Хәвеф-хәтәр
24 Июля 2025, 10:19

“Бал кортларыбыз үлә...”

Тагын бер районда умартачылар чаң суга. 

https://vk.com/https://vk.com/
https://vk.com/

“Бал кортларыбыз үлә” – ни кызганыч, бу сүзләр соңгы елларда һәр җәй саен кабатлана башлады. Быел да Чакмагыш районының Каразирек авылы умартачылары әлеге күңелсез хәлгә таруын язган идек инде.

Алар сөйләвенчә, басуларны химикталар белән эшкәрткәннән соң авыл халкының бал кортлары берьюлы күпләп үлә башлаган. Умартачылар моның сәбәбе рапска сиптерелгән агулы химикатлар, ди. Өстәвенә, басуларны гербицидлар белән эшкәрткәннән соң, кешеләрнең дә хәле начарланган: алар баш һәм тамак авыртуына, хәлсезлеккә зарланган. Район хакимиятеннән әйтүләренчә, рапсны урындагы фермер үстерә.

Бу атнада Благовар районы умарталыкларында да күпләп бал кортлары үлүе билгеле булды. Рәсми мәгълүматларга караганда, инде дистәдән артык умартачы зыян күргән. Алар Россельхознадзорга мөрәҗәгать итеп, үлгән бал кортларын экспертизага тапшырганнар.

“Без рапс чәчелгән җир участокларын билгеләдек. Аларга безнең инспектор чыгачак. Ул үсемлекләрнең үрнәкләрен анализга тапшырачак. Әгәр пестицидлар белән эшкәртелү ачыкланса, бал кортлары әлеге эшкәртүләр сәбәпле үлгән дип саналачак”, – ди Россельхознадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Среднюк.

Аның аңлатуынча, басуларны, бигрәк тә умарталыклар янындагыларны эшкәрткәндә химикатлар куллану катгый регламентлаштырыла. Препаратлар сертификацияләнгән булырга, ә эшләр, һава шартларына карап, умартачыларга алдан хәбәр итеп, тәүлекнең билгеле бер вакытында башкарылырга тиеш.

Бал кортларына бәйле мәсьәлә уңаеннан республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында предприятиеләр планлаштырылган эшкәртү көннәре турында 3-5 көн алдан, препаратларның хәвефсезлек классын күрсәтеп, хәбәр итәргә тиеш дип искәрттеләр. Әгәр бу эшләнмәсә, ә экспертиза бал кортларының пестицидлардан үлүен расласа, умартачылар суд аша зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы.

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсендә дә химик эшкәртүне билгеләүче хуҗалыклар 5 тәүлек алдан халыкка хәбәр итәргә тиеш, диләр. Авыл хуҗалыгы җирләренең хуҗалары пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану кагыйдәләрен үтәмәсә, административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин, дип искәртә белгечләр.

Әлеге очракларда бал кортларының үлемендә кем гаепле икәнен күзәтчелек органнары ачыклаячак. Әмма, белгечләр әйтүенчә, күп факторларны – химикатларның сыйфатын да, һава шартларын да һәм бөҗәкләрнең торышын да исәпкә алырга кирәк. Ә әлегә ведомстода умарталарны эшкәртелгән кырларга чыгармаска киңәш итәләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас