Стәрлетамакта “зебра”да курьер өстенә машина барып менгән. Юл һәлакәте “Уфанет” камерасы объективына эләккән. Видеоязмадан күренүенчә, курьер юл аша велосипедтан төшмичә чыкмакчы була. Бу мизгелдә аны сулга борылган машина бәрдерә. Каты бәрелүдән велосипедчы берничә метр ераклыкка юл читенә чыгып оча.
БРның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария Артём һәм Каранай Моратов урамнары киселешендә теркәлгән. “Джили” автомобиле җәяүлеләр кичүе буенча билгеләнгән урында машина юлын кисеп чыккан ведлсипедчыга юл бирмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 29 яшьлек егет авыр хәлдә реанимациядә ята.
Кичә без Уфаның Октябрь проспектында теркәлгән коточкыч авария турында язган идек.
Чыганак: bashinform.ru