Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 март , 10:36

Кыйналган хатынны кемнәр машинага утыртып алып китүе билгеле

Бу аның туганнары булган, ди. 

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

Кичә ике ир-атның,  яшь хатынны кыйнап, машинага утыртып китүе турында язган идек. Русия урамында теркәлгән хәлнең видеоязмасы социаль челтәрләрдә  таралды.

Видеога ике ир-ат эләккән, алар лифтка керә, берсе яшь хатынны  чәченнән тоткан, икенчесе аның киемнәрен – сумкасын, кофтасын – тоткан. Соңрак домофон камерасы хатынның кычкыруын, сүгенүен, качарга омтылуын, “Син кем?” – дигән соравын тасвирлаган.  

Аннары кара внедорожник килеп туктый, ачыргаланып кычкырган хатынны салонга көчләп утыртып алып китәләр.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгының үз чыганагы бу хәлнең нечкәлекләрен сөйләп бирде. Уфалы хатынны улы белән абыйсы өйгә алып кайтып киткән икән.

“Ул ахирәтенә 8 март бәйрәмен үткәрергә киткән. Табын хәмерсез булмаган, әлбәттә. Хатын кунакта “бераз” тоткарлангач, артыннан туганнары килгән һәм шундый тупас рәвештә өйгә алып кайтканнар. Бернинди дә кеше урлау очрагы түгел инде бу, әлбәттә”, – дигән агентлык чыганагы.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хатын-кызның шәхесе ачыкланган дип расладылар. Гражданканың беркемгә дә дәгъвасы юк, ди.

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: