Барлык яңалыклар

Ике ир-ат кыйналган яшь хатынны каядыр алып киткән

Әй, Ходаем, көнгә чыксаң, аламалык бигрәк күп...

"БашДТП" видеосыннан стоп-кадр.
Фото:"БашДТП" видеосыннан стоп-кадр.

9 март кичендә ике ир-ат,  яшь хатынны кыйнап, машинага утыртып киткән. “БашДТП” Телеграм-каналында аноним рәвештә Русия урамы, 17/1 санлы йортның домофоны камерасы язмасын бастырганнар.

Видеога ике ир-ат эләккән, алар лифтка керә, берсе яшь хатынны  чәченнән тоткан, икенчесе аның киемнәрен – сумкасын, кофтасын – тоткан. Соңрак домофон камерасы ир-атның хатынны подъезд төбендә көч белән тотып торуын тасвирлаган: ир-ат корбанын маңгаена бәрә. Хатын кычкыра, сүгенә, качарга омтыла, үзе: “Син кем?” – дигән сорауны кабатлый. Аннары кара внедорожник килеп туктый, ачыргаланып кычкырган хатынны салонга көчләп утырталар. Шуннан подъезддан яшь егет чыга  һәм ир-атка хатын-кыз киемнәрен тоттыра, ул аларны алып машинага утыра һәм пассажирлары белән каядыр китә.

Телеграм-канал подписчиклары бу хакта берничә фараз белдергән: “Аны урламаганнар, ә өйдән килеп алганнар, дөресрәге тапшырганнар. Бәлки, фатирда бикләп тотканнардыр”, “Кем белә, бәлки, ул бәйлеләр өчен реабилитация үзәгеннән качкандыр, һәм аны кире илтеп куярга уйлаганнар”, “Сәер хәл, берни аңлашылмый”, “Я алар ахмаклар, я җәза булмаячагына ышана. Бәлки алар камераларны карап, видеоны таратырлар дип уйламаганнардыр?”, “ире хатынын өйгә кайтарырга уйлаган”...

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы төнлә фатирдан халатта сөйрәп алып чыгып, кыйнап, машинага утыртып алып киткән хатын турында комментарий сорап БР буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

“Тикшерү-оператив төркем вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен шул урынга чыккан. Хәзерге вакытта видеокүзәтү камераларыннан язмалар өйрәнелә, инцидент катнашучыларын эзләү алып барыла”, — дип хәбәр иткәннәр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: