Хәвеф-хәтәр
23 декабрь 2024, 14:19

Балтачта 17 укучыны утырткан мәктәп автобусы авариягә очраган

Бозлавык сәбәпче булды микән?

Башкортстанның Балтач районында мәктәп автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрау сәбәпле җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген көндез Куеда автомобиль юлының 56нчы километрында “ПАЗ” автобусы белән “МАН”  бензин ташучы йөк машинасы бәрелешкәннәр.  Автобуста 17 бала һәм ике балигъ булган яшьтәге пассажир булган. Авария нәтиҗәсендә 3 бала, 2 балигъ булган яшьтәге пассажир һәм водитель имгәнгән.

Вакыйга  урынында кичекмәстән махсус хезмәтләр тикшерү гамәлләре комплексы оештырган, водительләрдән, пассажирлардан һәм  авария шаһитларыннан  сорау алганнар. Суд-медицина һәм автотехник экспертизалар уздыру планлаштырыла. Тикшерү барышында пассажирлар йөртү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең законда билгеләнгән таләпләргә һәм хәвефсезлек нормаларына туры килүе тикшереләчәк.

Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү материалларын алга таба тикшерү һәм процессуаль карар кабул итү өчен Эчке эшләр органнарыннан Тикшерү идарәсенә тапшыру мәсьәләсе кузгатылды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас