Хәвеф-хәтәр
27 декабрь 2024, 08:28

Бензовоз белән автобус бәрелешкән авария турында яңа хәбәр чыкты

Автобуста 17 укучы булуын язган идек. 

Без бу хакта язган идек. 23 декабрь көнне  Балтач районында 17 укучыны утырткан мәктәп автобусы белән бензовоз бәрелеште.  Авария нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге автобус водителе, 46 яшьлек пешекче һәм  балаларны озатып йөрүче 51 яшьлек ханым каза күргәннәр. Алар барысы  да  – Балтач районы Түбәнге Сикияз  авылы мәктәбе хезмәткәрләре.

“Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Эш бирүчедән килгән хәбәргә ярашлы,  23 декабрь көнне укучыларны илткән вакытта “ПАЗ” автобусы водителе иярчен  юлдан  чыкканда төп трассадан  хәрәкәт итүче бензин ташучы йөк машинасына  юл бирмәгән. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешкән”, – диләр БРның хезмәт инспекциясендә.

Тикшерү оештырылган. Юл һәлакәте очрагы буенча  җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас