар…


«Мин дә алар белән үлеп китәм икән, дидем»
Фаҗига корбаннарының исемлеген укыганда үзләренең якыннарының исемнәрен ишетеп, 10 ел элек булган коточкыч көннәрне кабат искә төшерде алар. «Зиратта чардуганнарны өстерәп-өстерәп егар хәлләргә җитәм», — дип өзгәләнеп сөйләде Рәдифә Садриева. Идел Рәдифә апаның кызы белән киявен йота. Гөлназ белән Илнурның ике кызы — ике оныгы яшәтә аны бүген.

— Алар, эшләреннән арып, бер генә көн ял итәбез дип чыгып киттеләр. «Әни, башны гына ял иттереп кайтыйк», — диде кызым. Гел эшләп кенә торгач, ял да итәсе килә бит яшьләрнең. Икесе бергә киткәннәр иде. Икесен бергә шушы су йотты. Кызыма — 34, киявемә 39 яшь иде.

Берсенә унике, икенчесенә өч яшь тә тулмаган ике бала миндә калды. Шул ике баланы көрәшә-көрәшә тырышып үстерәм, укытам. Зурысына егерме ике булды инде, Энҗе исемле, институт бетерә. Икенчесенә — унөч, алтынчыны бетерде. Бик әйбәт укыйлар. «Кызым, тырыш-тырыш», — дип мин аларга көч биреп торам, алар — миңа. Шулай итеп яшибез, балакаем.

Кызым, чардуганнарны өстерәп-өстерәп егар хәлләргә китерәм мин зиратта. Балам шунда ята җир астында. Эшлим дип, сикереп тора торган балам иде. Шундый әйбәт торалар иде. Арчада полициядә эшли иде киявем. Пенсиягә чыгасы елы иде. Олы кызы Энҗе дә әтисе юлыннан китте инде, — дип сөйләп китте Рәдифә апа. 



Рәдифә апа төгәл ун ел элек булган вакыйгалар онытырлык түгел, ди. Ул фаҗигале көннең һәр сәгатен, һәр минутын, һәр детален яхшы хәтерли ул. Кадерлеләрен Идел төбеннән ике тәүлек эзлиләр Рәдифә апаның.

— Ул көнне ничек хәтерләмәгән ди ул?! И, ул вакытта балаларның, минем елаганнар. Ул күз яшьләре елгалар булып акты инде, кызым, ун ел буена. Менә шуңа күзлек кидек бит инде, аның белән күрсәң дә бик яхшы.

Кичтән чыгып киттеләр. Бу хәл көндез булган, без аның турында кич кенә белдек. Сигезенче яртыда телевизорны ачып җибәрсәк, шушы хәлне сөйләп яталар. «Уф Аллам, апаеңнар киткән иде. Бетте апаеңнар», — дидем. Шуннан олы улым машинасына утырып, чыгып чапты. Үземнең бертуган абыйларым да, икетуганнарым да — бөтенесе дә шунда киттеләр.

Мескенкәйләрем ике тәүлек су астында яттылар. Ике тәүлек төшә алмадылар, таба алмадылар, ала алмадылар балаларны. Мин дә алар белән үлеп китәм икән дигән идем. Абыйларым тоттылар да: «Зинһар өчен, үләсе түгел, яшисе. Менә бу ике бала сиңа калды. Синнән башка беркемгә дә кирәк түгел алар. Балалар йортына бирәләр аларны», — дип, миңа көч биреп, куәтләп җибәрделәр. 

Иптәшем: «Мин бу авыр кайгыны күтәрә алмыйм. Ир-ат хатын-кызга караганда көчсезрәк була», — диде. Иптәшемә инсульт булды, аны алты ел карап, озаттым. Ул да китте хәзер. Унөч яшьлек кызым белән зур өйдә икебез торабыз. Шушы балалар өчен яшәсәм иде дип торам. Әле алар: «Үсеп җиткәч, сиңа зур күчтәнәч алып кайтабыз, тегеләй итәбез, болай итәбез», — дип, мәш китерәләр мине. Булсын иде ул көннәр дә. Ходаем, амин, дип торам. «Дәү әни, бабай да китте. Син генә үлмә», — диләр оныкларым.

Икесе бергә киттеләр бит. Балаларның әтиләре дә, әниләре дә юк бит. «Әти-әни» дип бик әйтәселәре килә. Юк бит, әйтә алмыйлар. «Ярый сине дәү әни дип әйтергә өйрәнгәнбез әле. Дәү әнидә әни сүзе бар», — дип йөриләр. Балаларның төрле җирләргә баргач, үзләренең әтисез-әнисез икәнлекләрен әйтәселәре, белдерәселәре килми. Кечкенәсенә дә бәләкәйрәк вакытта әйтеп кайтаралар да, ул миннән сорый: «Дәү әни, әтине шулай дип әйтәләр, әнине шулай дип әйтәләр. Безнең әти белән әни суга батып үлделәрмени?» «Юк, кызым, алай түгел. Сабыр ит. Алар күккә киттеләр. Алар шуннан безне карап торалар», — дия идем. Юл кырыендагы чардуганнарга күрсәтеп тә: «Бу нәрсә?» — дип сорый иде. «Кызым, ул кешеләр күккә күтәрелгәннәр. Ә чардуганнары шушында калган», — дип әйтәм. «Синең әниең шунда ята», - дисәм, нишләр иде икән ул? Улым бер алып менгән иде. «Әни, бүтән алып менмим. Чаша ул», — диде.


Төшләремә дә кермиләр шул.

Бүген монда барасы булгач, бабаем керде. Кая барасың дип керәдерме, мин дә синең белән барам дип керәдерме. Балаларым бер дә кермиләр. Үземнең абыем авылда имам. Ул: «Алай итеп киткән кешеләр төшкә кермиләр, сеңлем», — ди. Кермиләр шул. Керсәләр, йөрәк бик каты усалланыр, бик каты борчылыр.

«Ничек түзәсең?» — диләр. «Үземнекен үзем белеп түзәм. Минем бер гаепле кешем юк. Бөтен кешегә сөйлим», — дим.

Биш ел рәттән килдем дә, дүрт елын килмәгән идем. Менә быел алып килделәр. Балалар да: «Ник йөрәгеңне бозып йөрисең?» — дигәннәр иде. Чыдый алмыйча елаганда да: «Дәү әни, елама, яме, чыдам бул, тырыш», — дип шалтырата иде оныгым. «Тырышам, кызым», — дип, елаганымны йоттым. Елаганымны аларга әйтмим. Тик алар шунда ук сизәләр, йөрәкләре белән сизәләр елаганны. Кайбер вакытта: «Иркенләп елармын дип әйткән идем, ник шалтыраттың соң син хәзер, балам-җаным», — дип тә әйтәм.  

Бик өзгәләнәм, сеңлем. Синең кебек матур кызларны күрү белән үземнең кызым исемә төшә дә, каршыма аны да бастырып куям. Менә бит минеке юк, дим. Өзгәләнә үзәгем, балакаем. Табып үстергәннән соң, эшкә ярый башлаганнан соң үлүе бик авыр. Бер кешегә күрсәтмәсен, - диде Рәдифә апа.


«Уналты атналык бәбие белән һәлак булды»
Лилия Сәлахиеваның бердәнбер кызын да йота Идел. Уналты атналык авыры белән су төпләренә китеп һәлак була егерме яшьлек Ләйсән. «Без дә барырга тиеш идек анда, тик нишләптер бармадык. Ул көнне без бакчада идек. Шунда вакытта шалтыратып әйттеләр бу хәбәрне», — дип искә алды Лилия апа 2011 елның 10 июль көнен.

— Кызым ире белән киткән иде. 25 июньдә генә кияүгә чыккан, бәби көтәләр иде. 16 атна ярымлык бәбие белән һәлак булдылар. Ире чыкты. 20 яшь иде кызыма. Декабрьдә 31 тулган булыр иде, ә онык 10 яшьлек булыр иде. Фаҗигадән соң монда килдек, эзләп та карадык инде. 12се көнне генә таптылар гәүдәсен… Өченче көнгә генә җирләдек. Апасның үзендә әтием, бертуган сеңлем янына җирләдек.


Биш ел депрессиядә булдым, эшне ташладым. Хәзер танышларымның бәбиләрен карап йөрим, «нянечка» булып. Үземә шундый бер шөгыль таптым инде, — дип сөйләде мәңгелек йөрәк ярасы белән калган Лилия апа.

Ләйсән баштагы мәлне әнисенең төшләренә дә кергәли.

— Башта төшкә дә кергәләде. Ашлар укыткач, бик зур рәхмәтләр әйтте. Кулына төрле төстәге шар тоткан, үзе актан, ярсып елый. «Әни, мин тебе за все благодарна», — дип ярсый-ярсый елап керде төшкә. Соңгы араларда кергәне юк. Догалар барып җитә торгандыр. 

Бу фаҗига мәңгегә минем белән. Үз йөрәгемдә минем белән китәчәк тә. Күңелем тулы хәсрәт. Аны әйтеп бетереп булмый, — диде Лилия апа, күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп.

«Мин ярда...»
Алена Ведерникова фаҗигадә игезәге Олесяны югалта. Күрәчәге шул булгандыр инде: «Булгария”га пешекче булып эшкә урнаша ул. Эшкә дип киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый.

— Шулай туры килде: мин эшсез калдым һәм хезмәт биржасына баргач, «Булгария» теплоходына пешекчеләр кирәк дигән игъланны күрдем. Олеся шунда эшкә китте. Аңа барысы да бик ошады. «Әни, барысы да әйбәт. Монда ашату да, яшәү дә, эшләү дә бергә», — дип сөенеп шалтыратты. Ә аннары теплоходның батканын белдек.


Энҗе Габдуллина
Телефон шалтырады, дус кызым шалтырата. «Алена, Алена! Мин ярда», — ди. Мин: «Нинди ярда?» — дим. «Мин нәрсә булганын үзем дә белмим», — ди. Аннары тагын телефон шалтырый, ниндидер ир тавышы. «Сез кем?» — дим. «Мин капитан», — ди. «Ә нәрсә булды соң?» — дидем дә, элемтә юкка чыкты. Мин башкаларга шалтыратам, нәрсә булганын сорашам. Әни өйдә иде, абый телевизор караган булган. Ул шалтыратып, «Булгария» теплоходы баткан дип әйтте.

Белү белән елга портына киттек. Яхшыга өметләнгән идек, барысы да бик фаҗигале булып чыкты… Бик авыр югалту, гаиләбез өчен зур кайгы булды. Гәүдәсен өченче тәүлек киткәч кенә таптылар, 13е җирләдек. Бер тапкыр да төшемә кергәне булмады. Әни генә кайвакыт күрә аны. Төшкә керми икән, җаны тыныч, аңа анда әйбәт дип әйтәләр бит.

Бик авыр булды. Әнигә, әтигә авыр. Әти хастаханәдә дә ята иде. Оныта торган түгел, ул һәрвакыт безнең хәтердә, — дип сөйләде Алена игезәк сыңары Олеся турында. 

«Сигез кешедән икебез генә исән калдык»
Мәрхүмнәрне искә алу өчен фаҗигадән исән-имин котыла алган кешеләр дә килгән иде. «Булгария»дә компания белән ял итәргә киткән сигез кешенең икесе генә исән кала. Аларның берсе - Гөлнара апа Зарипова үзе һәм аның кызы Регина. «Мине кызым коткарды», — ди Гөлнара апа ун ел элек булган фаҗигане искә алып. 

— Сигез кешелек компания белән барган идек. Сигез кешедән икебез генә исән калдык. Мине кызым коткарды… Коллегалар белән шулай ял итәргә чыккалый идек. Өч сәгатьлек сәяхәтләргә дә чыга идек, төнгә дә йөрдек. Ә монысы тәүлек буена барырга тиеш иде. Болгарда экскурсиядә булдык, аннары кайтышлый шушы хәлгә тарыдык менә.

Җилле, кояшсыз көн иде ул. Бөтен кеше үз эше белән шөгыльләнә. Кемнәрдер – каюталарында, кемнәрдер — палубада, балалар үзләре аерым бер җирдә иделәр. Барысы да тыныч кына торды. Һәм берничә мизгелдә нәрсәдер булды. Мин өстә утыра идем, мондый хәл булыр дип башыма да килмәде. Минем белән олы кызым Регина да бар иде. «Өшеп киттем, аска төшеп, киенеп менәм», — дип ул төшеп китте. Ул аска төшеп, кире менгәнче, анда инде нәрсә генә булып бетмәгән иде.

Теплоход берничә минут эчендә су астына китте. Безне, ниндидер могҗиза белән, дулкын өскә алып ыргытты. Регина шунда мине бер дә кулымнан җибәрмәде. Шлюпкаларга йөзеп килеп җиткәндә мин аңымны җуйганмын һәм алга таба нәрсә булганын бөтенләй хәтерләмим. Шулай да теплоходның крен алганын, жилетларның муенда асылынып торганын яхшы хәтерлим, — дип сөйләде Гөлнара апа ул куркыныч мизгелләрне кабат күз алдыннан кичереп.

Гөлнара апа һәлак булган коллегаларының туганнары белән һәрдаим элемтәдә тора. «Нишләтим инде, йөзләре һаман да күз алдымда», — ди ул күз яшьләрен тыя алмый. 

— Беренче елларны гаеплелек хисе бар иде. Чөнки юлламаларны да мин алган идем. Яшь кызлар үлде. Регинаның дус кызы кечкенә кызы белән бергә үлде. Бергә эшләгән иптәшләрем үлде. Берсенең өч яшьлек баласы калды. Беренче елны бик авыр иде. Кеше дә күрәсем килмәде. Хәзер бераз басылды инде. Тик йөзләре һаман күз алдымда.

«Улым үлгән кызыма охшап туды»
Мәңгелек газап, мәңгелек хәсрәт. Үзе дә теплоходта булып, фаҗигадә исән-имин котыла алган Наталья Макарованың ун яшьлек кызы су төбендә җан бирә. Баласын коткара алмый ана кеше. 2011 елның 10 июлендә бу коточкыч вакыйгалар булмаган булса, үсеп, буй җиткән егерме яшьлек кыз булыр иде ул. Тик Наталья үзендә алга таба яшәргә көчләр тапкан. Үсеп килүче малайларының артыннан да калмый карап йөри. «Улым үлгән кызыма охшап туды, күчермәсе инде менә», — ди ул кызының фотоларын күрсәтеп. Ана, ана…

Иделгә һәлак булучыларның якты истәлегенә венок төшергәндә дә йөрәкләре меңгә телгәләнгәндер. Балаларын, оныкларын, әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын югалткан, бу фаҗигагә аз гына катышы булган һәркемнең дә кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен. «Булгария» теплоходында фаҗигале төстә һәлак булучылар өчен һәрвакыт догада булыйк. Якыннарыбызны саклыйк.

Энҗе Габдуллина

Чыганак: intertat.tatar

Фото: Энҗе Габдуллина

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: