Бүген көндез Уфаның Дәүләт циркы тукталышында “Лада Калина” автомобиле катнашлыгында авария теркәлде. Видеоязмадан күренүенчә, югары тизлектәге машина юлына очраган бар нәрсәне бәрдерә. Кызганычка каршы, аның юлында 11 яшьлек малай да була. Ул тукталышта туктаган автобустан чыгып, берничә адым гына ясап өлгерә. “Лада Калина” малайны берничә метрга чыгарып очыра. Баланы ашыгыч ярдәм медиклары хастаханәгә алып киткән. Һәлакәт шаһитлары аның бертуктаусыз кычкырып елавы турында язганнар.
Соңрак тукталышта имгәнгән малайның хәле билгеле булды. БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бала 17нче санлы шәһәр балалар хастаханәсендә ята. Аның хәлен табиблар уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяли. Авария ясаган ир госпитализациядән баш тарткан.
Социаль челтәрләрдә авария ясаган ир-атның исерек булуы турында язганнар иде. Дәүләт автоинспекциясендә аңлатуларынча, “Лада” йөртүчесе чыннан да исерек булган, бу хакта медицина тикшерүе нәтиҗәләре дәлилли.
Чыганак: bashinform.ru