Хәвеф-хәтәр
15 июль 2025, 12:20

Чакмагышта күпләп бал кортлары кырылып үлгән

Умартачылар бик кызганыч...

Чакмагыш районының Каразирек авылы умартачылары ачы бәлагә тарыган.

Кырларны эшкәрткәннән соң бөтен авыл халкының берьюлы күпләп бал кортлары үлгән. Умартачылар моның сәбәбен рапска сиптерелгән агулы химикатлардан күрә. "Бал кортлары рапс басуына очкач, икенче көнендә үк үлә башлады, –  дип сөйли умартачылар. Алар басудан хәлсезләнеп, көчкә очып  кайталар да умарта оялары янында егылалар, күтәрелә алмыйлар. Бер тәүлектән соң тынлык. Умарта – буш".

Югарыда язылган очраклар Чакмагыш районының берничә торак пунктында теркәлгән. Басуларга химикатлар сиптергәннән соң кешеләрнең дә хәле начарланган, алар тамак авырту, баш авырту, хәлсезлеккә зарлана.

Химикатлар белән эшләү турында умартачылар чаралар күреп өлгерсеннәр һәм күпмедер вакыт умарталардан бал кортларын чыгармасыннар өчен кисәтергә тиешләр.  Зыян күрүчеләр Росприроднадзор һәм прокуратурага гаризалар әзерли.

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас